Мендель Хатаевич

Мендель Хатаевич, рус. Мендель Маркович Хатаевич (1893-1939) — ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы (беренче) сәркатибе (1925-1928). РСДРП (б) әгъзасы (1913 елның августыннан).

Мендель Хатаевич
Туган телдә исем Мендель Маркович Хатаевич
Туган 22 март 1893(1893-03-22)
Һомел
Үлгән 30 октябрь 1937(1937-10-30) (44 яшь)
Мәскәү
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены

 Мендель Хатаевич Викиҗыентыкта

Мендель Хатаевич
1
ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе
Вазыйфада
5 ноябрь 1925 ел – 7 июнь 1928 ел
Аңа кадәр Иван Морозов
Дәвамчысы Михаил Разумов
Туган 10 (22) март 1893
Гомель, Мәгилү гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 30 октябрь 1937(1937-10-30)[1] (44 яшь)
Мәскәү, СССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М.М. Хатаевич
 
Төрмәдә төшкән рәсеме. 1937

1893 елның 10 мартында (22 мартында) Һомел шәһәрендә туган. Яһүд башлангыч мәктәбен тәмамлагач, теш табиблыгына укый, гәҗит сатучы булып эшли, 19 яшендә гәҗит киоскы тотучы булып китә. 1913 елда Һомелдә большевиклар фиркасенә кабул ителә. 1914 елда, яшерен басмаханәдә листовкалар бастырганда, жандармнар кулына эләгә һәм Көнчыгыш Себергә сөрелә. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң гына, амнистия буенча иреккә чыга, Петроградка кайта.

Октябрь инкыйлабы үзгәртү

1917 елның мартында РСДРП (б) үзәк комитеты М. Хатаевичны, Полесье большевиклар оешмасын тергезү өчен, Һомелгә җибәрә. Алманнар Һомелне басып алганга кадәр, фирканең Һомел шәһәр комитеты рәисе урынбасары булып тора. 1918 елның февраленнән Самарда фирка шәһәр комитеты рәисе булып сайлана.

Ватандашлар сугышы үзгәртү

Самарны ак чехлардан саклаганда, каты яраланып, аларга әсир төшә. 1918 елның 7 октябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, төрмәдән чыгарыла. Ак полякларга каршы, Врангельгә каршы хәрәкәтләрдә дивизия сәяси бүлеге башлыгы буларак катнаша.

Фирка эшчәнлеге үзгәртү

1937 елның 9 июлендә кулга алына, 30 октябрендә атып үтерелә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1935 Ленин ордены № 1423 – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм планнарны арттырып үтәгәне өчен.

Кызыклы факт үзгәртү

Киев суды 7 кешене (Сталинны, Молотовны, Постышевны, Кагановичны, Косиорны, Хатаевичны, Чубарьны) 1932-1933 елларда Украинада ачлык китереп чыгаруда (голодомор) гаепле дип тапты[3].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Борцы за счастье народное. 2 нче китап. Казан: ТКН, 1983.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү