Мария фон Эбнер-Эшенбах

Баронесса Мария фон Эбнер-Эшенбах (анда. Marie Freifrau von Ebner Eschenbach; кыз фамилиясе Дубская; 13 сентябрь 1830 ел12 март 1916 ел) — Австрия язучысы, драматург, аңа XIX гасырда язган психологик романнары һәм повестьлары зур популярлык китергән. Иң танылган эше— "Мирское дитя" (1887) романы. Шулай ук үз цитаталары белән билгеле[15].

алман. Marie Ebner von Eschenbach
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2][3][…]
Ватандашлык  Австрия империясе
 Цислейтания[d]
Тугандагы исем алман. Marie Dubský von Třebomyslice
Туу датасы 13 сентябрь 1830(1830-09-13)[2][4][5][…]
Туу урыны замок Здиславице[d], Здиславице, Троубки-Здиславице[6][7]
Үлем датасы 12 март 1916(1916-03-12)[2][4][5][…] (85 яшь)
Үлем урыны Вена, Аустрия-Маҗарстан[8][3][6][…]
Җирләнгән урыны Здиславице
Ата Graf Franz Dubsky[d]
Кардәш Adolf Dubský z Třebomyslic[d] һәм Viktor Dubský von Třebomyslice[d]
Ире яки хатыны Moritz von Ebner-Eschenbach[d]
Язма әсәрләр теле алман теле
Һөнәр төре язучы, драматург, прозачы
Эшчәнлек өлкәсе немецкая литература[d][9]
Активлык урыны Здиславице[10]
Әгъзалык Verein der Schriftstellerinnen und Künstlerinnen Wien[d][11]
Жанр социальный роман[d], хикәя[d], театр, роман һәм роман воспитания[d]
Бүләкләр
 Мария фон Эбнер-Эшенбах Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мария фон Эбер-Эшенбахны кызында немец мәдәниятенә сөю тәрбияләгән үги әнисе карап үстергән. Бу сөю Марияның киләчәк язмышын хәл иткән. Күп милләтле Моравиядәге атасының авылдагы йортында һәм Венада үскәндә ук ул Моравия крестьяннарының һәм Австрия аристократларының тормышын күзәтүе аркасында үз әсәрләрендә аларны бик якты чагылдырган[16].

18 яшендә ул хәрби инженер булып эшләгән барон Э-гә кияүгә чыккан. Венадагы Бург-театрының йогынтысы астында ул үзенең язучылык көчен драматургияда сынап караган, тик аның Карлсруэда куелган "Maria Stuart in Schottland" (1860) трагедиясе зур уңышка ирешмәгән; аның эзеннән "Marie Roland" (1867), "Doctor Ritter" (1872) һәм "Männertreue" (1874) комедиясе басылып чыккан[16].

"Erzählungen" (1875) пьесасы язучының сәләтен нык ачкан, шулай ук "Dorf - und Schlossgeschichten" (1883) пьесасы да хаклы рәвештә Марияны немец язучы хатын-кызлары арасында аны беренче урынга чыгарган. Тумышы һәм тормышка карашы белән чын аксөяк хатын-кыз язучысының әсәрләренә тормышны гадел сурәтләү белән беррәттән нечкә юмор да хас.[16].

Китерелгән әсәрләрдән тыш, "Gesammelte Schriften" (1892 г., 6. к.) Э.җыентыгына "Aphorismen" (1880), "Parabeln, Märchen und Gedichte" (1892), "Dorfund Schlossgeschichten" (1888) яңа сериясе, "Das Gemeindekind" (1888) һәм "Unsühnbar" (1890) повестьләре кергән.  Басма тулы түгел: аңа "Ein kleiner Roman" (1889) һәм күп кенә соңгы чорда язган хикәяләре керми калган. ЭСБЕ нигезендә, иң яхшы хикәяләре : "Jakob Szela", "Die Unverstandene auf dem Dorfe", "Er lässt die Hand küssen", "Lotti, die Uhrmacherin", "Nach dem Tode", "Wieder die Alte", "Die Freiherrn von Gemperlein", "Oversberg", "Die Kapitalistinnen", "Zwei Komtessen", "Glaubenslos", "Rittmeister Brand", "Bertram Vogelweid"[16].

Аз-маз аның тормышта күзәтүләр даирәсе киңәйгән, ул шулай ук буржуазия белән танышкан һәм аларны әсәрләрендә сурәтләгән; шулай ук ялчыларның да төрле типтагы киң галереясы язучының иҗатында зур урын биләгән. Эбер-Эшенбахның төп өстенлеге — хикәя осталыгы; хикәянең хәрәкәте— аның төп максаты; аерым характерлар, уратып алган мөхит, характерларның күңел хәле хикәяне язуда аңа хезмәт итә.

Рус телендә беренчеләрдән булып Эбер-Эшенбах түбәндәге әсәрләре басылган: «Питомец общины» («Вестник иностранной литературы», 1892); «Примерный ученик» («Кн. Нивы», 1899, № 5); «Ученик первого разряда» («Русская мысль», 1900, № 10); «С отличием» («Русский вест.». 1901, № 9); «Мирское дитя» (1897); «Клятва» («Живоп. обоз.», 1898, № 3); «Сжечь не распечатывая»; «Старая собака»; «Первенец» («Русский вестник», 1901, №№ 11-12)[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #51684049 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Blumesberger S. Handbuch der österreichischen Kinder- und Jugendbuchautorinnen — 2014. — ISBN 978-3-205-78552-1
  4. 4,0 4,1 filmportal.de — 2005.
  5. 5,0 5,1 FemBio database
  6. 6,0 6,1 Schmid-Bortenschlager S., Schnedl-Bubeniček H. Österreichische Schriftstellerinnen 1880–1938: Eine Bio-BibliographieStuttgart: Akademischer Verlag Hans-Dieter Heinz, 1982. — ISBN 978-3-88099-123-1
  7. Gadzinski A. KALLIOPE Austria: Frauen in Gesellschaft, Kultur und WissenschaftWien: Bundesministerium für Europa, Integration und Äußeres, 2015. — ISBN 978-3-9503655-5-9
  8. Эбнер-Эшенбах Мария фон // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  9. Чешская национальная авторитетная база данных
  10. Vědecká knihovna v Olomouci REGO
  11. Baumgartner M. 23 // Der Verein der Schriftstellerinnen und Künstlerinnen in WienBöhlau Verlag, 2015. — ISBN 978-3-205-20168-7, 978-3-205-79702-9 — doi:10.7767/9783205201687
  12. http://geschichte.univie.ac.at/en/persons/maria-freifrau-von-ebner-eschenbach-dr-phil-hc
  13. http://scopeq.cc.univie.ac.at/Query/detail.aspx?ID=68635
  14. (unspecified title)ISBN 978-80-87057-50-6
  15. q:Мария фон Эбнер-Эшенбах Викиөҙөмтәлә
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 16,4 Эбнер-Эшенбах, Мария // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.