Мина ташучы яки миноносец — дошман корабларны торпеда белән юк итү өчен билгеләнгән сугыш корабларның төре. ХІХ гасырның икенче яртысында — ХХ гасырның башында бар булган. Иң беренче тапкыр мина ташучыларны АКШ ватандшлар сугышында кулланыла башлыйлар, Россиядә исә аны беренче 1877—1878 елгы рус-төрек сугышы дәверендә кулланалар.

«Взрыв» мина ташучысы

Иң беренче Россия мина ташучысы «Взрыв» булган (1877 елда сафка баскан; сукуышы 160 т, йөреш тизлеге — 12,3 төен, кораллар — 1 суасты торпеда аппараты). 1904—1905 елгы рус-япон сугышна рус флотныда 148 мина ташучы булган, шуларның бер өлеше хәрби хәрәкәтләрендә катншкан. Мина ташучыларның алдагы үсеше сукуышны, йөреш тизлекне, торпеда һәм мина коралны арттыру юлы буенча барган. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан эскадра мина ташучылары барлыкка килүе сәбәпле, мина ташучылар төзелеше туктатылган.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү