Михаил Васютин

Мари Иле сәясәтчесе

Михаил Васютин, Михаил Зиновий улы Васютин (чирм. Михаил Зиновьевич Васютин, 1959 елның 16 июне, ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Таулы Мари районы, Микряково) — дәүләт, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Мари Иле мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (1997–2002). Марий Иле хөкүмәте рәисенең урынбасары–мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (2002—2017), беренче урынбасары (2017 елдан). Мари Иленең (1994) һәм РФ (2005) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Михаил Васютин
Туган телдә исем Михаил Зиновьевич Васютин
Туган 16 июнь 1959(1959-06-16) (64 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мари АССР, Таулы Мари районы , Микряково,
Милләт мари
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре мәдәният эшлеклесе, министр
Җефет Любовь Владимировна Васютина
Балалар уллары Илья, Семён
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре - 2005

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1959 елның 16 июнендә Мари АССР Таулы Мари районы Микряково авылында туган. Урта мәктәпне (1976), «клуб эшен оештыручы-методист» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1981)[1], «мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджер» белгечлеге буенча Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләре институтын (1992), Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләрен яңадан әзерләү академиясен (1994) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

 
Михаил Васютин

1981—1989 елларда — Республика халык иҗаты үзәгендә: методология һәм социология бүлеге җитәкчесе, директор урынбасары, директор.

1990—1997 елларда — Йошкар-Ола шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы.

1997—2017 елларда — Марий Иленең мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры.

2002 елда Марий Иле хөкүмәте рәисе урынбасары – мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры итеп билгеләнә. Мари дәүләт университеты каршында мәдәният факультетын, Республика мәдәният һәм сәнгать көллияте каршында «эстрада сәнгате» һәм «хореография сәнгате» бүлекләрен, 3 балалар сәнгать мәктәбен, 3 республика милли (рус, татар һәм мари мәдәниятләре) үзәген, декоратив-гамәли иҗат буенча республика студиясен булдыруда һәм ачуда катнаша.

2017 елдан — Марий Иле хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары. Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча, Мәгариф һәм фән, шулай ук Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыкларына кураторлык итә[2].

Михаил Васютинның мәдәният министры буларак эшчәнлегенә мари җәмәгатьчелеге тискәре бәя бирә[3].

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • Фин-угыр халыклары ассоциациясе (рус. АФУН) җитәкчесе урынбасары.
  • Бөтенмари советы (чирм. Марий Мер Каҥаш) әгъзасы[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1994 – Мари Иленең атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2005 – РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2007 – 2нче дәрәҗә «Мари Иле алдындагы хезмәтләре өчен» ордены

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Любовь Владимировна Васютина. Уллары: Илья, авиаконструктор; Семён, инженер.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ривкат Юсупов. Яңа биеклекләр яуларга. «Казан утлары», 2014 ел, ноябрь, 54нче бит
  2. Константин Терехов. Глава Марий Эл распределил полномочия между заместителями. marpravda.ru, 07.12.2017(рус.)
  3. Александр Фридом. Замгубернатора Марий Эл Михаил Васютин уничтожает память о марийских писателях?! 7x7-journal.ru, 11.05.2018(рус.)
  4. Васютин Михаил Зиновьевич. 2019 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. Марий Мер Каҥаш