Меньер авыруы — эчке колак лабиринты сыекчасы (эндолимфа) күләме арту һәм лабиринт эчендәге басым күтәрелү белән характерлана торган авыру. Ул саңгыраулыкка, колакларда тавыш барлыкка килүгә, баш әйләнүгә, гәүдә тигезлеген саклау сәләте бозылуга, шулай ук вегетатив тайпылышларга (күңел болгану, косу) китерә ала. Гадәттә, берьяклы, ә 10-15 % очракта ике яклы була. 30-50 яшьтәге кешеләр бу чир белән күбрәк авырый. Авыруның башлангыч чорында урта колакта ялкынсыну процессы сиздерми һәм баш мие, аның сүрүендә органик үзгәрешләр булмый. Меньер авыруы вакытында өянәкләрнең көче һәм ешлыгы вакыт узу белән кимергә мөмкин, тик ишетү сәләте начарлана бара.

Меньер чире
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Проспер Меньер[d]
Зыян китерә эчке колак[d]
Саклык белгечлеге оториноларингология[d]
Таралганлык 0,0019[1]
ICD-9-CM 386.00[2][3] һәм 386.0[2][3]
NCI Thesaurus идентификаторы C185243
 Меньер чире Викиҗыентыкта

Авыру барышының классик формасы вакытында ишетү һәм вестибуляр функцияләр икесе дә бозылу 30 % очракта күзәтелә. 50 % очракта чир ишетү начарланудан башланып китә.

Авыру барлыкка килү сәбәбенең берничә теориясе бар. Шуларның кайберләренә тукталып китәрбез. Болар—су-тоз алмашы бозылу; аллергия авырулары; эндокрин авырулар; кан тамырлары авырулары; вируслы авырулар; сифилис. Колактагы тайпылышларга бәйле сәбәпләр: Баста клапаны деформациясе; суүткәргеч алдының йомылуы (облитерация); чигә сөяге һавасы кимү. Лабиринт басымының күтәрелүе өч факторга бәйләнгән: эндолимфаның (эчке колак лабиринтының аксымга ярлы сыекчасы) кирәгеннән артык ясалуы; эндолимфаның аз сеңүе; эчке колакның мембрана структурасында үткәрүчәнлек бозылу. Соңгы елларда бу авыруның барлыкка килүен эчке колак тамырларының вегетатив иннервациясе бозылу дип аңлата торган теория игътибар үзәгендә тора.

Меньер авыруының клиник картинасы. Авыру өянәксыман бара, өянәкләр арасында ишетү сәләте начарланудан кала, башка билгеләре булмый. Типик өянәкләргә түбәндәге билгеләр хас: авыруның чираттагы стадиясендә колакның түбән ешлыктагы тавышларны начар ишетә башлавы; колак эчендә тирбәнеш көчәю (авыру ишетү сәләтенең вакыты- вакыты белән начарлануына зарлана); системалы рәвештә баш әйләнү (алар 20 минуттан берничә сәгатькә кадәр сузыла); колак шаулау. Балаларда баш әйләнү үзәк нерв системасы зарарлану белән бәйле.

Өянәкләр көчле булганда, өстәмә симптомнар күзәтелә: авыруның күңеле болгана, косарга да мөмкин; аның йөзе агарына; бик тирли; тән температурасы түбәнәя; еш сия (тәүлек эчендә 6 мәртәбәдән артык — поллакиурия); тигезлекне саклый алмый; психик тонусның кискен төшүенә бәйле рәвештә сөйләм һәм хәрәкәтләр тоткарлана, тышкы ярсыткычларга карата реакция кимүе (прострация) күзәтелә; авыруның симптомнары хәрәкәтләнгән вакытта көчәя.

Диагноз кую өчен уздырылган махсус лаборатор тикшерүләр организмда башка авырулар юклыгын аныклау өчен дә кирәк. Тышкы колак тишеген һәм колак пәрдәсен карап тикшерү (отоскопия), тональ һәм сөйләм аудиометриясе уздырыла. Ишетү нервының невриномасы ( түгелме икәнен ачыклау өчен магнит-резонанс томографиясе һәм башка бик күп төрле тикшерүләр уздырыла.

Гадәттә, дәвалау сырхауханәдә алып барыла. Хирург катнашы кирәк : булганда авыруны хастаханәгә салалар. Өянәк вакытында авыру кешегә физик активлыкны киметү таләп ителә. Меньер авыруы белән интеккән кешеләр экстремаль шартларда эшләргә тиеш түгел. Аларга даими игътибар бирү кирәк. Ишетү дәрәҗәсен регуляр рәвештә тикшереп торалар. Консерватив дәва дарулар, энәләр кадау рәвешендә алып барыла. Күп ' очракта мондый дәва яхшы нәтиҗә бирә, тик 5-10 % очракта хирургик ысуллар кулланырга туры килә.

Меньер авыруы профилактикасы — стресс ситуацияләрне булдырмаска, 1 аш тозын азрак кулланырга, тәмәке тартуны һәм аракы эчүне ташларга кирәк. Эш урыны тавышлы булса, саклык чаралары кулланырга, ишетү , сәләтенә зыян китерә торган препаратларны кабул итүдән сакланырга киңәш ителә.

Искәрмәләр үзгәртү