Мирас Иделбаев (Мирас Хәмзә улы Иделбаев, баш. Мирас Хәмзә улы Иҙелбаев) – язучы, галим. Филология фәннәре докторы (2001). БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1995). Р.Гарипов премиясе лауреаты (2006). Профессор.

Мирас Иделбаев
Мирас Иҙелбаев

Мирас Иделбаев
Тугач бирелгән исеме: Мирас Хәмзә улы Иделбаев
Туу датасы: 9 декабрь 1945(1945-12-09) (78 яшь)
Туу урыны: Баймак районы, Ишбирде авылы
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1984-хәзергәчә
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Сынау» (1984)
Премияләр: Р.Гарипов премиясе (2006)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елның 9 декабрендә БАССР Баймак районы Ишбирде авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1970) тәмамлаган. 1970 елдан Сибайда: радиокомитетның Урал арты буенча үз хәбәрчесе, комсомолның Сибай шәһәр комитеты бүлек мөдире (1973). 1974 елдан Уфада: «Башҡортостан уҡытыусыһы» (Башкортстан укытучысы) журналында (1974-1977), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1977-1983), БДУ да (1983 елдан) эшли. «Башкорт тел системасында авыз иҗаты» темасына филология фәннәре докторы (2001) диссертациясен яклый.

Иҗаты үзгәртү

 
«Идел-йорт» китабы (2014)

«Сынау» (1984), «Юлдашлар» (1989) исемле китапларга кергән хикәяләрендә заманның әхлак мәсьәләләрен күтәрә. «Юлай улы Салават» (1994) повестенда С. Юлаев тормышы тасвирлана. «Кызыл карлар», «Декабрь йолдызлары» китаплары, Кобагыш-чәчәнгә багышланган «Идел-йорт» (2014) романы бар.[1][2]

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

250 фәнни хезмәт авторы. Борынгы һәм урта гасырлар төрки әдәбиятлар тарихын, башкорт авыз иҗатын өйрәнә. Башкорт әдәбиятын укыту методикасын һәм теориясен үстерә. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) автордашы.

Гаиләсе үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1987)

Чыганаклар үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. БР әдәби картасы
  2. Башинформ
  3. Башфорум, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-08-17