Мидхәт Шакиров - күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1969-87 елларда КПССның Башкорт АССР өлкә комитетының беренче секретаре.

Мидхәт Шакиров
Туган телдә исем Мидхәт Закир улы Шакиров
Туган 5 октябрь 1916(1916-10-05)
Уфа губернасы, Уфа
Үлгән 1 май 2004(2004-05-01) (87 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ, Россия байрагы Россия
Һөнәре дәүләт һәм партия эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Социалистик хезмәт герое билгесе Ленин орденыХ5 Хезмәт кызыл байрагы орденыХ2

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Мидхәт Закир улы Шакиров 1916 елның 5 октябрендә Уфада укымышлы гаиләсендә туа. Әтисе Закир ага тумышы белән Кушнаренко районының Карача-Елга исемле авылыннан. Закир Шакиров башкорт сөйләмнәрен яхшылап өйрәнә һәм башкорт әлифбасын, шулай ук башкортча башка дәреслекләр әзерләү, төзү буенча бик зур эшләр башкара.
Мидхәт мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа тепловоз ремонтлау заводында слесарь булып эшли.

Артабан Бежица (Брянск) машиналар төзү институтында (хәзерге Брянск дәүләт техник университеты) белем ала һәм Уфадагы Түбән вольтлы аппаратлар ширкәтендә төрле вазыйфаларны башкара.
1947 елдан – фирка органнарында идарә эшендә.
1963-1969 елларда Мидхәт Шакиров КПССның Уфа шәһәре комитеты беренче секретаре вазыйфаларын башкара.
1969 елдан алып 1987 елга кадәр ул КПССның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре булып эшли. М. Шакиров җитәкләгән елларда Башкортстан бөтен Советлар берлегенә үзенең көчле икътисады белән танылган иде.
1987 елның 6 июнь көнне КПССның Башкортстан обкомы пленумында Мидхәт Шакиров кылган «саваплы эшләре» өчен урыныннан алынган. Нәкъ 1 ай алдан, 6 май көнне коммунистлар фиркасенең төп матбугат органы «Правда» газетасында «Әзерлекләүне туктатырга» дигән мәкалә чыккан. Мәкаләдә Шакировның авторитарлык идарә ысуллары тәнкыйть ителә. Шул исәптән Башкортстанда моңарчы җаваплы вазифалар биләгән кайбер иптәшләрне ялган гаепләр тагып, канунсыз рәвештә иректән мәхрүм итеп, үз юлыннан алып ташлау шикелле гамәлләре фаш ителгән.[1][2]

Мидхәт Шакиров хакимияттән читләштерелгәч, гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек хуҗалык эшендә булган. Башкортстандагы “Нефтепроводмонтаж” трестында җаваплы вазыйфаны башкарган. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Чыганак үзгәртү

Уфада республиканың элекке җитәкчесе Мидхәт Шакировны искә алалар(үле сылтама)

Искәрмәләр үзгәртү