Мелани Гриффит, Мелани Ричардс Гриффит (ингл. Melanie Richards Griffith, 1957 елның 9 августы, АКШ, Нью-Йорк штаты, Нью-Йорк) — АКШ кино актрисасы. «Алтын глобус» премиясе лауреаты (1989).

Мелани Гриффит
Фото
Мелани Гриффит. 2016
Туган исеме:

ингл. Melanie Richards Griffith

Туган көне:

9 август 1957(1957-08-09) (66 яшь)

Туу җире:

АКШ, Нью-Йорк штаты, Нью-Йорк

Гражданлыгы:

АКШ байрагы АКШ

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

1969 — х. в.

Бүләкләр:

Алтын глобус премиясе

IMDb:

ID 0000429

melaniegriffith.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Беренче ире Дон Җонсон белән. 1990
 
Дүртенче ире Антонио Бандерас белән. 2010

1957 елның 9 августында АКШның Нью-Йорк штаты Нью-Йорк шәһәрендә туган. Әнисе — актриса Типпи Һидрен, әтисе — Питер Гриффит (Меланига 4 яшь чагында аерылышалар). Беренче тапкыр реклама ролигында төшкәндә, аңа нибры 9 ай була. Һолливудта һөнәри мәктәпне (Hollywood Conservatory of Music and Arts) тәмамлаган.

Берничә кечкенә рольдә уйнагач, 1975 елда АКШ режиссеры Артур Пенн (19222010) куйган «Night Moves» (тат. Төнге юллар, 1975) фильмында Делли Грастнер (ингл. Delly Grastner) ролендә төшә[1]. Наркотиклар куллануы сәбәпле, актерлык карьерасы 10 елга өзелеп тора. АКШ кинорежиссеры Брайан Де Пальма куйган «Body Double» (тат. Ялган тән, 1984) фильмында Һолли Боди (ингл. Holly Body) роле белән кино сәнгатенә кире кайта. АКШ кинорежиссеры Җонатан Демми (19442017) куйган «Something Wild» (тат. Кыргый нәрсә, 1986) картинасында Одри Һанкел / Лулу ролендә (ингл. Audrey Hankel, aka Lulu) уйный. АКШ режиссеры Майк Николс (19312014) куйган «Working Girl» (тат. Эшлекле хатын, 1988) фильмында уйнаган Тесс МакГилл роле өчен 1989 елның 28 гыйнварында «Иң яхшы комедия актрисасы» номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек була[2], шулай ук «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә.

Кинога төшү белән бергә, телевидение проектларында да катнаша. Мюзиклларда җырлый. «The New York Times» газетасында театр тәнкыйтьчесе буларак, үз колоннасын әзерли.

