Марс Закир улы Рәфыйков (1933 елның 29 сентябре, Бәкабад, Җәлал-Абад өлкәсе, Кыргыз АССР — 2000 елның 23 июле, Алматы, Казакъстан) — совет хәрби очучы, ССРБ космонавтларының беренче отряды әгъзасы.

Марс Закир улы Рәфыйков
Туу датасы 29 сентябрь 1933(1933-09-29)
Туу урыны Җәлал-Абад өлкәсе, Кыргыз АССР
Үлем датасы 23 июль 2000(2000-07-23) (66 яшь)
Үлем урыны Алматы, Казакъстан
Иялек ССРБ ССРБКазакъстан Казакъстан
Гаскәр төре җәяүле гаскәр
Дәрәҗә гвардия майоры ССРБ ХҺК майоры
Бүләкләр һәм премияләр Кызыл Йолдыз ордены Владимир Илья улы Ленин туган көненә 100 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән медале
«ССРБ Кораллы Көчләренең Ветераны» медале
«ССРБ Кораллы Көчләренең Ветераны» медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 40-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 40-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 50-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 50-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 60-еллыгы медале
ССРБ Кораллы Көчләренең 60-еллыгы медале
Юбилейная медаль «70 лет Вооружённых Сил СССР»
Юбилейная медаль «70 лет Вооружённых Сил СССР»

Сыйныф квалификациясе
Совет гвардиясе

Биографиясе үзгәртү

Марс Рәфыйков Кыргызстанда татар гаиләсендә туа. 1951 елда хәрби-һава көчләре Ленинабад махсус мәктәбен тәмамлый. Хәрби очучы һөнәрен Чугуев, Борисоглебск һәм Сызран хәрби авиация укуханәләрендә укып ала, соңгысын 1954 елның декабрендә тәмамлый. Һава һөҗүменә каршы саклану авиация частьләрендә хезмәт итә.

1960 елда космик очышка әзерләнү өчен сайлап алына. 1960 елның 28 апрелендә Совет космонавтларының беренче отрядына күчерелә. «Восток» корабында космик очышка әзерлек үтте. Укытучысы — полковник Никон Егоров.

1961 елның 3 апрелендә космик әзерлек буенча имтиханны уңышлы тапшыра, өйрәнүләр курсыннан соң 1961 елның 16 декабрендә космонавтларга күчерелә.

1961 елның 17 июнендә Марс Рәфыйков кешенең космоска беренче очышын әзерләүдә катнашкан өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1962 елның 24 мартында 80-нче санлы хәрби-һава көчләре баш комитеты боерыгы белән режимны бозган өчен (частьтән рөхсәтсез чыгып китү) Космонавтлар отрядыннан чыгарыла. Марс Рәфыйков фикере буенча, чыгаруның чын сәбәбе — аның хатыныннан аерылу теләге.

Космонавтлар отрядыннан чыгарылгач, Марс Рәфыйков ССРБ хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә:

  • 1962 елның апреленнән алып 1964 елның февраленә кадәр 131-нче истребитель авиация дивизиясенең 159-нчы истребитель авиация полкында өлкән очучы булып хезмәт итә.
  • 1964 елның февраленнән 34-нче Кавказ арты Хәрби-һава армиясендәге 168-нче Гвардия авиация полкының өлкән очучы вазыйфасына күчерелә. Полкта Марс Рәфыйков эскадрильянең штаб начальнигы, звено командиры, эскадрилья командирының урынбасары, полк разведкасы начальнигы вазыйфасын башкара. 1970 елның апрелендә Рәфыйковка майор исеме бирелә.
  • 1970 елның ноябреннән Алманиядә Совет гаскәрләре төркеменең 71-нче истребитель авиацион корпусының — хәрби дивизиясенең 19-нчы Гвардия апибың өлкән очучы — разведка башлыгы булып хезмәт итә. 1973 елның июлендә аңа «1-нче сыйныфлы хәрби очучы» квалификациясе бирелә.
  • 1975 елның декабреннән — Одесса хәрби округының 5-нче һава армиясенең 642-нче гвардия Братислава Кызыл Байраклы авиация полкының өлкән очучысы һәм разведка башлыгы.

1978 елның октябрендә сәламәтлеге торышы буенча очу эштән чыгарыла һәм 5-нче һава армиясе штабында авиация идарәсенең 604-нче хәрби идарә төркеме башлыгы вазыйфасына күчерелә.

1980 елда Марс Рәфыйков мотоукчылар батальоны составында авиаюнәлтүче буларак Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Хәрби операциядә катнашкан өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1982 елның 7 гыйнварында оборона министры боерыгы буенча майор Рәфыйков М. З. Кораллы көчләрдән запаска азат ителә.

Запаска киткәннән соң Марс Рәфыйков гаиләсе белән Алматыда яши. Алматыда йорт төзелеше комбинатының кадрлар бүлегенең хәрби учеты буенча өлкән инспектор, аннан соң Гражданнар саклау курслары начальнигы, Казакъстан ДОСААФ үзәк комитетының авиация бүлегенең дельтаплан спорты буенча өлкән тренер булып эшли, аннары Алматы аэроклубында эшли.

2000 елның 23 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Алматы өлкәсе Бурундай бистәсе зиратында җирләнгән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү