Менандр яки комедиограф Менандр (борынгы юнан теле Μένανδρος, б. э. к. 343291) — б. э. к. IV гасыр уртасы — III гасыр башында яшәгән һәм иҗат иткән борынгы юнан драматургы, шагыйрь, яңа Аттика комедиясе мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Менандр

Туу датасы: б. э. к. 343
Туу урыны: Борынгы Греция, Афина
Үлем датасы: б. э. к. 291
Үлем урыны: Борынгы Греция, Афина
Милләт: юнан
Эшчәнлек төре: драматург, шагыйрь
Жанр: комедия
Иҗат итү теле: борынгы юнан теле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Б. э. к. 343 елда Борынгы Афинада бай аксөяк гаиләсендә туган. Риваять буенча, Менандр борынгы юнан драматургы Алексидтан (б. э. к. 375275) белем ала. Менандр Эпикурның (б. э. к. 342270) яшьтәше һәм дусты, борынгы юнан фәлсәфәчесе Теофрастның (б. э. к. 370288 / 285) дусты һәм шәкерте булган. Иҗтимагый эшчәнлеге турында мәгълүматлар сакланмаган, шәхси тормышында байлыкны, иркенлекне, хатын-кызларны яратуны өстен күргән.

52 яшендә үз өеннән ерак булмаган гаваньдә су коенганда батып үлгән.

Иҗаты үзгәртү

 
Менандр бюсты. Оригиналдан копия (Эрмитаж)

Менандрның 105 (яки 108) комедия иҗат итүе мәгълүм. Драматург комедияләренең үзәгенә сәясәтне яки ватандарлыкны мактауны түгел, киресенчә, кешенең шәхси тормышын сөйләүне куя. Кешедәге саранлык, сукыр мәхәббәт, хәйләкәрлек һ. б. тискәре сыйфатларны күпертеп күрсәтә.

Яңа Аттика комедиясе мәктәбенә керүче драматургия әсәрләренең үзәгендә кешене хәрәкәт итәргә мәҗбүр итүче төп хис итеп мәхәббәт, дәрт, ләззәт алына. Комик элементлар икенче планга күчә, яки бөтенләй юкка чыга. Әлеге мәктәп вәкилләре иҗатына борынгы юнан драматургы Еврипидның (б. э. к. 480-еллар—406) тәэсире сизелә. Үз чиратында, яңа Аттика комедиясе Рим комедиясенә гаять көчле йогынты ясый, аның аша Аурупаның иң атаклы драматурглары Шекспир һәм Мольерга йогынтысы барып җитә.

Менандрның пьесалары һуманизм белән аерылып тора. Аларда хатын-кыз һәм бала хокуклары яклана, колларның хәленә керү сизелә. Көнкүрештә очрый торган ямьсез күренешләр каты тәнкыйтьләнә.

Менандр пьесалары каһараманнарының исемнәре киң билгеле була, пьесалардагы кайбер җөмләләр афоризмнарга әверелә. Менандрның афоризмнары урта гасырлар Аурупасында, шулай ук урта гасырлар рус дәүләтендә дә билгеле булган.

Менандрның афоризмнары тупланган «Менандр» китабы, кулъязма рус китабы барлыкка килгән заманнардан билгеле булган һәм яратып укыла торган, Изге Китаптан, чиркәү әһелләре һәм антик язучылар иҗатыннан тупланган «Пчела» афоризмнар җыентыгы (русчага XII гасыр ахыры — XIII гасыр башында тәрҗемә ителгән) белән беррәттән яратып укылган.

Афоризмнары үзгәртү

  • Рәхмәтне вакытында ишетү күңелле.
  • Яшь икәнсең, өлкәннәрне тыңла.
  • Уртак мәхәббәтне балалар ныгыта.
  • Үзең өчен генә яшәү – яшәү түгел.
  • Шәраб күп булса, акыл аз була.
  • Дустыңны мактап, син үзеңне мактыйсың.
  • Сүздән көчле бер нәрсә юк.
  • Нәфрәттән әшәкерәк бер нәрсә юк.
  • Һәрвакыт котыртучы җиңеп чыга.
  • Картлыктан көлмә – үзең шуңа таба барасың.
  • Тудырган ата түгел, тәрбияләгән - ата.
  • Берәүнең дә ярлы белән туган буласы килми.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мудрость тысячелетий. Энциклопедия. М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2003, 198-199 битләр. ISBN 5-224-00562-0 (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү