Греку Михаил Григорьевич (22 ноябрь 1916 ел9 апрель 1998 ел) — молдаван совет рәссамы. ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1990).

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Молдова
Туу датасы 22 ноябрь 1916(1916-11-22)[1][2]
Туу урыны Фараоновка[d][3][1]
Үлем датасы 9 апрель 1998(1998-04-09)[1][2] (81 яшь)
Үлем урыны Кишинёв, Молдова[1]
Һөнәр төре рәссам, сынлы сәнгать эшлеклесе
Әлма-матер Молдова дәүләт университеты[d]
Укытучылары Q124434066?
Бүләкләр
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Михаил Греку Викиҗыентыкта
Молдова почта маркасы, 2016 ел
Молдова почта маркасы, 2016 ел

Биографиясе үзгәртү

Михаил Григорьевич Греку 1916 елның 22 ноябрендә Россия империясеның Бессарабия губернасы Аккерман өязе Фараоновка авылында туа (хәзерге Одесса өлкәсе). Рәссамның әнисе — Анна Грекова, XIX гасыр башыннан күчеп килгән болгарлар яшәгән якындагы күрше авылларның берсе Челикол авылыннан.

1916-1928 — Белгород-Днестровский районы Ташлык авылында Елена һәм Григорий Паскару гаиләсендә бала чагы үтә. Ташлык авылында башлангыч мәктәптә укый (хәзер Каменское авылы), директоры Петраке Соломон М. Греку турында кайгыртучанлык күрсәтә.

1928-1937 — Четатя-Албэ (хәзерге Белгород-Днестровск) шәһәрендә үсмерләр педагогия училищесында укый, директоры — тел укытучысы Николае Цан. Рәсем укытучысы — Ростислав Кушко.

1937-1940 — Н. Григорев исемендәге Бухарест сәнгать академиясында укый, укытучылары профессорлар — атаклы рәссамнар — Н. Дэрэс, Ф. Ширатон. Е. Стенку, скульптор О. Хан була. Якшәмбе көннәрендә Парижда А. Лот белән шөгелләнеп кайткан А. Чукуренкуда факультатив дәресләр ала.

1940 — Бессарабия ССРБ га кушыла. Михаил Грек сәнгать академиясендә бергә укыган курсташы, хатыны Эсфирь Брик белән бергә Бессарабияга, туган иленә кайта. Бельгияда сәнгать академиясенн тәмамлаган һәм Румыниядан килгән Бессарабия рәссамы М.Гамбурд җитәкчелегендә Кишиневның Сәнгать училищесында дәресләр ала.

1941-1945 — Казакъстан һәм Төньяк Кавказда хәрби эвакуация еллары. Тылда траншея казый, паровоз депосында кочегар була. Буш вакытларында сүрәт төшерүен һәм язуын дәвам итә. Рус һәм совет сәнгатен өйрәнә, Сарытау сәнгать музеенда була, анда «кече голландчылар» Коро, Монтичеллиның сүрәтләре белән соклана. Грекның яраткан рәссамнары Рембрандт һәм Делакруа була. Уральск шәһәрендә кызы Тамара тугач, ул «Аналык» картинасын яза (1943^44) Бу эш Молдованың милли художество музеенда саклана.

1945 — сугыш җимергән Кишинев шәһәренә гаиләсе белән кайта. Молдавия һәм ССРБ рәссамнар союзына кабул ителә.

Молдова Республикасының ордены һәм Молдова Республикасы елда ссср Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы исеме бирелә.

1995 елның декабрь аенда җылыту системасында авария булу сәбәпле, Михаил Грекның остаханасе су астында кала, рәссамның күп эшләр зыян күрә.

1996 елның ноябрь аенда, 1997 февраль аенда рәссамның 80 яше тулу сәбәпле Кишиневта, Молдова Республикасы тарихы музеенда шәхси күргәзмәсе (90 рәсем) үтә.

1998 елның 9 апрелендә — Михаил Греку вафат була, Кишиневта әрмән зиратында җирләнә.

Бүләкләре үзгәртү

  • 1972 — МССР-ның атказанган сәнгать эшмәкәре
  • 1978 — «На берегах Енисе», «Хлеб и солнце», «Ворота старого Орхея», «Раскопки в Булуче» «Сельские пейзажи» картиналары өчен Молдавия ССР-ның дәүләт премиясе
  • 1987 — МССР-ның халык рәссамы
  • «Почёт билгесе» ордены.[4].
  • 1992 — Молдавия елда ссср Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы[5]
  • 1992 — Җөмһүрият ордены[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Expoziție comemorativă Mihail Grecu - picturăНациональный музей изобразительного искусства Республики Молдова.
  2. 2,0 2,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  3. Греку Михаил Григорьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Греку Михаил Григорьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969
  5. Membrii Academiei de Ştiinţe a Moldovei: Dicţionar (1961—2006) / Ch.: Î.E.P. Ştiinţa, 2006
  6. Греку Михаил // Краткая биография на сайте Moldovenii.md

Сылтамалар үзгәртү