Милица Богдановна Йовович (ингл. Milica Bogdanovna Jovovich; с-х. Милица Јововић, Milica Jovović), Милла Йовович кебек билгеле [5] (ингл. Milla Jovovich; 17 декабрь 1975 ел, Киев) — Америка актрисасы, музыкант, фотомодель һәм модельер.

Милла Йовович
Туган телдә исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sr-ec" does not exist.
Туган 17 декабрь 1975(1975-12-17)[1][2][3] (48 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[4]
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
 Украина
Һөнәре киноактер, модель, җырчы, телевизион актёр, фотомодель, тавыш яздыру актеры, башкаручы пырадүсир, гитарачы, шагыйрь, җырлар автыры, эротическая модель
Җефет Пол Уильям Скотт Андерсон[d]
Өйдәш Джон Фрушанте[d] һәм Анно Биркин[d]
Балалар Эвер Габо Андерсон[d], Дэшиел Эдан Андерсон[d] һәм Осиан Ларк Эллиот Йовович-Андерсон[d]
Ата-ана
Кардәшләр Марко Йовович[d]

 Милла Йовович Викиҗыентыкта

Биографиясе һәм карьерасы үзгәртү

Милла Йовович 1975 елның 17 декабрендә Киев шәһәрендә туган. Милланың бабасы һәм бабасының туганнары — Бранко һәм Богдан Йосип Броз Титоны колатуда маташа. туганнар Богдан һәм Бранко дустлары Милита Йовович белән 1960 елларда Албаниядан Одессага совет пароходында турислар рәвешендә Иосип Броз Титоны ачуыннан качып Киевка килә[6]. Әтисе — Богич (Богдан) Йовович, Монтенегродан табиб[7]; әние — Логинова Галина — рус; ССРБ һәм Америка актрисасы. Әнисе ягыннан ата-бабалары Тула кешеләре[8]. Балачагында Милла Днепропетровск балалар бакчасына йөргән[9]. Әнисе Киевтан күченгәч, башлыча Мәскәүдә үскән[10]. Милла сүзләре буенча, ул Украинада «очраклы» туган.

1980 елда[11] гаилә Лондонга, аннары АКШ-ка Сакраментога күченә, ә аннары җиде ай үткәч, гаилә Лос-Анджелеска күченә. Анда әнисе Галина актриса карьерасын дәвам итәргә тырыша, ләкин тел белмәве аркасында уңышка өлгәшми, шуңа күрә ире белән күпмедер вакыт алар хезмәтче булып эшли. Башлыча алар Брайан де Пальма йортында җыештыручы һәм пешекче булып эшлиләр. ТиздәнЛос-Анджелеска күчкәннән соң Богич һәм Галина аерылыша. Богичның берничә елдан соң аргентиналы хатын белән романы башлана һәм бу мөнәсәбәтләр аркасында Милланың энесе Марко була (1988 ел), ләкин әти-әнисе аерылышуы аркасында алар сирәк очраша.

Лос-Анджелеста җәмәгать мәктәпләренә йөреп, Милла бик тиз, өч ай эчендә, инглиз телен өйрәнә, әммә мәктәпләрдә әти-әнисе Советлар Союзыннан булганга күрә аңа барсыда начар карашта булалар (салкын сугыш белән бәйле)[12]. 1994 елда Богич медицина страховкалары белән финанс махинацияләрендә гаепләнеп кулга алына һәм 20 елга хөкем ителә[13], ләкин 1999 елда, биш ел утырып, төрмәдән чыгарыла (Милла сүзе буенча, төрмә аны яхшы якка үзгәртеп файдага була)[14]. Милланың тәрбиясе һәм башлангыч этапта шоу-бизнеста алга китүе белән Галина шөгыльләнә, ары үзе дә кинога кайта.

Модель бизнесында 9 яшеннән, беренче тапкыр «Lei» итальян журналының тышлыгында барлыкка килә. Соңрак билгеле Америка фотографы Ричард Аведон аңа «Mademoiselle» журналы өчен фотосессия тәкъдим итә. Журнал редакторы модельнең яшен белеп калганнан соң, ул Йововичның фотосүрәтен алырга ашыга. Тик Аведон искәрткәч кенә фотосүрәтләр торгызыла. Бәлиг булмаганнарны шоу-бизнеска җәлеп итү проблемасы берничә ай Америка ток-шоу сөйләшүләренең предметы була. Җиденче сыйныф укучысы буларак, ун ике яшьлек Милла модель эше белән тулысынча шөгелләнер өчен, мәктәпне ташлый. 1994 елда 19 яшендә ул АКШ гражданы була.

Милла Йовович «Дөньяда иң онытылмас хатын-кыз» Revlon реклама кампаниясендә катнаша. Ул Hugo Boss, Guess, Calvin Klein белән контракт төзи; гонорары көненә 3 мең долларга җитә. 1998 елдан алып — L Oréal рекламасының йөзе.

13 яшендә беренчеч тапкыр Залман Кингның «Слияние двух лун» (1988) фильмында төшә. 15 яшендә «Возвращение в голубую лагуну» (1991) фильмында төп рольне уйный. 1992 елда «Чаплин» картинасында Чарльз Чаплинның хатыны — Харис Милдредны уйный. «Под кайфом и в смятении» фильмын төшерү вакытында, ул эпизодик рольне уйный, актер Шон Эндрюс белән таныша. Алар 1992 елның октябрендә өйләнешә, әммә бер айдан аерылыша.

1994 елда Йовович үзенең беренче музыка «The Divine Comedy» («Божественная кәмитен») альбомын чыгара. Йовович үзенең «Plastic Has Memory» төркеме белән Аурупа һәм АКШ буйлап гастрольләрдә була.

1996 елда ул режиссер Люк Бссонның фильмында ролгә кастингта катнашып, кинога әйләнеп кайта. Икенче маташудан соң ул роль ала, һәм 1997 елда «Пятый элемент» фильмында төшә. Ел азагында ул Бессонга кияүгә чыга. 1998 елда Йовович Спайк Линың «Его игра» фильмында төшә. 1999 елда Бссонның шул ук исемле фильмында Жанна д’Арк ролен башкара һәм шушы ук елда Бессон белән аерылыша.

2000 елда Берлин кинофестивален ачу тантанасында U2 — Боно төркеме солистының сценарие буенча Йовович һәм Мел Гибсон катнашлыгында Вим Вендерсның «Отель „Миллион долларов“» премьерасы үтә. Картина фестивальнең «Көмеш аю» призын ала. 2001 елда Йовович Бэн Стиллерның «Образцовый самец» комедиясендә төшә.

Йовович модель Кармен Хоук белән бергә «Jovovich-Hawk» кием линиясенә нигез төзәүче булып тора[15]. 2004 елда L Oreal косметикасын рекламалап, иң югары хак алучы модель була. Forbes журналы рейтингы буенча, аның килеме 10,5 млн доллар тәшкил итә (фильм төшерү өчен хакларны исәпкә алып). 2005 елда Йовович Кырымдагы халыкара балалар лагеры «Артекның» 80-еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен Украинага бара[16].

Режиссер Пол Андерсонның алты «Обитель зла» боевигында төшә. 2006 елның март аенда «Ультрафиолет» триллеры чыга. Шул ук елда криминаль драманың тар «45-й калибр» релизы чыга. Йововичның рәсми сайтында Борис Акунинның «The Winter Queen» романы буенча Пол Верхувен фильмында катнашуы турында игълан ителә[17]. 2007 елның 28 февралендә, Верхувен фильмның исемен оригиналына тиешле «Азазель» (Азазель — борынгы яһүдләрнең ышанулары буенча чүллек лесе) дип үзгәрәчәген хәбәр итә. Яңа исеме, аның фикере буенча, кызыксындырырлык[18].

2009 елда «Purple Fashion» журналы өчен эротик фотосессияда төшә, аны Марио Сорренти фотога төшерә[19].

2010 елда Tommy Hilfiger фирмасыннан махсус хәйрия сумкасының йөзе була, ул Breast Health International ассоциациясенә ярдәмгә чикләнгән данәдә чыгарыла. Оешма хатын-кызларда сөт бизләренең яман шеше проблемалары белән шөгыльләнә[20].

2010 елда «Выкрутасы» фильмында төшә, анда Русия актерлары Константин Хабенский һәм Иван Ургант белән бергә уйный[21]. Фильмны алга җибәрү чикләрендә «Прожекторперисхилтон» шоуда катнаша (19.02.2011)[22].

2019 елның гыйнварында «Сандэнс» фестивалендә төп ролләрнең берсендә Милла Йовович белән фантастик «Райские холмы» мелодрамасының премьерасы үтә[23].

Шәхси тормошо һәм мавыгулары үзгәртү

1992 елның октябрь аеннан ноябрь аена кадәр актер Эндрюс Шонда кияүдә була, 1997—1999 елларда — режиссер Люк Бессон белән никахта була[24].

2009 елның 22 августа Милла өченче тапкыр режиссер Пол Андерссонга кияүгә чыга, туйларына кадәр җиде ел аның белән очраша[25].

Ирле-хатынның өч кызы бар — Эвер Габо Андерсон (3 ноябрь 2007), Дэшвилл Иден Йовович-Андерсон (1 апрель 2015)[26] һәм Ошин Ларк Эллиот Йовович-Андерсон (2 февраль 2020)[27].

2017 елда иртә бала табу куркынычы аркасында йөклелекнең бишенче аенда ашыгыч аборт үткәрә[28].

Үзенең рәсми сайтында Милла Йовович үз тормошонан төрле вакигалар турында көндәлегеннән өзекләр бастырып чыгара. Ул марихуананы легалләштерү өчен чыгыш ясый һәм «High Times» журналының тышлыгында чыга[29]. Милла хәрби сәнгать, башлыча бразилия джиу-джитсу белән шөгыльләнә[30].

Милла Йовович — сулакай[31]. Милланың буе — 174 см[32]. Ул инглиз, серб, француз һәм рус телендә иркен сөйләшә[33][34][35][36].

Үзе тәрбияләнүе турында Милла болай дип билгели: «Мине рус әнием тәрбияләде, ул ССРБ-ның билгеле актрисасы булды. Мин укыган беренче китаплар рус телендә булды. Мин рус классик театр мәктәбе мөхитендә тәрбияләндем. Хәзерге заман киносы да шушы ук принципларда тора. Моннан тыш, һәр чак минем хәтеремдә, минем тамырларымда рус каны ага»[37]. «Purple» француз басмасының Русиядән шунда иртә чыгып китеп, үзеңне рус дип исәплисеңме дигән соравына Милла болай җавап бирә: «Әлбәттә. Мин әүвәлгечә русча аралашам. Кызым белән русча сөйләшәм. Рус телендә аңа шигырләр һәм хикәяләр укыйым. Минем тамырларым бик мөһим — алар мине кем булганмын, шулай ясады»[10]. Актриса үзе турында: «Мин — рус. Мине рус әти-ана үстергән, минем рус дусларым күп, минем иң яхшы дус кызым — рус. Аңлайым, мин Америкада үстем, — әммә барыбер үземне рус итеп тоям... һәм, әлбәттә, Русия миңа якын һәм кадерле. Мин рус юморларын, урысларның аш-суын, рус җырларын, рус чиркәвен яратам»[38]. Шул ук вакытта Vogue журналының украин версиясенә интервью биргәндә Милла үзен украин дип санамавы турында сөйли[39]. Милланы «украин актрисасы» дип атаучы газеталар белән килешми, Галина Александровна болай дип әйтә: «Минем әти-әни — руслар, Туладан. Милла — ярты рус - ярты Черногория, ләкин, ул үзен чыгышы буенча рус дип саный»[40]. Милла 2017 елда биргән интервьюсында үзенең Украинада тууын «очраклы» дип исәпли.

Үз твиттерында Йовович, үзен православ христиан дип атый, әммә «мәхәббәт һәм канатлану урын алган һәр чиркәүгә дә» йөри алуын әйтә[41].

Музыка, рәсем яратуын билгели, сәнгать тарихы белән кызыксына[42]. Шулай ук аш-су әзерләргә ярата, Америкада рус азык-түлекләре сатып ала һәм «бөтен рус хатын-кызлары кебек», күп вакытын кухняда үткәрә[43].

Фильмографиясе үзгәртү

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
1988 ф Слияние двух лун Two Moon Junction Саманта

Калып:ВтФильме Калып:ВСериале Калып:ВСериале Калып:ВСериале

1991 ф Возвращение в Голубую лагуну Return to the Blue Lagoon Лилли
1992 ф Каффс Kuffs Майя Карлтон
1992 ф Чаплин Chaplin Милдред Харрис
1993 ф Под кайфом и в смятении Dazed and Confused Мишель Барро
1997 ф Пятый элемент The Fifth Element Лилу
1998 ф Его игра He Got Game Дакота Бернст

Калып:ВИгре

1999 ф Жанна д’Арк The Messenger: The Story of Joan of Arc Жанна д’Арк
2000 ф Отель «Миллион долларов» The Million Dollar Hotel Элоиз
2000 ф Золотая пыль The Claim Люси
2001 ф Образцовый самец Zoolander Катинка
2002 ф en (Dummy (film)) Dummy Фангора
2002 ф Обитель зла Resident Evil Элис
2002 ф Дом на Турецкой улице No Good Deed Эрин
2002 ф Ну ты и придурок! You Stupid Man Надин

Калып:ВмСериале

2004 ф Обитель зла 2: Апокалипсис Resident Evil: Apocalypse Элис
2005 ф Трейлер к римейку Калигулы Trailer for a Remake of Gore Vidal's Caligula Драсцилла
2006 ф Ультрафиолет Ultraviolet Вайолет
2006 ф 45-й калибр .45 Кэт
2007 ф Обитель зла 3 Resident Evil: Extinction Элис
2009 ф Идеальный побег A Perfect Getaway Сидни
2009 ф Четвёртый вид The Fourth Kind Эбби Тайлер
2010 ф Обитель зла в 3D: Жизнь после смерти Resident Evil: Afterlife Элис
2010 ф Стоун Stone Луситта, жена Стоуна
2010 ф Дрянная девчонка Dirty Girl Сью-Энн
2011 ф Выкрутасы Выкрутасы Надя
2011 ф Плохая мамочка Bringing Up Bobby Олив
2011 ф Лица в толпе Faces in the Crowd Анна Марчент
2011 ф Мушкетёры The Three Musketeers леди Винтер
2012 ф Обитель зла: Возмездие Resident Evil: Retribution Элис
2014 ф Цимбелин Cymbeline королева
2015 ф Уцелевшая Survivor
2016 ф Образцовый самец № 2 Zoolander 2 Кати́нка Ингабого́винанана
2016 ф Обитель зла: Последняя глава Resident Evil: The Final Chapter Элис
2017 ф Шок и трепет Shock and Awe Влатка Ландэй
2018 ф Мир будущего Future World наркобарон
2019 ф Хеллбой Hellboy: Rise of the Blood Queen Вивьен Нимуэ, Кровавая королева
2019 ф Райские холмы Paradise Hills герцогиня
2020 ф Охотник на чудовищ Monster Hunter Артемида

Дискография үзгәртү

Ел Альбом Чартларда югары позицияләр Сату
UK
1994 The Comedy Divine
  • Беренче альбом
  • Чыккан: 5 апрель 1994[44]
  • Язылган: 3 1990
  • Лейб: SBK
  • Продюсеры: Rupert Hine, Richard Feldman
  • Жанр: Фолк-рок, Альтернатив рок, Софт-рок
57
  • Бөекбритания: 2,000+
1998 The People Tree Sessions
  • 2 нче альбомы
  • Чыккан: after the released to by Jovovich Unauthorized market,

(it available however remains online)

  • Язылган: 1997/1998
  • Лейб: SBK
  • Продюсеры: Rupert Hine, Richard Feldman
  • Жанр: Фолк-рок, Альтернатив рок, Софт-рок
---
  • Бөекбритания: ---

Бүләкләре һәм номинацияләр үзгәртү

Бүләкләре һәм номинацияләр
Бүләк Ел Категория Фильм Нәтиҗә
Сатурн 1998 Икенче пландагы иң яхшы актриса Пятый элемент Билгеләнү
2003 Иң яхшы актриса Обитель зла Калып:Номинация
Blockbuster Entertainment Awards 1998 Актрисаның иң яхшы дебюты Пятый элемент Калып:Номинация
Hollywood Film Festival 2010 Spotlight Award Ҡалып:Награда
MTV Movie Awards 1998 Иң яхшы сугышуы Пятый элемент Калып:Номинация
Золотая малина 1992 Иң начар «Яңа йолдыз» Возвращение в Голубую лагуну Калып:Номинация
1998 Икенче пландагы иң начар актриса Пятый элемент Калып:Номинация
2000 Иң начар актриса Жанна д'Арк Калып:Номинация
Яшь уенчы 1992 кинофильмның төп ролендә иң яхшы яшь актриса Возвращение в Голубую лагуну Калып:Номинация

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Discogs — 2000.
  2. filmportal.de — 2005.
  3. Munzinger Personen
  4. 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #130895326 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Milica Nataša Jovović pronunciation: How to pronounce Milica Nataša Jovović in Serbian, Russian
  6. Семья голливудской звезды Миллы Йовович из Киева подалась в Штаты, после того как провалился заговор против некоронованного монарха Югославии Иосипа Броз Тито, в котором участ… 2021 елның 24 июль көнендә архивланган.
  7. Recently Asked Questions на официальном сайте актрисы
  8. Милла Йовович вернулась к режиссёру Андерсену (интервью с Галиной Логиновой). Экспресс газета Online. 2006
  9. Милла Йовович впервые поцеловалась в Днепропетровске | Новости. Новости дня на сайте Подробности архив күчермәсе, archived from the original on 2006-05-09, retrieved 2021-05-07 
  10. 10,0 10,1 Милла Йовович. Интервью журналу Purple. F/W 2009, issue 12
  11. Милла Йовович мечтает сыграть в фильме об Анне Ахматовой и пожить с семьей в Москве. ТАСС (2012-09-06). 2015-11-19 тикшерелгән.
  12. (ингл.) Cushing, Colin (1996), Just Milla, please 
  13. Morton, Roger,«The Real Life of Angels»
  14. Paperny, Vladimir,«Honest Milla»
  15. Официальный сайт Jovovich-Hawk
  16. Милла Йовович приехала на родину для участия в праздновании 80-летия лагеря «Артек» // Известия, 18 августа 2005.
  17. The Winter Queen (2007). Официальный сайт Миллы Йовович
  18. Junket Report: Black Book. Интервью с Полом Верхувеном, archived from the original on 2020-05-18, retrieved 2021-05-07 
  19. (ингл.) Purple Fashion: «Milla Jovovich Photographed Nude by Sorrenti»
  20. Милла Йовович и Хелена Кристенсен в рекламе Tommy Hilfiger. 2010-02-09 тикшерелгән.
  21. Интервью и фотосессия Миллы Йовович в журнале Elle Россия, октябрь 2010
  22. Прожекторперисхилтон. Выпуск от 19 февраля 2011
  23. Sundance Film Festival Unveils 2019 Features Lineup
  24. Милла Йовович выходит замуж архив күчермәсе, archived from the original on 2009-09-07, retrieved 2021-05-07  // glomu.ru, 3 августа 2009.
  25. Мила Йовович вышла замуж в испанском стилеКалып:Недоступная ссылка // Росбалт, 24 августа 2009.
  26. Paul W.S. Anderson and Milla Jovovich Welcome Daughter Dashiel Edan (недоступная ссылка). Дата обращения: 3 апреля 2015. Архивировано 3 апреля 2015 года.
  27. Template error: argument title is required.
  28. 23 Celebrities Who Have Shared Their Abortion Stories to Help End the Stigma
  29. Kelly, Catherine. Milla's Melody: Multiple-Media-Threat Milla Jovovich Discusses Modeling, Music And Money. 20 октябрь 2007 тикшерелде.
  30. Biography. International Movie Database.Дата обращения: 4 ноября 2007. Архивировано 26 августа 2011 года.
  31. Left Hand // fUSION Anomaly
  32. (ингл.) Биография на imdb.com
  33. 50 facts about Milla Jovovich
  34. Boardman, Mickey (Summer 1994). «Generation Oxymoron». Paper.
  35. (1998). «Holivud je srpsko selo». Svi Srbi sveta (на сербском). Belgrade: Princip. ISBN 86-82273-07-1. Архивировано из источника
  36. Milla on Die Harald Schmidt Show (March 19, 2002). YouTube
  37. Интервью с Миллой Йовович на Радио «Свобода», 2005
  38. Интервью изданию TIMEOUT
  39. Интервью c Миллой Йовович для Vogue UA, октябрь 2016
  40. Милла Йовович вернулась к режиссёру Андерсену. Интервью с Галиной Логиновой в Экспресс-газета, 2006
  41. Frequently Asked Questions на официальном сайте актрисы
  42. Милла Йовович: «Я доставила маме столько проблем». Интервью журналу 7 дней
  43. Милла Йовович: «У меня больше шрамов от кухни, чем от съёмок в экшенах». Интервью журналу Дом&Интерьер. 2012. әлеге чыганактан 2017-03-12 архивланды. 2017-03-10 тикшерелгән.
  44. The Divine Comedy. әлеге чыганактан 2011-08-26 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү

Интервью үзгәртү