Менструаль (күрем) цикл(ы)эндометрийның функциональ катламының үзгәрешләре. Һәр циклда, уртача 28 көн дәвам итә, эндометрий берничә фаза уза: менструаль, постменструаль һәм предменструаль. Менструациянең беренче көне менструаль циклның беренче көне булып тора.
Менструаль (күрем) фаза(сы) (десквамация фазасы) күкәй күзәнәк аталанмаса башлана. Бу очракта эндометрийның өске (функциональ) катламы аерылып төшә һәм аналык җиңсәсеннән кан белән бүленеп чыга. Менструаль фаза 3-5 көн дәвам итә.
Постменструаль фаза (пролиферация фазасы) менструациянең беренче көненнән башлап овуляциягә кадәр дәвам итә. Эндометрийның үсүе бара (пролиферация). Бу вакытта күкәйлектән фолликулның өлгерүе бара, ә аның интерстициаль күзәнәкләре эндометрийның регенерациясенә этәргеч булып торган эстрогеннарны эшләп чыгара.
Предменструаль фаза (секреция фазасы) овуляциядән башлап чираттагы менструациягә кадәр дәвам итә. Бу вакытта күкәйлектән сары җисем күзәнәкләре прогестерон эшләп чыгара, аның йогынтысында эндометрий бизләренең үсүе бара һәм алар җитештергән сыекчаларын бүлеп чыгара башлый, яралгы имплантациясенә әзерлек бара. Әгәр аталану килеп чыкмаса, җенес гормоннар дәрәҗәсе кискен кими, һәм эндометрийның бормалы артерияләре кыскара, шуннан соң функциональ катлам некрозга дучар була һәм ул аерылып төшә - менструаль кан агу башлана.

Менструаль цикл
Сурәт
Нинди веб-биттә тасвирланган Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-vi" does not exist.
 Менструаль цикл Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.