Михаил Александрович Бакунин ( 1814 ел, 30 май (18 май) [6], Прямухино авылы, Новоторжский өязе, Тверь провинциясе, Россия Империясе1876 ел, 1 июль (19 июнь), Берн, Швейцария ) — Россия акыл иясе һәм Бакуниннар гаиләсеннән чыккан революционер, анархизм, халыкчылык теоретикларының берсе. Социаль анархизмның башында тора.

Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
Патроним или матроним для человека Александрович[d]
Туу датасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Туу урыны Прямухино[d], Тевир гөбернәсе, Россия империясе[2]
Үлем датасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Үлем урыны Берн, Швейцария[2]
Җирләнгән урыны Брегмартен зираты[d]
Кабер сурәте
Ата Александр Михайлович Бакунин[d]
Ана Варвара Александровна Муравьёва[d]
Кардәш Татьяна Александровна Бакунина[d], Бакунин, Павел Александрович[d], Бакунин, Александр Александрович[d] һәм Бакунин, Алексей Александрович[d]
Ире яки хатыны Antonia Kwiatkowska[d]
Балалар Мария Михайловна Бакунина[d] һәм София Михайловна Бакунина[d]
Ыруг Бакунины[d]
Туган тел рус теле
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре фәлсәфәче, язучы, сәясәтче, анархист
Эшчәнлек өлкәсе фәлсәфә
Әлма-матер HU Berlin һәм Михаил артиллерия укуханәсе[d]
Активлык урыны Дрезден[3]
Хәрби дәрәҗә юнкир[d] һәм прапорщик[d]
Архивлары саклана Международный институт социальной истории[d][4][5]
Сәнгать юнәлеше анархизем, атеизм һәм западная философия[d]
Әгъзалык Первый интернационал[d]
Сәяси идеология анархизем
Йогынтысын кичергән Эрнст Теодор Амадей Гофман[d], Александр Һерцен[d], Николай Платонович Огарёв[d], Пьер Жозеф Прудон[d], Jan-Jak Russo, Людвиг Фейербах, Карл Маркс, Георг Һегель һәм Федор Достоевский
Эра философия XIX века[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Михаил Бакунин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Михаил Александрович Бакунин 1814 елның 18 маенда (30) гаилә имениесы Прямухинода туган. Әтисе Александр Михайлович яшьлеген Италиядә үткәргән, Флоренциядәге Россия миссиясендә атташе вазифаларын башкарган. Кайткач, ул отставкага китә һәм Твердәге имениесына урнаша. Ул декабристлар белән бәйләнештә булган, "Коткару Союзы" башлыгы Н. М. Муравьевны яклап, үзенең крестьяннарын азат итәргә тырышкан.

Михаил Бакунин Санкт-Петербург артиллерия мәктәбен тәмамлый (1838 — 1832) һәм 1832 — 1834 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннары ул отставкага китә һәм Мәскәүгә барып урнаша. Монда ул М.В.Станкевич һәм В.Г.Белинский белән таныша.

1840 елда чит илгә китә: башта Германиягә, анда берникадәр вакыт Берлин университетында укый. Соңрак ул прогрессив лидерлар А.Ручей, В.Вайтлинг, П.Прудхон, К. Маркс, Ф. Энгельс белән очраша.

Укуын ташлап, теориядән революцион көрәш практикасына күчә, Прага һәм Дрезден баррикадаларында катнаша. Фетнә җиңелгәч, аны Саксония һәм Австрия судлары ике тапкыр үлем җәзасына хөкем итәләр, ике ел төрмәдә тотканнан соң, 1851 елда Австриядән Россиягә экстрадициялиләр. Ул Шлиссельбургтагы Алексеевский равелинында җиде ел һәм дүрт ел Себер сөргенендә була. 1861 елда сөргеннән кача һәм Көнбатыш Европа революцион хәрәкәтенә кушылып, Россияне аңа җәлеп итәргә өметләнә.

1864 елда ул халык эшчеләр җәмгыятенә кушыла (I Интернационал), ләкин аның анда булуы җәмгыятьне ныгыту урынына җимерә.

Ул 1868 елда эшчәнлеге тулысынча практикага юнәлтелгән "Халыкара социалистик демократия союзы"н булдыра һәм 1872 елдә Гаага конгрессы аны "Интернационал" сафыннан куып чыгара. 1870 елда Бакунин Лион гыйсъянчылары арасында, гәрчә ул коммунарларның җиңелүен алдан сизсә дә, Париж Коммунасы игълан ителүен хуплый. Ул үз идеяларына нык ышана һәм революция профессионалы буларак җиңелмәс диярлек. Ул бердәнбер явызлыкка — дәүләтчелекнең барлык төрләренә каршы көрәшә, бөтен дәүләт җимерекләрендә кешелекнең гомум кардәшлеген тели.

1873 елда М.Бакунинның "Дәүләт һәм анархия" китабы дөнья күрә.

Инде карт, авыру, ләкин "коткару көрәше" илһамы белән януын дәвам иткән Бакунин 1874 елда хәтта күтәрелештә катнашу өчен Болоньега китә.

Каты бөер авыруы аны Швейцариягә күченергә мәҗбүр итә. Бернда 1876 елның 1 июлендә ул иске дуслары: профессор А.Фохт һәм Тейхеливлар гаиләсе кырында вафат була. Ул шунда җирләнә.

Хәтер үзгәртү

Бернда Михаил Александрович Бакунин һәйкәле, видео

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.
  3. Deutsche Nationalbibliothek Record #118506102 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  4. http://hdl.handle.net/10622/ARCH00018
  5. http://hdl.handle.net/10622/ARCH04384
  6. ГАТО ф. 160. оп. 1 . д. 14493. с. 703. Метрические книги церкви села Прямухино Новоторжского уезда Тверской губернии.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү