Марсель Сәлимов, Марсель Шәйнур улы Сәлимов (баш. Марсель Шәйнур улы Сәлимов, 3 гыйнвар 1949, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Сәет-Көрҗә) — Башкортстанның сатира һәм юмор шагыйре һәм язучысы, журналист һәм тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ язучылар (1988) һәм журналистлар (1976) берлекләре әгъзасы, «Һәнәк» журналының баш мөхәррире (19802010), Башкортстан Республикасы журналистлар берлеге рәисе (19962006). Россия фәннәр һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы (2008), Россия әдәбияты академиясенең мөхбир-әгъзасы (2009; 2013 елдан — хакыйкый әгъзасы)[2], Россия шигърият академиясенең мөхбир-әгъзасы (2011), Украина халыкара әдәбият һәм сәнгать академиясе әгъзасы (2014). Россия Федерациясенең (1993) һәм Башкортстан ССРның (1990) атказанган мәдәният хезмәткәре. Башкортстанның халык язучысы (2021).

Марсель Сәлимов

М.Ш. Сәлимов
Псевдонимнар: «Мар. Сәлим», «С. Әлимов», «Т. Сәетов»,
«И. Гарәфи», «С. Таныпов», «М. Шәйнуров»
Туу датасы: 3 гыйнвар 1949(1949-01-03) (75 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Сәет-Көрҗә
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1982-2024
Юнәлеш: сатира, юмор
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт, татар, рус
Дебют: «Серләр капчыгы» (1982)[1]
Премияләр: Шәһит Ходайбирдин премиясе
Бүләкләр: Дуслык ордены (Россия)
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
Башкортстанның халык язучысы (2021)

Тормыш һәм хезмәт юлы үзгәртү

 
М.Ш. Сәлимов
 
Чуаш телендәге китабы. 2010
 
Уфада чыккан китабы.

Марсель Шәйнур улы Сәлимов 1949 елның 3 гыйнварында Башкортстан АССР Борай районының Сәет-Көрҗә авылында туган.
19561964 елларда үз авылларындагы сигезьеллыҡ мәктәптә укый, 1966 елда Калтасы районының Красный Холм авылындагы урта мәктәпне тәмамлый.
1966 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Биредә яхшы укучы филологларга бирелә торган Радищев стипендиясен алып укый, әлеге уку йортының иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм гыйльми эшләр белән даими шөгыльләнгән өчен Башкорт дәүләт университетының ВЛКСМ һәм профсоюз комитетларының Мактау кәгазенә лаек булып, 1971 елда университетны «кызыл диплом» белән тәмамлый. Шул ук елда, Совет Армиясенең запастагы офицеры буларак, хәрби хезмәткә алына һәм ССРБ Кораллы көчләренең Төньяк гаскәри төркеме составында Польша Халык Республикасы территориясендә ике ел хәрби хезмәт үтә. Хәрби һәм сәяси әзерлектәге уңышлары, үрнәк тәртибе һәм фидакәр хезмәте өчен Мактау грамотасы белән армиядән кайткан Марсель Сәлимов — отставкадагы майор.
1973 елда запаска кайтарылганнан соң, ул хезмәт эшчәнлеген республика сатира һәм юмор журналы «Һәнәк»тә әдәби хезмәткәр булып башлый. Журналистикада җитәрлек тәҗрибә туплаган һәм абруйлы Свердловск югары фирка мәктәбен «кызыл диплом»га тәмамлаган Марсель Сәлимов 1980 елда басманың баш мөхәррире итеп билгеләнә. Бу вазифада 2010 елда лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1992 елда нәкъ аның башлангычы белән «Һәнәк» журналының русча варианты — «Вилы» нәшер ителә башлый.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Марсель Сәлимов мәктәп елларыннан ук актив җәмәгатьче булып үсә. Урта сыйныфларда укыганда пионер отряды шурасы рәисе һәм стена газетасы мөхәррире вазифаларын башкару белән бергә, үзешчән сәнгать смотрларында һәм спорт ярышларында да даими катнашучы һәм күп очракта җиңүче була. 1963 елда комсомолга алына, һәм аны сыйныф комсоргы итеп сайлыйлар. Бу җәмәгать эшләрен ул Башкорт дәүләт университетында укыганда да дәвам итә: төркем комсоргы, факультетның ВЛКСМ бюросы әгъзасы. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә, подразделение комсомол оешмасы сәркатибе, азактан хәрби частьның ВЛКСМ комитеты сәркатибе урынбасары итеп сайлана.

Алдагы елларда Марсель Шәйнур улы үзенең көндәлек хезмәт эшчәнлеген республикадагы һәм югарырак дәрәҗәдәге җәмәгать эшләре белән бергә уңышлы алып бара. 1973 елда коммунистлар фиркасенә кабул ителә, редакциядәге беренче фирка оешмасы сәркатибе һәм КПССның Башкортстан өлкә комитетының штаттан тыш инструкторы була.

19962006 елларда җәмәгать башлангычында Башкортстан Республикасы журналистлар берлеге рәисе вазифасын башкара.

I (1995) һәм II (2002) Бөтендөнья башкорт корылтайларында делегат булып катнаша.

Башкорт Википедиясенең 10 еллыгына багышланган Вики-Сабантуй 2015 чарасында катнаша. Изге эш белән шөгыльләнгән иреклеләрне (рус. доброволец) дәртләндерүче телмәр тота, җәмгыятьнең рәхмәтләрен җиткерә, китапларын актив иреклеләргә бүләк итә. Чара турында матбугат аша җәмгыятькә җиткерә[3].

Иҗаты үзгәртү

Марсель Сәлимовның әдәби иҗатка һәвәслеге бик иртә ачыла. 1957 елда, II сыйныфта укыганда, ул үзенең беренче шигырен, аннары мәктәп стена газетасына мәкаләләр яза. «Ленин байрагы» (Борай районы) газетасында аның беренче мәкаләсе 1961 елда басыла, һәм ул басманың яшь хәбәрчесе булып китә. Аннары республика балалар һәм үсмерләр газетасы «Башҡортостан пионеры»нда (хәзерге «Йәншишмә»), Кызыл таң республика газетасында аның хәбәрләре, ә 1963 елда «Һәнәк» журналында беренче фельетоны дөнья күрә. 1964 елда үзенең беренче юмористик хикәясе белән «Башҡортостан пионеры» газетасы игълан иткән бәйгедә җиңеп чыга. Шул ук елда Марсельнең шигыре беренче тапкыр Башкортстан радиосы эфирыннан яңгырый, ул Борай районының «Алга» газетасы үткәргән «Иң яхшы очерк» бәйгесендә икенче урынны яулый.

Әдәби иҗат юлыннан кыю атлаучы 1965 елда «Яшь хәбәрче» исемле беренче повестен язарга тәвәккәлли. Бу әсәр ул вакытта Башкортстан язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшләгән күренекле язучы Фәрит Исәнгуловның уңай бәясен ала. Марсель Сәлимовның алдагы елда «Башкортстан пионеры» газетасында басылган «Сер капчыгы» комедиясе[4] күп мәктәпләрнең үзешчән сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.

Башкорт дәүләт университетында уку еллары үзен әдәбияттан башка күз алдына да китермәгән егет өчен чын мәгънәсендә өлгерү чоры була. Ул, дәртләнеп, филология факультетында эшләп килгән «Акчарлаклар» әдәби-иҗат түгәрәгендә шөгыльләнә, аның старостасы итеп сайлана. Республика газета һәм журналларында мәкалә һәм хәбәрләрен даими бастыра, «Башкортстан пионеры» газетасының һәм Башкортстан АССР радио һәм телевидение комитетының штаттан тыш хәбәрчесе була. 19711973 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә хәрби хезмәттә булганда, Төньяк гаскәри төркем органы «Знамя победы» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була. 1972 елда балалар өчен «Батыр ярасыз булмый» дип исемләнгән маҗаралы повесть яза.

Марсель Сәлимовның шигырьләренә композиторлар Рим Хәсәнов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Вәсил Хәбисламов, Рәис Хәннанов, Мөдәрис Мырзаханов, Мөдәрис Газетдинов, Артур Булатов җырлар язган.

Әдип тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Ул М.Н. Задорнов, Л.С. Ленч, П.П. Ребро, М.Г. Семенов һ.б. әсәрләрен башкортчага тәрҗемә иткән.

Үзенең шигырь һәм хикәяләрен «Мар. Сәлим», «С. Әлимов», «Т. Сәетов», «И. Гарәфи», «С. Таныпов», «М. Шәйнуров» һәм башка иҗади псевдонимнар белән дә бастыра.

Язучының әсәрләре азәрбайҗан, белорус, болгар, инглиз, итальян, казакъ, кыргыз, латыш, литва, чирмеш, мукшы, алман, чуаш, таҗик, татар, төрек, төрекмән, ар, украин, үзбәк, шевит, якут һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән, аның китаплары Уфа, Мәскәү, Казан, Чабаксар һәм башка калаларда дөнья күрде.

Марсель Сәлимов «Россиянең иң яхшы шагыйрьләре һәм язучылары-2013» бәйгесендә җиңүче була. «Алтын каурый» билгесе (2014) һәм «Мәгърифәткә керткән өлеше өчен» (2014) орденнары белән бүләкләнә[5]. Иҗади казанышлары өчен ул шулай ук В.В. Маяковский ордены (2015) һәм «Фидакәр хезмәте өчен» (2013), М.Ю. Лермонтов (2014), А. Мицкевич (2015) медальләре белән дә бүләкләнде. Әдипкә төрле дәрәҗәдәге бихисап Мактау грамоталары бирелгән.

2015 елның 1 апреле — Көлке көнендә Марсель Сәлимов «Билдән югары юмор» (Юмор — выше пояса) (2014) дигән китабы өчен өченче тапкыр халыкара әдәби премиягә лаек булды. Чираттагысы — Н.В. Гоголь исемендәге «Триумф» халыкара премиясе. Ул 1998 елда булдырылган. Моңа кадәрге лауреатлар арасында Украина, АКШ, Бөекбритания, Алмания, Франция, Италия, Канада, Австралия, Россия, Бельгия, Бразилия, Швеция, Болгария, Словакия, Польша, Исраил, Македония, Латвия, Гөрҗистан, Әрмәнстан, Молдова, Беларус, Казакъстан, Төрекмәнстанның билгеле язучылары, тәрҗемәчеләре, галимнәре, журналистлары, меценатлары, җәмәгать эшлеклеләре, театр һәм кино актерлары, музыкантлары, рәссамнары, мәгариф һәм мәдәният хеҙмәткәрләре бар.

«Башинформ» агентлығы (Ләйлә Аралбаева) хәбәр итүенчә, Мәскәүдә рус телендә Марсель Сәлимовның сатирик повесте, иронияле һәм юмористик хикәяләре тупланган «Миссия той пассии» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күргән[6].

2015 елның июнь азагында Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында билгеле язучы-сатирик, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимовның «Заманына күрә көлкесе» исемле китабы 1000 данә тираж белән дөнья күрде. Бу турыда «Башинформ» мәгълүмат агентлығы (Ләйлә Аралбаева) хәбәр итте[7]. Анда тупланган әсәрләр дүрт бүлек итеп бирелгән: «Чәнечкеле чәчмәвер» дип аталган беренчесендә сатирик хикәяләр, фельетоннар һәм юморескалар тупланса, «Шаян шигърият» дип исемләнгән икенчесендә шигырьләр, эпиграммалар һәм мәсәлләр урын алган. Авторның юмористик монологлары, скетчлары һәм сценарийлары өченче бүлек — «Сәер сәхнә»дә, күңелле хатирәләре, очерклары һәм язмалары «Кызыклы каләм» баш астындагы соңгысында җыелган.
Үзенең яңа җыентыгында Марсель Сәлимов безнең тирә-яктагы чынбарлыкка хас күп төрле проблемаларны бик вакытлы һәм үзенчәлекле сурәтли, кире күренешләрне каләм очына элә.

  Анага сабые туган кебек үк язучының яңа китабы чыгуы да шундый ук шатлыклы вакыйга, — ди сатирик үзе. — Өстәвенә миңа бу «баланы» озак көтәргә туры килде. Күп әсәрләр төрле телләрдәге җыентыкларда басылган, менә, ниһаять, туган телемдә дә китабым басылып чыкты!  

2015 елның 21 июлендә «Башинформ» агентлығы (Ләйлә Аралбаева) тагын бер яңалык турында хәбәр итте[8]: Интернациональ язучылар берлеге башлангычы белән XXI гасыр башында яшәп-иҗат иткән язучыларга «китап-һәйкәл» дөнья күргән. Тиражы биш мең данә булган «Автограф» исемле бу басманың беренче томы «үзләрен күрсәткән авторларга, иҗади берлекләр әгъзаларына багышланган, аларның барысы да сайлап алу үткән» дип билгеләнә китапның баш сүзендә. Бу үзенчәлекле җыентыкта Башкортстанның танылан шагыйре Марсель Сәлимовның да бер шәлкем шигыре урын алған.

Әдипнең китап укучылар белән аралашулары үзгәртү

 
Ибраһим Абдуллинның Марсель Сәлимовка язган хатлары.

Марсель Сәлимовның китап укучылар белән бәйләнешләре бер көнгә дә диярлек өзелгәне юк. Мондый очрашуларның ике як өчен дә уңай әһәмияткә ия булуын аерым билгеләргә кирәк. Яшьләре, белем дәрәҗәләре, хезмәт юнәлешләре төрле булган әдәбият сөючеләр, бигрәк тә сатира һәм юморны үз итүчеләр, әдип укуында аның әсәрләрен тыңлый, теләгәннәр аннан автограф ала, ә кайберәүләр аның белән ихлас аралаша, төрле темаларга фикер алыша. Язучы исә бу очрашулардан әсәрләре өчен яңа темалар алып кына кайтмый, иҗаты илһам белән дә тулылана. Үз укучылары белән күзгә-күз очрашуларны Марсель Сәлимов Башкортстан кала һәм районнарында гына түгел, илнең башкаласы Мәскәүдә, Россиянең төрле төбәкләрендә бик актив үткәрүен дәвам итә.

  • «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 2015 елның 17 августында Марсель Сәлимов Кырым Республикасына иҗади сәфәр ясап кайтҡан[9]. Билгеле көлке остасының сатира һәм юмор кичәләре Белогорск районында[10], аның үзәге Белогорск каласында[11] зур уңыш белән үткән.
  • Әдипнең Кырым Республикасына сәфәре барышында, Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, Марсель Сәлимовның ижат кичәләре Антон Чеховның Ялта каласындагы йорт-музеенда, рус язучысы исемен йөрткән китапханәдә һәм язучыларның иҗат йортында да оештырылган. Башкортстан вәкиле шулай ук Кара диңгез буенда үткәрелгән «Бергә» (рус. Вместе) XVI халыкара телекинофорум чараларында да катнашкан. Бу хакта Башкортстан язучылар берлеге сайтында мәгълүмат урнаштырылган[12].

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
  • Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1993)
  • Халыкара «Алеко» премиясе (Болгария) лауреаты (1996)
  • Россия журналистлар берлеге премияләре (1996, 2014)
  • Шәһит Ходайбирдин премиясе (1998)
  • Россия Федерациясенең Дуслык ордены (1999)
  • Россия Федерациясенең матбугат эшләре, телерадиотапшырулар һәм гаммәви аралашу чаралары буенча министрлыгының Мактау грамотасы (2003)
  • Россия Федерациясенең статистика буенча дәүләт комитетының «2002 елдагы Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә актив катнашканы өчен» күкрәккә тагыла торган билгесе (2003)
  • Россия журналистлар берлегенең «Россия прессасының 300 еллыгы» истәлекле билгесе (2003)
  • Россия бәйсез һөнәри берлекләр федерациясенең «Россия һөнәри берлекләренә — 100 ел» юбилей медале (2004)
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2004)
  • Сергей Михалков исемендәге халыкара премия (2010)
  • Анталья (Төркия) журналистлар берлегенең «Тынычлык, дуслык һәм туганлык медале (2011)[13]
  • Россия журналистлар берлегенең «Намус. Абруй. Һөнәрлек» исемле югары хөрмәт билгесе (2012)
  • «Алтын каурый» билгесе (2014)
  • «Мәгърифәткә керткән өлеше өчен» ордены (2014)
  • М.Ю. Лермонтов медале (2014)
  • Мәскәү шәһәре хөкүмәтенең «Фидакәр хезмәте өчен» медале (2014)
  • Башкортстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2014)
  • В.В. Маяковский ордены (2015)
  • ЮНЕСКОның А. Мицкевич медале (2015)
  • Россия язучылар берлегенең Мактау грамотасы (2015)
  • Н.В. Гоголь исемендәге «Триумф» халыкара әдәби премиясе (2015)
  • Россия журналистлар берлегенең "Темага тугрылык өчен" премиясе (2015)
  • 2020 ел өчен ЛИффТ әдәби конкурсы (Бөтенроссия әдәбият фестиваленең Алтын медале) лауреаты – «сәламәтләндерүче сатира һәм күңелләргә катыланырга мөмкинлек бирмәүче юмор өчен»[14].
  • Башкортстанның халык язучысы (2021)[15]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Салимов Марсель, archived from the original on 2015-12-24, retrieved 2015-10-01 
  2. Марсель Сәлимов Россия әдәбияты академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайланган
  3. Марсель Сәлимов. Чәйле-мәйсез сабантуй. «Башҡортостан» газетасы. 06.05.2015(үле сылтама)
  4. БР мәдәни дөньясы, archived from the original on 2015-12-24, retrieved 2015-10-01 
  5. http://bashgazet.ru/kultura-i-literatura/12964-altyn-auryyly-satirik.html 2016 елның 9 март көнендә архивланган. |«Алтын каурый»лы сатирик. «Башҡортостан», 25.03.2015
  6. В Москве вышла новая книга башкирского писателя-сатирика Марселя Салимова (рус.)
  7. Башкалада язучы-сатирик Марсель Сәлимовның яңа китабы дөнья күрде (башк.)
  8. Башкорт шагыйре Марсель Сәлимовның шигырьләре Мәскәүдә интернациональ җыентыкта басылып чыкты (башк.)
  9. Кырымда беренче тапкыр башкорт сатирик шагыйре Марсель Сәлимовның кичәсе узды(рус.)
  10. Официальный портал Правительства / Министерство культуры Республики Крым / Культурная жизнь региона / В Белогорске состоялся творческий вечер писателя-сатирика Марселя Салимова 2016 елның 13 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  11. Белогорск снова встречает знаменитостей 2016 елның 4 март көнендә архивланган. // Официальный портал Правительства Республики Крым // Белогорский район(рус.)
  12. Сатирик Мар.Сәлимнең Кырым кичәләре. Башкортстан язучылар берлеге сайты. 10.09.2015 2016 елның 5 март көнендә архивланган.(рус.)
  13. Марсель Салимов награжден турецкой медалью за дружбу, archived from the original on 2011-10-11, retrieved 2015-10-01 
  14. Марсель Салимов стал лауреатом литературного конкурса "ЛИффТ". Союз журналистов России, 08.02.2021(рус.)
  15. Ләйлә Аралбаева. В Уфе на форуме «Писатель ХХI века» Радий Хабиров наградил писателей и поэтов республики. ИА «Башинформ», 28.05.2021(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  1. Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Роберт Баемов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар