Метаксия Симонян

Симонян Метаксия Миграновна (әрм. Սիմոնյան Մետաքսյա Միհրանի, 21 февраль 1926 ел — 11 август 1987 ел) — театр һәм кино актеры, педагог. ССРБ-ның халык артисты (1981). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1950).

Метаксия Симонян
Туган телдә исем әрм. Սիմոնյան Մետաքսյա Միհրանի
Туган 21 февраль 1926(1926-02-21) яки 21 гыйнвар 1926(1926-01-21)[1]
Ашкабад, Төрекмәнстан ССР, СССР
Үлгән 11 август 1987(1987-08-11) (61 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Яшәгән урын Ереван
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Ирәван сәнгать-театраль институты[d]
Һөнәре сәнгатькәр, актёр
Эш бирүче Сундукән исемендәге Әрмән театры[d] һәм Ирәван сәнгать-театраль институты[d]

Биографиясе үзгәртү

Метаксия Миграновна Симонян 1926 елның 21 февралендә Ашхабадта (хәзерге Төрекмәнстан) туа.

1933 елда гаиләсе белән Ереванга күчә.

1948 елда Ереван сәнгать-театр институтының актерлык факультетын тәмамлый (В. М. Аджемян курсы). Шушы ук елдан Г. М. Сундукян исемендәге Әрмән театры актрисасы. Г. М. Сундукянның «Тагын бер корбан» дигән комедиясендәге Анани аның беренче роле була.

Бер елдан М. Лермонтовның «Маскарад» драмасында Нинаны башкара. Сәхнәдәшләр Ваграм Папазян, Вагарш Вагаршян, Рачия Нерсесян белән бергә уйналган спектакльдәге бу роль актрисага дан һәм танылу китерә. Хатын-кыз дәрәҗәсен саклау актриса иҗатының төп темасына әверелә.

М. Симонянның репертуары киң һәм төрле була, ул ватан, рус, Көнбатыш Аурупа авторларының әсәрләре буенча куелган пьесаларда бердәй уңышлы уйный. Иң яхшы рольләре арасында: Дездемона («Отелло», Шекспир), Настасия Филипповна («Идиот», Ф. М. Достоевский), Марта («Кто боится Вирджинии Вулф?», Э. Олби).

Озак еллар Сундукян исемендәге Әрмән театрының төп актрисасы була.

Мәскәүдә, Бакыда, Тбилисидә, Бәйрутта, Дамаскта һәм башка шәһәрләрдә гастрольдә була.

Кинода 1947 елдан башлап төшә.

1968 елдан Ереван сәнгать-театр институтында (хәзер — Ереван дәүләт театр һәм кино институты) укыта (1983 елдан — профессор).

1987 елның 11 августында вафат була. Ереванда Тохмах зиратында җирләнгән.

Иҗаты үзгәртү

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

    • 1948 — «Еще одна жертва», Г. Сундукян — Анани
    • 1949 — «Маскарад», М. Лермонтов — Нина
    • 1949— «Эти звёзды наши», Г. Тер-Григорян һәм Л. Карагезян — Армануш
    • 1952 — «Егор Булычов и другие», М. ГорькийШура
    • 1953 — «Король Лир», У. Шекспир — Корделия
    • 1955 — «Намус», А. Ширванзаде — Сусан
    • 1959 — «Хаос», А. Ширванзаде — Шушаник
    • 1960 — «Идиот», Ф. М. Достоевский — Настасия Филипповна
    • «Замок Броуди», А. Кронин — Ненси
    • «Мадам Сан-Жен», В. Сарду һәм Э. Моро — Катрин
    • «В 1905 году», Дж. Джаббарлы — Сона
    • «Отелло», У. Шекспир — Дездемона
    • «Ромео и Джульетта», У. Шекспир — Джульетта
    • «Ара Прекрасный», Н. Зарьян — Нвард
    • «Артавазд и Клеопатра», Н. Зарьян — Клеопатра
    • «Кто боится Вирджинии Вулф?», Эд. Олби — Марта
    • «Беда от нежного сердца», В. А. Соллогуб — Катерина
    • «Уриэль Акоста», К. Гуцков — Джудит
    • «Мадам Сен-Жан», В. Сарду һәм Э. Моро — Катрин Лефевр
    • «Негаснущая звезда» — Лусик Лисинян.

Фильмография үзгәртү

    • 1947 — «Анаит» — Анаит
    • 1949 — «Девушка Араратской долины» — Ануш
    • 1954 — «Мелочь» (короткометражный) — Вардуи
    • 1955 — «В поисках адресата» — Мануш
    • 1957 — «Кому улыбается жизнь?» — Заруи
    • 1959 — «Её фантазия» — медсестра
    • 1959 — «Прыжок через пропасть» — Гаяне
    • 1960 — «Саят—Нова» — Анна
    • 1962 — «Воды поднимаются» — Арев
    • 1971 — «Хатабала» — эпизод
    • 1973 — «Последний подвиг Камо» — Арша
    • 1978 — «Звезда надежды» — эпизод
    • 1979 — «Мир в зеркальце» в киноальманахе «Самый лучший человек» — эпизод
    • 1983 — «Хозяин» — эпизод.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Мемориаль тактаташ (Абовян урамы, 20)
  • М. М. Симонян истәлегенә Ереванда ул яшәгән йортка (Абовян урамы, 20 нче йорт) мемориаль тактаташ куела.
  • Әрмәнстанда ел саен Метаксия Симонян исемендәге «Артист» театр премиясе тапшырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.