Минерал матдәләр

Безнең организм химик келәт һәм лаборатория кебек. 50 химик элемент организмның даими состав өлешен тәшкил итә һәм алмашу процессында катнаша. Матдәләр алмашы процесслары, нерв, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системаларның эшчәнлеге минераллар катнашында гына нормаль рәвештә бара ала. Кан ясалу эшендә, организмның төзелешләрендә (иң беренче чиратта сөякләр ясауда) минераллар тәҗ­ рибәле прораб вазыйфасын башкаралар. Аларның контроле астында саклану реакцияләре уза.

Минерал матдәләр
Сурәт
 Минерал матдәләр Викиҗыентыкта

Кеше организмында гына түгел, ә барлык тереклек дөньясында кислородны, углеродны, водород һәм азотны — «тормыш элементлары» дип атыйлар. Кеше массасының якынча 70 % ы кислородтан, 18 % ы углеродтан, ә 10 % ы водородтан тора. Организмда азот күп түгел, ләкин безнең тормышта аның роле искиткеч зур. Бу элемент аксымнар һәм нуклеотидлар — бик мөһим биологик матдәләр составына керә.

Протеин дигән сүз грек телендә «протос»—беренче дигән сүздән алынган.

Дөрестән дә үзенең әһәмиятлелеге буенча, аксым беренче урынны алып тора, һәрбер аксым — төрле аминокислоталарның чылбыры ул, аларның составына азот та керә. Аксым алмашының эффектлыгы турында азотны ң организмга керү һәм чыгу күләмен тикшереп беләләр. Азотның төп өлеше 3 бөерләр аша аммиак хәлендә чыгарыла. Бу матдәнең канда күп булуы : бөерләрнең начар эшләвен күрсәтә. 1 Кеше гәүдәсе тотрыклы тигезләнештә яши. Кечкенә генә үзгәреш тә куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Организм бигрәк тә водород , нисбәтенә сизгер, чөнки эчке тирәлекнең кислоталылыгы Н+ ионына : бәйләнгән. Әгәр кан кирәгеннән артык — 8-10 % ка әчерәк, йә киресенчә булса, бу халәт кешене үлемгә китерергә мөмкин. Водород һәр биологик молекуланың составына керә.

Кислород тормышның нигезе булып исәпләнә. Моны сулыш алганда ук искәрергә була, һаваның әһәмияте үпкәләргә керүеп, күкрәк читлегенең ритмик хәрәкәтләндерү генә түгел, иң мөһиме—күзәнәкләр эчендә барган үзгәрешләр. Анда кислород химик реакцияләргә катнашып, организмга кирәкле энергияне ясый. Сулыш алуның соңгы продукты — углекислый газ. Аның составына кергән углеродтан башка тормыш булуы мөмкин түгел. Углеводлар, аксымнар, майлар, витаминнар — аларның барысында да углерод бик әһәмиятле роль уйный.

Ләкин калган элементларны да икенчелләр рәтенә кертеп булмый. Кеше организмында кирәк булмаган элемент юк. Кайбер элементлар организмда микроскопик микъдарда гына, шуңа күрә аларны микроэлементлар дип йөртәләр. Микроэлементларның функцияләре төрлечә. Аларның кайберсе ферментлар составына керә. Мәсәлән, бакыр кан ясалуга, иммунитет барлыкка килүгә җаваплы, углеводлар алмашында катнашучы ферментлар составында бар. Бакыр күзләрнең, чәчләрнең, тиренең төсен билгели торган пигмент — меланин алмашында катнаша. Бакыр бар органнарда бар, ләкин бавырда, талакта, баш миендә аның күләме күбрәк. Организмда бакыр запасы балык, йомыркалар, шпинат, виноград, бавыр ашаганда тулыландырыла. Бер уңайдан, терлек бавырының гомумән микроэлементларга бай икәнлеген әйтеп китү урынлы. Аерып әйткәндә, ул — кобальт элементының да мөһим чыганагы. Организмга бу авыр металл чиктән тыш кирәкле. Кобальт бик кыйммәтле витамин В|2 — цианкобаламин составына керә. Бу витамин кан ясау процессында катнаша. В12 витамины җитмәве эритроцитлар үсешен туктата торган авыру— азканлылыкка китерә.

Кан ясалуга башка микроэлемент — тимер дә бик зур йогынты ясый.

Аның төп функциясе — кислородны үпкәләрдән күзәнәкләргә илтү. Тимер гемоглобин составына керә, ә ул, үз чиратында, эритроцитларда була. Тимер атомнары, балыкчылар ятьмәгә балык тоткан кебек, альвеолалар янында капиллярлардан кислородны үзләренә алалар һәм әлеге кыйммәтле матдәне күзәнәкләргә күчерәләр. Организмда тимер запасы кимемәсен өчен, ит, балык, бавыр, йомыркалар, чикләвекләр ашарга кирәк. Бу продуктларда тимер аеруча күп. Организмга тимер җитмәве кеше сәламәтлегенә зыян китерә, азканлылык барлыкка килә.

Сәламәт тормыш өчен организмга тагын бер металл — цинк кирәк.

Аннан башка организмда 100 гә якын ферментның эшчәнлеге туктаячак.

Цинк организмда эндокрин бизләр нормаль эшләсен өчен мөһим, бигрәк тә ашказаны асты бизе өчен зарур, шуның өчен цинк анда шактый күп була. Күзәнәкләр бүленүендә һәм организмның үсүендә дә цинк бик мөһим роль уйный. «Тормыш металлары» арасында кеше организмындагы барлык процессларда катнашучы металлар да бар. Болар—кальций, калий, натрий.

Кальцийны организмның барлык тукымаларында һәм сыекчаларында табып була. 99 % ка якыны сөякләрдә фосфор тозлары рәвешендә урын ала. Кальций сөякләргә ныклык бирә. Аннан башка кеше ныклыгын ? гына югалтып калмый, хәтта хәрәкәтләнә дә алмый. Мускулларның һәр кыскаруы кальций ярдәмендә башкарыла. Кальцийдан башка нерв импульслары да бирелә алмый. Кальцийга бай продуктлар булып сырлар, 5 сөт, эремчек санала. Кайвакыт организмда кальцийны стронций алыштыра. ‘ Тышкы шартларда стронций кирәгеннән артык булганда, ул кальцийны < организмнан куып чыгара һәм стронций рахиты авыруына китерә.

Организм өчен магний элементының да әһәмияте бик зур. Бу элемент ; контроле астында безнең организмда химик процессларны башкара һәм тизләтә торган 300 матдә бар. Магнийның организмдагы бурычларын . түбәндә күрсәтеп китәбез. 1 1. Инфекцион авыруларга каршы тору сәләтен күтәрү. Организмда ; иммунитетны күтәрү өчен магний кирәк. 2. Магний эчәклектән холестеринны чыгарырга булыша, бу — ате­ росклероз процессын тоткарлауга китерә. 3. Ул спазмга каршы тора, нерв системасының ярсуын киметә, тамырлар киңәюенә йогынты ясый.

Сәбәпсез борчылу, ярсып китү, курку, күңел төшенкелегенә бирелү, мускулларның тартышуы, көзән җыеру, йөрәк аритмиясе — болар организмга магний элементы җитмәвенең төп сәбәпләре.

Калий белән натрий организмда эремәдәге ионнар формасында гына була.

Калий — күзәнәк эчендәге төп ион, ә натрий — күзәнәк тышындагы ион булып тора. Алар шулай булганга, күзәнәк өслегендә потенциал аермасы барлыкка килә. Бу нерв һәм мускул күзәнәкләре өчен бик мөһим. Калий белән натрийның капма-каршы килүче агымы нәтиҗәсендә, электрохимик ярсыну барлыкка килә. Шул вакытта гына мускул җепселләре кыскара ала. нервлар импульс тапшыра алалар. Йөрәкнең нормаль эше дә канда калий концентрациясе күпме булуга бәйле.

Организмда калий белән натрийның күпме булуы бер-берсенә бәй­ ләнгән. Аларның алмашын минералокортикоидлар — бөер өсте бизләре гормоннары нормаль хәлдә тота. Натрий концентрациясе үзгәрү су алмашы бозылуга китерергә мөмкин. Эш шунда, һәрбер натрий ионы берничә су молекуласы «тышчасы» белән әйләндереп алынган, шуңа күрә организмда натрий кимү бик күп су югалту белән, ә аның артык булуы гәүдәдә кирәкмәгән су җыелу белән бергә бара.

Кеше өчен натрийның төп чыганагы — натрий хлориды, гади итеп әйткәндә, аш тозы. Борынгы заманнардан ук кыйммәтле продукт булып исәпләнгән ул. Нормаль яшәү өчен, кешегә тәүлегенә 5 г тоз җитә.

Аш тозы—ул әле хлор чыганагы да, безнең «лаборатория»нең бик мөһим элементы. Хлор хлорид кислотасы — ашказаны согының төп компонентын ясауда катнаша. Ашказанының ризыкларны кайнату дәрәҗәсе хлор концентрациясенә бәйле. Бу элемент нерв импульслары тапшырылуда да бик әһәмиятле роль уйный.

Фосфор аденозинтрифосфат (АТФ — аденозинның өч фосфорлы эфиры) составына керә, аларның молекулаларында искиткеч күп энергетик ресурслар яшерелгән. Сөякләрдә һәм тешләрдә 80 % фосфор бар. Ул акыл эше өчен дә бик кирәкле матдә дип исәпләнә. Фосфор булу шактый күп ал­ машу процессларын активлаштыра. Ризыклардан фосфорга диңгез балыгы, сөт, ит, йомыркалар, чикләвекләр, бөртекле культуралар бай.

Ә калган элементлар турында ни әйтергә була? Көмеш күршесе—кадмий бөерләрдә очрый. Анда марганец белән кургашны да табарга була.

Марганец С, В1 витаминнары алмашында катнашучы берничә фермент составына керә.

Кеше организмында йод, бром, фтор һәм бик күп башка элементлар бар, аларның барысының да ролен санап бетерә торган да түгел. Шуның өстенә бу өлкә өйрәнеп тә бетерелмәгән әле. Безнең организмда булган кыйммәтле металлар — алтын белән көмешнең роле дә ачыкланып бетмәгән.

Ахырда табигатьтәге бар нәрсәнең шулай акыллы төзелешенә карап, тагын бер тапкыр сокланырга гына кала.

Искәрмәләр үзгәртү