Махатһир Мөхәммәт

Махатһир бин Мөхәммәт (Малай телендә: Mahathir bin Mohamad, 1925 елның 10 июле, Британ Малайясы, Алор-Сетар) — Малайзия сәясәтчесе , дәүләт эшлеклесе, 19812003 елларда һәм 2018 елдан Малайзия Малайзия премьер-министры. Медицина фәннәре докторы. Дөньяның иң өлкән яшьтәге гамәлдәге хөкүмәт башлыгы. Малайзиянең Бөекбританиядә югары белем алмаган, король нәселеннән булмаган беренче хөкүмәт җитәкчесе.

Махатһир Мөхәммәт
7нче Малайзия премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 10 мае
Шәхси мәгълүмат
Туган 10 июль 1925(1925-07-10) (98 яшь)
Британ Малайясы, Алор-Сетар
Сәяси фирка БММО
Җефет Siti Hasmah Mohamad Ali[d]
Әни Wan Tempawan Wan Hanapi[d]
Әти Mohamad bin Iskandar[d]
Белем Сингапур Малайя университеты
АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео Малайзия премьер-министры Махатһир Мөхәммәт белән Премьер-министрның Путраджайдагы офисында. Малайзия, 2018 елның 3 августы.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 10 июлендә Британ Малайясының Алор-Сетар шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. 1953 елда Сингапурның Малайя университетының медицина факультетын тәмамлаган. Табиб булып эшләгән.

Сәясәттә үзгәртү

1946 елда оешкан Берләшкән малай милли оешмасына (БММО) керә. 1964 елда БММО оешмасыннан ил парламентына сайлана. 1969 елда Малайзиянең ул вакыттагы премьер-министры (Абдул Рахман) алып барган сәясәтне тәнкыйть иткән өчен БММО әгъзалыгыннан чыгарыла. «Малайя дилеммасы» китабын яза, әмма китап, басылып чыгу белән, тыела.

1972 елда БММОга кире кайта. 1973 елда сенатор итеп билгеләнә. 1974 елдан — мәгариф министры. 19761981 елларда — премьер-министр урынбасары, бер үк вакытта (19781981 елларда) сәүдә һәм сәнәгать министры. 19812003 елларда — БММО җитәкчесе (президенты) һәм Малайзия премьер-министры.

2018 елның 10 маеннан — илнең премьер-министры.

Премьер-министр үзгәртү

Малайзиянең Бөекбританиядә югары белем алмаган, король нәселеннән булмаган беренче хөкүмәт җитәкчесе.

  • Беренче адымы итеп, 21 сәяси тоткынны иреккә чыгара.
  • Аерым штатларның солтаннары каршылыгын сындырып, илдә хакимиятне үзәкләштерү юлына баса.
  • Дәүләт секторындагы предприятиеләрне (авиаширкәтләр, коммуналь фирмалар, телекоммуникация) хосусыйлаштыру сәясәтен җәелдерә.
  • Илнең төньягын көньягы белән тоташтыручы яңа автомагистраль төзелә.
  • Илдә автомобиль төзү сәнәгатенә нигез сала.
  • Аерым штатлар җитәкчеләре (солтаннар) һәм король гаиләсе әгъзаларыннан «кагылгысыз» статусын алуга, аларны финанслауны киметүгә ирешә.
  • Азиядәге 19971998 еллардагы финанс кризисыннан(ингл.) Малайзияне зур югалтуларсыз алып чыга алуы Махатһир Мөхәммәтнең сәяси триумфына әйләнә.

Махатһир Мөхәммәт ил белән идарә иткәндә Малайзия икътисады артта калган аграр илдән «Азия юлбарысларының(ингл.)ның» берсе булып күтәрелә. Көнбатыш мәдәни кыйммәтләренә Азия кыйммәтләрен каршы куя.

Малайзияне 2020 елга хәтле индустриаль яктан нык үскән дәүләткә әйләндерүне максат иткән «Гәүдәләнеш 2020» концепциясе авторы.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Сити Хасма бинте Мөхәммәт Гали, күренекле табибә. Җиде баласы бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү