Ми́ло Җука́нович (крт. Мило Ђукановић, 1962 елның 15 феврале, Югославия, Никшич) — Каратау дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Каратау социалистларының демократик фиркасе җитәкчесе.
1998―2002, 2018―2023 елларда Каратау президенты[1] 1991―1998, 2003―2006, 2008―2010, 2012―2016 елларда Каратау премьер-министры.

Мило Җуканович
4нче Каратау президенты
Вазыйфада
2018 ел – 2023 ел
Аңа кадәр Филип Вуянович
Дәвамчысы Яков Милатович
Каратау премьер-министры
Вазыйфада
2012 елның 4 декабре – 2016 елның 28 ноябре
Каратау премьер-министры
Вазыйфада
2008 елның 29 феврале – 2010 елның 29 декабре
Шәхси мәгълүмат
Туган 15 февраль 1962(1962-02-15) (62 яшь)
Югославия, Никшич
Сәяси фирка Каратау социалистларының демократик фиркасе
Белем Каратау университеты (Титоград)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1962 елның 15 февралендә Югославиянең Никшич шәһәрендә казый гаиләсендә туган. Әнисе шәфкать туташы. Никшичта урта мәктәп, Титоградта «туристлык өлкәсендә икътисадчы» белгечлеге буенча Каратау университетының икътисад факультетын тәмамлаган (1986). 1979 елда Югославия коммунистлар берлегенә керә. Каратауның Аурупа Берлегендә һәм НАТОда әгъза булуы сәясәте тарафдары. 2006 елда узган референдум нәтиҗәләре буенча, Каратау Сербия белән конфедерациядән чыга.

2018 елның 15 апрелендә узган президент сайлауларында 53,90% тавыш җыеп, иң якын көндәше Младен Бояничны (33,40 % җыйган) җиңеп, беренче турда ук президент булып сайлана[2].

2023 елның 19 мартында узган Президент сайлауларының беренче турында гамәлдәге Президент [Мило Җуканович беренче урынны ала (көндәше Яков Милатович 29,2% тавыш җыеп, икенче урынны ала) һәм икенче турга чыга. 2023 елның 2 апрелендә узган республика Президентын сайлауның икенче турында Мило Җукановичны Яков Милатович җиңә. [3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү