Маһирә Шәмсетдинова

халык җырчысы, композитор

Маһирә Шәмсетдинова, Маһирә [1] (Майра) Вәли кызы Шәмсетдинова (каз. Майра Уәлиқызы Шамсутдинова, 1890 елның 6 мае, РИ, Симәй өлкәсе, Павлодар өязе, Павлодар1927 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Павлодар округы, Павлодар районы, Павлодар) ― халык җырчысы (контральто), композитор.

Маһирә Шәмсетдинова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Маһирә Вәли кызы Шәмсетдинова

Туу көне

6 май 1890(1890-05-06)

Туу урыны

РИ, Симәй өлкәсе, Павлодар өязе, Павлодар

Үлү көне

25 гыйнвар 1927(1927-01-25) (36 яшь)

Үлү урыны

СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Павлодар округы, Павлодар районы, Павлодар

Эшчәнлек еллары

1903-1927

Дәүләт

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР

Һөнәрләр

җырчы, композитор

Моң

контральто

Кораллар

гармун, думбыра

Жанрлар

халык җырлары

Тышкы рәсемнәр
Павлодарда куелган бронза һәйкәленең фотоурәте.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1890 елның 6 маенда Павлодар шәһәрендә туган. Әтисе кәләпүш тегүче Вәли Шәмсетдинов – татар, әнисе Хәтирә (Катира) – казакъ. Маһирәнең әти-әнисе, финанс хәле аркасында, аңа музыкаль белем бирә алмый, әмма кызларына тальян гармун сатып ала. Кыз бик иртә укырга-язарга өйрәнә, 9 яшендә гармунда уйный башлый. Унөч яшьтән гармунда үзе уйнап җырлаучы матур тавышлы җырчы буларак билгеле була. Аның тавышын тыңлар өчен кызның өенә дә киләләр. Халык җырчылары Естай Беркимбаев, Амре Кашаубаев, Кали Байжанов һәм акын-импровизатор Иса Байзаков белән [2] бергә Баянавыл һәм Коянды ярминкәләрендә кыз үз сәнгатен күрсәтә, оста итеп казакъ, татар һәм рус телләрендә җырлар башкара. Әле исән чагында ук гүзәл бәллүр тавыш иясенең исеме легендага әйләнә, XX гасыр башында Маһирә Павлодар белән Симәйнең иң яраткан халык җырчысы була.

Берничә мәртәбә кияүдә булган: ирләре Жаржан Билялов, Мустахим Малдыбаев, Абил-Мажин исемле. Балалары булмаган.

Павлодар татар мәчетендәге метрикә китабы мәгълүматы буенча, Маһирә Вәли кызы Шәмсетдинова 1890 елда туган һәм 1927 елның 27 гыйнварында, 37нче яшендә йөрәк авыруыннан вафат булган. Павлодар мөселман зиратында җирләнгән[3]. Маһирә Шәмсетдинованың кабере урыны билгеле түгел.

Маһирә композиторлык талантына һәм профессиональлек дәрәҗәсенә җиткән башкару осталыгына, бик матур түбән контральтога, зур тавыш диапазонына ия шәхес була. Үз заманында Маһирә Павлодар һәм Симәй шәһәрләрендә узучы әдәби кичәләр, концертларның үзәгендә була.

«500 казакъ халык җыры һәм көе», «Казакъстан татарлары җырлары» җыентыклары авторы этнограф Александр Викторович Затаевич(рус.) Маһирә белән шәхсән таныш була һәм җырчының зур репертуарыннан «Майра», «Ертіс», «Қызыл гүл», «Толқыма», «Мақпал», «Бақша», «Көкмайса», «Қарғамау», «Қаракөз», «Баянауыл», «Телқоңыр», «Даланың әні», «Құрбым жай», «Алқарағай көк», «Құсни құрдас» кебек 13кә якын җырын язып ала.

Маһирәнең композитор буларак иҗат мирасы зур түгел, 7-10 җыр. Әмма бу җырларның оригиналь иҗади үзенчәлекләре бар, шуңа күрә Маһирә казакъ музыка мәдәнияте тарихына талантлы җырчы һәм композитор буларак кергән.

Маһирә язган җырларны композиторлар Е. Г. Брусиловский «Кыз Жибек» операсында, А. А. Зилбер «Возрожденный Казахстан» симфониясендә, Б. Байкадамов «Майра» хор капелласында кулланган. Җырчы-композитор турында А. Таҗибаев «Майра» дип аталган пьеса-поэма язган. Хәзерге вакытта җырчының якынча 20 җыры билгеле.

Хәтер үзгәртү

 
М. Шәмсетдинова исемендәге җыр сәнгате йорты-музее (Павлодар, Ленин урамы, 135)
  • Павлодар һәм Алматы урамнарына исеме бирелгән.
  • Павлодарда җырчы яшәгән йортта (Ленин урамы, 167) истәлек тактасы куелган булган. Хәзер йорт сүтелгән, истәлек тактасы М. Шәмсетдинова исемендәге җыр сәнгате йорты-музеенда (Ленин урамы, 135) саклана.
  • Казакъ дәүләт хатын-кызлар педагогика университетында ел саен гармун, баян һәм аккордеонга кушылып җырлаучыларның Маһирә (Майра) исемендәге Халыкара конкурсы үткәрелә.
  • 2001 елның 30 гыйнварында Павлодар шәһәрендә (Ленин урамы, 135) Маһирә (Майра) Шәмсетдинова исемендәге җыр сәнгате йорты-музее (каз. Майра Уәлиқызы атындағы ән және өнер шығармашылық мұражайы, рус. Дом-музей песенного творчества имени Майры Шамсутдиновой) ачыла. Әлеге музей бинасы – татар сәүдәгәре Габделфәттах Рамазанов 1900 елда төзегән бер катлы агач бина, архитектура һәйкәле. Музей – Павлодар өлкәсе Мәдәният, архив һәм документлар идарәсенә караучы «Г.Потанин исемендәге Павлодар өлкә тарих-туган якны өйрәнү музее» коммуналь дәүләт казна предприятиесе филиалы (филиал мөдире Ерлан Олжай улы Рәхимов)[4].
  • 2018 елның июлендә Павлодарда Маһирә (Майра) Шәмсетдиновага бронза һәйкәл ачылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү