Махавинаяк Гыйбадәтханәсе


Маһавинаяк Гыйбадәтханәсе Һиндстанның Орисса штатының Җайпур районында Чандикһоледа төп дини сәфәр кылу үзәге. Ул дәүләттә иң борынгы Ганеша гыйбадәтханәләренең берсе. Анда бердәнбер гарбһагриһа яки sanctum sanctorumда бер Илаһ итеп биш Илаһ - Шива, Вишну, Дурга, Кояш һәм Ганешага табыналар.

Гыйбадәтханә
Махавинаяк Гыйбадәтханәсе
Ил [[Һиндстан]]
Төбәк / район Орисса, Ченнаи шәһәр яны, Җайпур районы, Нандабаккам
Дин Шива, Вишну, Дурга, Сурья һәм Ганешага табыну
Нигезләнгән 12-енче гасыр

Күпсанлы Илаһлар үзгәртү

Анда бер Илаһ итеп биш Ходайга табыналар. Шуның өчен гыйбадәтханәдә паһада юк. Гадәттә Һинду гыйбадәтханәләре паһададан соң ябылалар, бу Илаһларның йоклау вакыты. Шива һәм Вишну икесе дә бер sanctum sanctorum-да яшәгәнгә күрә, прасадам буларак Бильва (Aegle marmelos) һәм Туласи (Изге Базилик) яфраклары да кулланыла.

Батула Бхога урынына Anna (дөге) prasadam тәкъдим ителә.[1]

Урнашуы үзгәртү

Маһавинаяк Гыйбадәтханәсе Чандикһоледа, Җайпур районында урнашкан.
Беренче янәшә калкулык итәге нигезендә Чанди Алиһәсе гыйбадәтханәсе урнашкан, һәм икенче калкулык итәгендә Маһавинаяк гыйбадәтханәсе урнашкан. Икесенең дә ел саен чишмәләре бар (Алтын Чишмә дип аталган) һәм коену өчен "пукка" коену буалары. Калкулык уртасында Маһавинаяк гыйбадәтханәсе өстеннән Маа Банадургага багышланган башка гыйбадәтханә бар.

Риваятьләр үзгәртү

Маһавинаяк гыйбадәтханәсе риваять һәм тарихи әһәмият урыны. Бу гыйбадәтханә 12-енче гасырда Одишаның Сомавамши династиясе патшалары тарафыннан төзелгән булган.[2]

Камадэвның хатыны Рати Дэви биредә Ходай Шиваның каргышыннан ирен азат иткәнгә тугърылыгы өчен табыныла. Ул Ходай Ганешага дога кылганда, аңа таба бер үк вакытта тәкъдим итүне алыр өчен биш кул сузылган булган һәм бу аны дилеммага китергән. Шуннан соң ул Брахмага табынган ул биш Илаһ Ганеша, Кояш, Вишну, Шива һәм Дурга аның догасы белән канәгатьләнгән булганнар һәм бер үк вакытта биш кулларын сузганнар. Камадэв шуннан соң азат ителгән булган һәм шул көнне җирдән биш Илаһның илаһи куәте булган зур таш гранит пәйда булган.

Бу урын шулай ук Маһабһарата риваятьләренә карый. Баруна калкулык даирәсе Юдхиштхираның башкаласы булган. Бу урыннан ул империясенең патша вазифаларын "тели"га тапшырып (бу таң атканга кадәр ул беренче булып күргән май сатучысы)на, ул соңрак патша булган һәм күккә киткән. Аның сарае Телигарһ дип аталган булган һәм сарай калдыкларын гыйбадәтханәнең каршы ягында һаман күреп була. Маһабхарата бәрелеше вакытында, Кунти әнисе Ходай Шивага угыллары җиңүенә шулай ук Алтын Чампа чәчәкләрен тәкъдим иткән.
Шулай ук бу урында Ходай Ганешаның киселгән башы төшкән дип әйтелә.

Фестивальләр үзгәртү

Биредә Шива Ратри, Макар Санкранти, һәм Раджа кебек бәйрәмнәр бәйрәм ителә. Шива Ратри һәр елны биш көн дәвамында Ягна һәм Һома белән бәйрәм ителә. Кешеләр һәр дүшәмбе зиярәт кылалар. Шравана аенда тугърылар теләкләрен башкарыр өчен изге елгага су тәкъдим итәләр.[2]

Туризм үзгәртү

Гыйбадәтханә Орисса туризмында роль уйный, аеруча Шива табынучыларны җәлеп итүдә. Бу тыгыз урманлы калкулыклар белән треккерлар һәм дини сәфәр кылучылар өчен пикник урыны булып тора. Чанди гыйбадәтханәсенә урман юлы буенча Маһавинаяк гыйбадәтханәсеннән килеп була. Аның табигый әйләнә-тирәсе турситларны кыш һәм җәй фасылларында җәлеп итә.[3]
Дини сәфәр кылучылар өчен яшәү урыннары һәм гыйбадәтханә интернатын кулланырга мөмкинчелек бар. Бу җайланмаларны Трасти идарәсе белән Ориссаның Эндаумент Комиссары тәэмин итә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Kadambini Magazine Edition September 2013
  2. 2,0 2,1 OnlineTemple. Mahavinayak Temple (en).
  3. Incredible Odisha. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды. 2019-12-31 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү