Милли Идарә (Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милли Идарәсе) — милли-мәдәни мохтариятның югары башкарма идарәсе. 1918 елның гыйнварында Милләт Мәҗлесе карары белән оештырыла. Рәисе Садри Максуди, рәис урынбасары Ибнеәмин Әхтәмев. Малия нәзарәте (рәисе — Шәйхулла Алкин, әгъзалары — Сәлимгәрәй Җантурин, Гариф Кәрими, Латыйф Яушев, Гали Корманаев, Гобәйдулла Бубый, Зәйнетдин Агафуров); Мәгариф нәзарәте (рәисе — Нәҗип Корбангалиев, әгъзалары — Гомәр Терегулов, Гали Янекәев, Закир Кадыйри, Исмәгыйль Үтәмешев, Ибраһим Бикколов, Кәлимулла Хәсәнов, Мәрделгалим Мәхмүтов); Диния нәзарәте (Дини идарә, рәис-мөфти Г.Баруди, рәис урынбасары Ризаэтдин Фәхретдин, казыйлары — Кәшшаф Тәрҗемани, Сәлихҗан Урманов, Мөхлисә Бубый, Габдулла Сөләймани, Хөҗҗәтелхәким Мәхмүтов) билгеләнә. 1918 елның апрелендә Милли Идарә эшчәнлеге (Диния нәзарәтеннән тыш, аңа сәяси эшләргә кысылмау шарты белән эшчәнлеген дәвам итәргә рөхсәт бирелә) Совет хакимияте тарафыннан тыела, тупланган акча-байлыклары тартып алына.