Мариу́поль (укр. Маріу́поль, рус. Мариуполь, грек. Μαριούπολη) — Украинаның Донецк өлкәсендәге шәһәр, халык саны буенча өлкәдә икенче урында. Мариуполь районының администраив үзәге (район составына керми). 2022 елның февраль ахырыннан МХО нәтиҗәсендә Россия контроле астында. 2022 ел сентябрендә үткәрелгән референдум нигезендә РФ эченә керә, ләкин шуны күпчелек дөнья илләре танымый. Сугыш нәтиҗәсендә күп кеше я һәләк була, я шәһәрдән качып китә, төгәл саны билгесез.

Мариуполь
Карта
Ил Украина
Координатлар 47°7'50"тн, 37°33'50"кнч
Башлык Вадим Сергеевич Бойченко[d]
Нигезләнгән XVI век
Элеккеге исемнәр 1778 елга кадәр — Домаха
(Кальмиусская паланка)

1780 елга кадәр — Павловск
1948 елга кадәр — Мариуполь
1989 елга кадәр — Жданов
Мәйдан 284,0 км²
Халык саны 482 000 кеше
Халык тыгызлыгы 2 900 кеше/км²
Сәгать кушагы UTC+2
Телефон коды 629
почта индекслары 87500—87590
Рәсми сайт marsovet.org.ua
Кардәш шәһәрләр Савона[1], Цицикар[d][2][3][4], Сәләник[1], Гданьск[1], Трабзун, Санто-Северина, Львов[1], Кәфә[1], Коломыя[1], Пирей[d][1], Переяслав[1], Бакчасарай[1], Макиивка[1], Славута[1], Херсон[1] һәм Вилнүс[5]

Халык саны буенча Украинада беренче дистәдә (2022 елга кадәр).

География үзгәртү

Мариуполь Азак диңгезенең ярында, Кальмиус елгасының тамагында урнашкан.

Климат үзгәртү

Мариуполь (1993-2013 еллар) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −0,5 0,1 5,2 13,4 20,1 25,1 28,1 27,6 21,3 13,9 5,9 0,9 13,4
Уртача температура, °C −2,4 −2,2 2,5 10,0 16,3 20,8 23,7 23,1 17,3 10,8 3,7 −1 10,2
Уртача минимум, °C −4,2 −4,6 −0,1 6,7 12,4 16,5 19,3 18,6 13,3 7,6 1,4 −2,8 7,0
Явым-төшем нормасы, мм 45 36 35 28 31 46 31 28 32 31 39 42 424
Чыганак: weatheronline.co.uk.

Тарих үзгәртү

 
Шәһәр үзәгендә

Элек Мариуполь урынында Домаха исемле казаклар ныгытмасы урнашкан була. 1778 елда биредә шәһәр нигезләнә (Павловск исеме астында).

1780 елда шәһәргә Кырымнан сөрелгән юнаннар килеп урнаша һәм аңа Мариуполь исеме кушыла. XIX гасыр азагында шәһәрдә тимер юл, яңа эре порт һәм металлургия заводлары барлыкка килә. Индустриализация елларында биредә «Азовсталь» заводы һәм башка төрле ширкәтләр төзелә. Шәһәр алман оккупацияне һәм 1990-еллардагы икътисади төшүне кичергән. Әлеге вакытта Мариуполь — Донецк өлкәсенең әһәмиятле икътсади үзәге, шуның белән бергә, ул ял урыны да булып тора. Шәһәр — Украиндагы юнан мәдәниятенең танылган үзәге.

2014 елның июль[6] — октябрендә[7] Донецк өлкәсенең вакытлы башкаласы булып торган.

Халык үзгәртү

1897[8] 1926[8] 1939[8] 1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2001[13]
31 116 40 825 221 529 283 570 416 927 502 581 518 933 492 176

Милли состав (2001): украиннар — 47,6%, руслар — 43,4%, юнаннар — 6,5%
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 89,5%, украин теле — 9,9%.[14]

Административ бүленеш үзгәртү

 
Мариуполь шәһәр советы составы:
Мариуполь районнары:      Кальмиус     Сул як яр     Диңгез буе     Үзәк Торак пунктлары:
1 — Сартана
2 — Старый Крым
3 — Талаковка
4 — Гнутово
5 — Ломакино
  1. Диңгез буе районы
  2. Кальмиус районы
  3. Үзәк районы
  4. Сул як яр районы

Кардәш шәһәрләр үзгәртү

Танылган шәхесләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Мотиенко Я. В., Александрович Э. П., Славянск, фотоальбом, стр. 82, тираж 30000 экз. Издательство: «Мистецтво», Киев, 1976

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/e/e0/%D0%9C%D0%B0%D1%80%D1%96%D1%83%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D1%8C%2C_%D0%BC%D1%96%D1%81%D1%82%D0%B0-%D0%BF%D0%BE%D0%B1%D1%80%D0%B0%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%B8.pdf
  2. http://english.qqhr.gov.cn/youhaochengshi.php
  3. http://www.qqhr.gov.cn/qqhe/c103770/202312/c02_431567.shtml
  4. http://www.qqhr.gov.cn/qqhe/c103770/ztzl.shtml
  5. https://vilnius.lt/lt/tarptautinis-bendradarbiavimas/
  6. http://www.president.gov.ua/news/30513.html
  7. Донецкую обладминистрацию разместят в Краматорске, а силовые структуры - в Мариуполе, - Кихтенко, Цензор.нет (13.10.14).
  8. 8,0 8,1 8,2 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
  13. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-31, retrieved 2014-04-17 
  15. План совместных мероприятий городов-побратимов: город Железногорск Курской области (Россия) и город Мариуполь Донецкой области (Украина) на 2011 год.
  16. Цицикар /КНР/ и Мариуполь /Украина/ — города-побратимы, archived from the original on 2021-06-13, retrieved 2014-04-17 

Сылтамалар үзгәртү