Мелания Трамп (ингл. Melania Trump; кияүгә чыкканчы — Кнавс (словен. Knavs), Кнаусс (ингл. Knauss); 1970 елның 26 апреле, Ново-Место, Югославия) — словен килеп чыгышлы америка фотомоделе, кул сәгатьләре һәм зәркән эшләнмәләре дизайнеры. АКШның 45 нче Президенты Дональд Трамп хатыны.

Мелания Трамп
Туган телдә исем ингл. Melania Trump
Туган 26 апрель 1970(1970-04-26)[1][2][3][…] (53 яшь)
Ново-Место[d], Ыславиния Айрат Җөмһүрияте, Югославия Социалистик Федератив Республикасы[4]
Яшәгән урын Нью-Йорк[2]
Севнитса[5]
Севнитса[5]
Ватандашлыгы  Словения
 Югославия Социалистик Федератив Республикасы
 Америка Кушма Штатлары[6][2]
Әлма-матер Secondary School for Design and Photography, Ljubljana[d][7]
Һөнәре модель, дизайнер украшений, йолдыз, эшмәкәр
Җефет Дональд Трамп[8]
Балалар Бэррон Трамп[d][2]
Ата-ана
Кардәшләр Ines Knauss[d] һәм Denis Cigelnjak[d]

 Мелания Трамп Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мелания Кнавс 1970 елның 26 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Республикасы составына кергән Словениянең Ново-Место шәһәрендә туа. Әтисе — Радече шәһәреннән, ә әнисе — Рака авылыннан[9]. Меланиянең әнисе Амалия җирле «Jutranjka» фабрикасында балалар киемнәре дизайны белән шөгыльләнгән.

Балачакта Мелания, башка фабрика эшчеләренең балалары кебек үк, балалар киемнәре коллекцияләренең модалы күрсәтмәләрендә катнаша[10].

16 яшендә «архитектура һәм дизайн» белгечлеге буенча Люблянский университетына укырга керә, әмма беренче курстан соң укуын ташлап Миланга күчеп китә[11][12].

Туган словен теленнән тыш Мелания тагын биш телне дә ирекле белә: инглиз, алман, француз, итальян һәм сербхорват[13][14].

Фотомодель үзгәртү

 
Карен Макдугал, Дональд Трамп, Билл Клинтон һәм Мелания Кнавс, 2000 ел

Уналты яшендә үзенең модель карьерасын башлый. Словения фотографы Стейн Джерко белән хезмәттәшлек иткән. Унсигез яшендә Кнавс Миланда модель агентлыгы белән контракт төзи[15]. 1995 елда «Metropolitan Models» хуҗасы Паоло Дзамполли, үзенең булачак ире Дональд Трамп дусты белән таныша. Дзамполли аны АКШка күчәргә күндерә. 1996 елда Кнавс Манхэттенда урнаша[10].

Кнавсны Vogue, Harper’s Bazaar, Ocean Drive, In Style, New York Magazine[16], Avenue, Allure, Vanity Fair, Self, Glamour, Elle кебек басмаларның тышлыкларында бастыралар. Шулай ук ул 2001 елда «Образцовый самец» фильмында төшә[17].

Бизнес үзгәртү

2010 елда Мелания Американың QVC кибетләрендә эксклюзив тәкъдим ителгән «Melania Timepieces & Jewelry» зәркән эшләнмәләр һәм сәгатьләр линиясен башлап җибәрә[18].

Финанс хисаплылыгы нигезендә 2016 ел өчен Меланиянең еллык кереме 15 000 нән 50 000 АКШ доллары тәшкил иткән[19].

Дональд Трампның хатыны үзгәртү

 
Дональд Трамп и Мелания Трамп (2006)

Allure журналы өчен эшләп, 1999 елда Дональд Трамп белән таныша. Аның белән мөнәсәбәтләр Мелания профессиональ модель булгач һәм Нью-Йоркта чыгыш ясый башлагач ныгыган. Аларның элемтәләре «The Apprentice» реалити-тамашасын башлап җибәргәннән соң игълан ителә[20]. Зур танылу Кнавсны Британиянең GQ журналы белән хезмәттәшлеккә китерә. Аның фотолары журналның 2000 елның гыйнвар аенда чыгарылган тышлыгында барлыкка килә[21]

2004 елда Трамп һәм Кнавс ярәшәләр. Туй тантанасы 2005 елның 22 гыйнварында Палм-Бич шәһәрендәге Bethesda-by-the-Sea Епископаль чиркәвендә уза[22]. Трампның туенда кунаклар сыйфатында Билл һәм Һиллари Клинтон катнашкан[23].

Аларның туй тантанасы медиа агентлыклар тарафыннан киң яктыртылган, шул ук вакытта еш кына «Christian Dior» брендының 200 мең долларлык туй күлмәкләре искә алына[24].

2006 елда Мелания Трамп АКШ гражданины була[25]. 2006 елның 20 мартында парның улы Бэррон Уильям Трамп туа[26]. Ул Трампның бишенче баласы була.

АКШның беренче ханымы үзгәртү

 
Беренче ханым Мелания һәм АКШның 45 нче президенты Дональд Трамп Ак йортта

2017 елның 20 гыйнварында Мелания Трамп АКШның беренче ханымы була[27]. Трамп чит илдән килгән икенче беренче ханым титулын йөртүче булган[28][29].

Трамп АКШ президенты вазыйфасына керешкәннән соң, Мелания Манхэттэнда улы Бэррон белән уку елы ахырына кадәр «Trump Tower»да яшәргә кала[30]. 2017 елның 1 июнендә улы белән Ак йортка күчә[31].

2017 елның 8 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ак йортта үзенең беренче чарасын — ланч үткәрә[32][33].

2017 елның 26 декабрендә АКШның беренче ханымы Мелания Трамп 1828 елда АКШ президенты Эндрю Джексон утырткан ак йортның чирәмлегендә ике йөз еллык магнолияне кисеп алырга таләп итә[34].

2018 елның май башында Мелания үзенең «Be best» («Иң яхшы бул») программасын башлап җибәрү турында игълан итә[35].

 
Мелания һәм Дональд, АКШ бәйсезлеге көне (2020 ел)

2018 елның октябрендә Мелания Африканың дүрт иле буенча биш көнлек турне уздыра. Төп максатлар: табигатьне саклау, балалар һәм гаиләләрнең проблемалары. Трамп Гана, Малави, Кения һәм Мисырда була[36][37].

Техасскның Эл-Пасо шәһәрендә 2019 елның 3 августындагы атыштан соң (аның нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак була), ире белән Мелания хастаханәгә, зыян күрүчеләр янына барганнар. Алар шулай ук исән калучыларның гаиләләре, медицина учреждениесе персоналы һәм коткаручылар белән очрашканнар[38][39].

2020 елның 1 октябрендә Дональд һәм Меланиянең коронавирус йоктыруы билгеле була[40].

2020 елның 8 ноябрендә Мелания «барлык законлы тавышларны да исәпкә алырга» чакыра. Аның сүзләренә караганда, АКШның һәр гражданины президент сайлауларын гадел уздыруга лаек. Мөрәҗәгать «Twitter»да басылып чыга[41]:

«Һәр законлы — законсыз түгел — тавыш исәпкә алынырга тиеш. Без демократияне тулы транспарентлык ярдәмендә якларга тиеш»

Сәнгатьтә Мелания образы үзгәртү

Босния һәм Герцеговина сынчысы Стиво Селак Меланияның сынын 2017 елда булдыра[42]. 2018 елда Мадам Тюссо музее Нью-Йоркта аның балавыз сынын тәкъдим итә[43].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 First Lady Melania Trump — 2017.
  3. ČSFD — 2001.
  4. 4,0 4,1 The Model American / мөхәррир (not translated to en-us)New York City: (untranslated), 2016. — ISSN 0028-792X; 2163-3827
  5. 5,0 5,1 Malathronas J. Melania Trump tourism: First lady's hometown Sevnica lures visitors — 2018.
  6. Kuczynski A. Melania Trump's American Dream // Harper's Bazaar / J. Picardie, G. BaileyHearst Communications, 2016. — ISSN 0017-7873; 2692-3815
  7. https://www.rtvslo.si/zabava-in-slog/ture-avanture/novice/melania-po-ljubljani-drvela-z-modro-vespo-in-kofetkala-pri-konjskem-repu/407164
  8. http://www.hollywoodreporter.com/features/trumps-wedding-melania-bill-hill-880088
  9. Tednik CELJAN. Celjan.si. 2011-11-25 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 INSIDE THE TRUMP MARRIAGE: MELANIA’S BURDEN (2017-04-21). 2020-11-05 тикшерелгән.
  11. Biographie de Melania Knauss. 29-08-2008 тикшерелгән.(ингл.)
  12. 10 необычных фактов о Первой леди США Мелании Трамп. 2020-11-05 тикшерелгән.
  13. On the Record With Greta Van Susteren : FOXNEWSW : May 26, 2016 4:00pm-5:01pm PDT : Free Borrow & Streaming : Internet Archive
  14. She’s fluent in 5 languages
  15. Melania Trump would be a first lady for the ages. 2020-11-05 тикшерелгән.(ингл.)
  16. Раскрыта личность целующей пожарного девушки на популярном снимке // Лента.ру, 28 февраля 2020
  17. Biographie de Melania Knauss sur Imdb. 29-08-2008 тикшерелгән.(ингл.)
  18. White House website promotes Melania Trump's modeling and jewelry line. 2020-11-07 тикшерелгән.(ингл.)
  19. Melania Trump net worth revealed: Donald Trump’s wife sitting on THIS much cash. 2020-11-07 тикшерелгән.(ингл.)
  20. Melania Knauss. 2 май 2011 тикшерелде.
  21. Melania Trump — the First Lady in our nude photo shoot // British GQ. March 4, 2016 [originally published in January 2000]
  22. Melania Trump & Donald Trump | Married Divorced Children Ex | FamousHookups.com
  23. Donald Trump talked politics with Bill Clinton weeks before launching 2016 bid, The Washington Post
  24. Donald Trump Weds Melania Knauss. 7 ноябрь 2020 тикшерелде.
  25. White House. First Lady Melania Trump. әлеге чыганактан 2017-12-14 архивланды. 30 января 2017 тикшерелгән.
  26. White House. Billion Dollar Baby. 2020-11-08 тикшерелгән.
  27. Женщины Трампа. Первая леди и дочь от первого брака — РИА Новости, 20.01.2017
  28. Melania to be 1st foreign-born US First Lady since 1820s. 2020-11-08 тикшерелгән.
  29. Melania, Ivanka and Barron Trump - who is the new first family?. 2020-11-08 тикшерелгән.
  30. Donald Trump confirms that wife Melania and son Barron will stay in New York after the presidential inauguration. 2020-11-08 тикшерелгән.
  31. First Lady Melania Trump, Son Barron, 11, Move Into the White House. 2020-11-08 тикшерелгән.
  32. First Lady Melania Trump Hosts a Luncheon for International Women's Day. 2020-11-13 тикшерелгән.
  33. Melania Trump 'recalls her immigrant past' as she pushes for equality on International Women's Day. 2020-11-13 тикшерелгән.
  34. Мелания Трамп приказала спилить старейшее дерево у Белого дома (2017-12-27). 2020-11-10 тикшерелгән.
  35. Меланья Трамп запустит программу для детей о трудностях современной жизни (2018-05-07). 2020-11-10 тикшерелгән.
  36. Что делала Мелания Трамп в Африке? (2018-10-07). 2020-11-13 тикшерелгән.
  37. Африканское турне Мелании Трамп: напомнят ли первой леди о словах супруга? (2018-10-01). 2020-11-13 тикшерелгән.
  38. Anger as grinning Trump gives thumbs-up while Melania holds El Paso orphan. 2020-11-13 тикшерелгән.
  39. Trump laments coverage as aides concede visits to mourning cities didn't go as planned. 2020-11-13 тикшерелгән.
  40. Дональд и Меланья Трамп заразились коронавирусом (2020-10-02). 2020-10-13 тикшерелгән.
  41. Мелания Трамп призывает учитывать законные голоса на выборах президента (2020-11-08). 2020-10-13 тикшерелгән.
  42. Statue of first lady Melania Trump raises eyebrows. 2020-11-13 тикшерелгән.
  43. Melania Trump's Wax Figure Is Here and, Well, It's Really Something. 2020-11-13 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Мелания Трамп(ингл.) Internet Movie Database сайтында