Фильмография үзгәртү

  • 1975 — Төнге юллар / Night Moves / Делли Грастнер
  • 1975 — Үлем бассейны / The Drowning Pool / Скайлер Деверекс
  • 1975 — Елмаю / Smile / Карен / Лов
  • 1977 — Бакча / Ha-Gan / Кыз
  • 1977 — Бергә бер / One on One / Автостопчы хатын
  • 1977 — Күңел ачу өчен бару / Joyride / Сюзи
  • 1978 — Әти, мин болай эшләргә яратмыйм / Daddy, I Don’t Like It Like This / Кунакханә бүлмәсендәге кыз
  • 1978 — Корыч ковбой / Steel Cowboy / Җонни
  • 1981 — Ырлау / Roar / Мелани
  • 1981 — Җир асты тузлары / Underground Aces / Люси
  • 1981 — Йолдызлар ясаучы / The Star Maker / Дон Барнетт Янгблад
  • 1981 — Хәзер ул армиядә / She’s in the Army Now / гаскәри Силви Ноулл
  • 1981 — Алтын капка / Golden Gate / Карен
  • 1984 — Курку шәһәре / Fear City / Лоретта
  • 1984 — Ялган тән / Body Double / Һолли Боди
  • 1985 — Альфред Һичкок тәкъдим итә / Alfred Hitchcock Presents / Кыз («Көньяктан килгән ир» сегменты)
  • 1986 — Кыргый нәрсә / Something Wild / Одри Һанкел, шулай ук Лулу
  • 1987 — Майами полициясе. Әхлак бүлеге / Miami vice / Кристин ван Марбург
  • 1987 — Черри 2000 / Cherry 2000 / Эдит ‘Э.’ Джонсон
  • 1988 — Милагро борчак басуында сугыш / The Milagro Beanfield War / Флосси Девайн
  • 1988 — Яшенле дүшәмбе / Stormy Monday / Кейт
  • 1988 — Эшлекле хатын / Working Girl / Тэсс Макгилл
  • 1990 — Хатын-кызлар һәм ирләр: кулга төшерү тарихлары / Women and Men: Stories of Seduction / Һэдли
  • 1990 — Көчле рухлылар / In the Spirit / Лурин
  • 1990 — Тын океан биеклекләре / Pacific Heights / Патти Палмер
  • 1990 — Мактану учагы / The Bonfire of the Vanities / Мария Раскин
  • 1991 — Оҗмах / Paradise / Лили Рид
  • 1992 — Караңгылык уртасында нур / Shining Through / Линда Восс
  • 1992 — Безнең арада чит-ят / A Stranger Among Us / Эмили Иден
  • 1993 — Бүген генә тумаган / Born Yesterday / Билли Дон
  • 1994 — Вак акча / Milk Money / Ви
  • 1994 — Җүләрләр юк / Nobody’s Fool / Тоби Роубак
  • 1995 — Кыргый Көнбатыш кызлары / Buffalo Girls / Дора Дюфран
  • 1995 — Вакыт-вакыт / Now and Then / Тина ‘Тини’ Терселл
  • 1995 — Икәү — артык күп/ Two Much / Бетти Кернер
  • 1996 — Малһолланд кыясы / Mulholland Falls / Катерин Һувер
  • 1997 — Оҗмахта икенче көн / Another Day in Paradise / Сид
  • 1997 — Лолита / Lolita / Шарлотта Һейз
  • 1998 — Фетнә / Shadow of Doubt / Китт Деверекс
  • 1998 — Атаклы шәхес / Celebrity / Николь Оливер
  • 1999 — Алабама җүләре /Crazy in Alabama /Лусилл Винсон
  • 1999 — 281 проекты / RKO 281 / Марион Дейвис
  • 2000 — Акылсыз Сесил Б. / Cecil B. DeMented / Һони Уитлок
  • 2000 — Юлдашлар (Лүлу, мәңгегә) / Forever Lulu / Лулу Макафи
  • 2001 — Көллият / Tart / Дайан Милфорд
  • 2003 — Без көн дип атаган төн / The Night We Called It a Day / Барбара Маркс
  • 2003 — Җитез куллар/ Shade / Ева
  • 2003 — Темп / Tempoм / Сара
  • 2005 — Шәфкатьсез / Heartless / Миранда Уэллс
  • 2010 — Сэмми маҗаралары / Sammy’s Adventures / тавыш яздыру
  • 2012 — Сары / Yellow / Патси
  • 2013 — Мине җүләр дип ата: 5 фильм / Call Me Crazy: A Five Film/ Бэтси
  • 2014 — Автоматлар / Autómata / Др. Дюпре

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире (1976 елның гыйнвар — июле) — актер Дон Җонсон (1949).
Икенче ире (1981—1989 елларда) — Куба чыгышлы актер Стивен Бауэр (Эстебан Эрнесто Эчеваррия, 1956). Уллары Александр Гриффит Бауэр (1985).
Өченче ире (1989—1995 елларда) — актер Дон Җонсон (1949). Кызлары Дакота Җонсон (1989), актриса.
Дүртенче ире (1996—2015 елларда) — актер Антонио Бандерас (1960). Кызлары Стелла дель Кармен Бандерас Гриффит (1996).

Әдәбият үзгәртү

  1. Август аенда кабынган йолдызлар. Мелани Гриффит. «Сөембикә», 2017 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү