Марис Нәзиров, Мариc Назиф улы Нәзиров (1949 елның 4 августы, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Каракөчек2013 елның 3 феврале, РФ, БР, Уфа) — журналист, шагыйрь, 1970 елдан ССРБ Журналистлар, 2000 елдан РФ (БР) Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2004).

Марис Нәзиров

Тугач бирелгән исеме: Мариc Назиф улы Нәзиров
Туу датасы: 4 август 1949(1949-08-04)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы , Каракөчек
Үлем датасы: 3 февраль 2013(2013-02-03) (63 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1973—2013
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Йолдызлар табын кора» (1992, Уфа)
Бүләкләр: БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 4 августында Башкортстан АССР Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туган. 1966 елда Үрнәк урта мәктәбен тәмамлагач, Благовещен районының Карагай Күл сигезьеллык мәктәбендә алман теле, математика һәм сызым укыта. Чакмагышка кайтып, «Игенче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Бөре дәүләт педагогия институтын (2012 елдан Башкортстан дәүләт университетының Бөре академиясе (филиалы)) тәмамлагач, шул уку йортында (рус һәм чит илләр халыклары әдәбияты кафедрасында) эшкә калдырыла. Вузның «За педагогические кадры» газетасының җәмәгать башлангычындагы мөхәррире вазифасы да йөкләнә

19721973 елларда хәрби хезмәттә була: Төрекмәнстанныж Кушка (1999 елдан Сәрхәтабад) шәһәрендә урнашкан мотоукчылар дивизиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Уфада татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасында егерме елга якын эшли: авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре, БАССРның көньяк төбәгендәге үзхәбәрчесе, икътисад мәсьәләләре буенча мөхәррир-күзәтүче вазифасында була. 1993 елда татар телендә чыга башлаган «Гасыр» атналыгына җаваплы сәркатип булып күчә. 1995 елның мартында «Тулпар» журналына күчә, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

20002002 елларда ТР Аксакаллар Шурасының БР һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенроссия «Мәгариф» фонды Башкортстан бүлекчәсенең «Мәгърифәт» нәшрияты әдәби мөхәррире, баш мөхәррире, «Башкортстан» газетасының Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары буенча үзхәбәрчесе булып эшли. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районының «Игенче» газетасы баш мөхәррире, 2004 елдан «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы ДУП директор-мөхәррире.

Иҗаты үзгәртү

Әдәби иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. Беренче шигырьләре «Яшь көчләр», «Җырлар», «Җырлыйк, дуслар», «Ак Һәм Кара» күмәк җыентыкларында дөнья күрә. Татар телендә иҗат итә[1]. Унбер шигырь китап авторы. Шигырьләре башкорт, рус, чуаш, инглиз, алман, төрек телләренә тәрҗемә ителгән. Йөздән артык җырның (Нур Даутов, Рим Хәсәнов һ. б.) сүзләре авторы. ПЕН-клубка, Татар ПЕН-үзәгенә (1997) кабул ителә. М. Нәзиров — татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро, Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында татар телендә дөнья күреп килгән «Акчарлак» альманахы редколлегия әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында катнаша[2].

Китаплары үзгәртү

  • Йолдызлар табын кора: шигырьләр. Уфа: Иҗат, 1992[3].
  • Янә утларга керәм: шигырьләр. Уфа: Китап, 1994.
  • Еллар кары: шигырьләр. Уфа: Китап, 2002.
  • Айгөл чебеш үстерә: шигырьләр. Чакмагыш: Чакмагыш мәгълүмат үзәге, 2005. Багышлаулар: шигырьләр. Чакмагыш: Чакмагыш мәгълүмат үзәге, 2007.
  • Чакматаш: шигырьләр. Уфа: Китап, 1982. (башк.)
  • Мәңгелек очыш: шигырьләр. Уфа: Китап, 1986. (башк.) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2004 — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Попробуй не летать, когда крылья есть». «Пульс-М», 2.08.2019(рус.)
  2. Владимир Романов. Он беззаветно любил родную землю (К 65-летию со дня рождения поэта Мариса Назирова) 2020 елның 25 февраль көнендә архивланган.. ИА «Башинформ», 4.08.2014
  3. Рәиф Әмиров. Беренче карлыгач. 2017 елның 8 октябрь көнендә архивланган. «Аргамак», 1994 ел, 10нчы сан.