Миньоннар (ингл. Minions) — 2015 елның җәендә дөнья күргән АКШ анимацион фильмы. Русиядә премьера көне — 2015 елның 9 июле. «Начар мин» мультфильмнар сериясенең приквелы булып тора.

Сюжет үзгәртү

Бер күзәнәкле организмнардан сары җанварларга әйләнгән миньоннар бер максат тота: дөньядагы иң явыз затка хезмәт итү. Алар үзләренең юләрлеге белән барлык хуҗаларын юк итеп, Антарктидага күченеп, депрессиягә бирелгән. Тик араларыннан Кевин, Стюарт һәм Боб атлы миньоннар дөнья буйлап, яңа явыз хуҗаны эзләүгә юл тота. Явызлар конференциясенә эләгеп, алар дөньяны яулап алырга теләүче Скарлет Оверкиллга хезмәт итү өчен тырыша башлый.

Фильм вакыйгалары 1968 елда бара. Төп хәлләр Лондон шәһәрендә уза, монда американнарның британ гореф-гадәтләреннән йомшак формада көлүе сизелә. Даими рәвештә чәй эчү, британ офицерларының киенү традицияләре, монархка артыгы белән мөкиббән китү һәм башка гадәтләр арттырып, һипербола рәвешендә тәкъдим ителә.

Төп рольләрдә үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү