Марина Цветаева, Марина Иван кызы Цветаева, рус. Цветаева Марина Ивановна (1892, Мәскәү-1941, Алабуга) — рус шагыйрәсе, тәрҗемәче.

Марина Цветаева

М.И. Цветаева (1892-1941)
Туу датасы: 8 октябрь 1892(1892-10-08)
Туу урыны: Мәскәү
Үлем датасы: 31 август 1941(1941-08-31) (48 яшь)
Үлем урыны: Алабуга
Милләт: рус
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Франция Франция
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1908-1941
Юнәлеш: поэзия, проза
Жанр: поэма, шигырь, очерк
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Кичке альбом» (1910)
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты үзгәртү

 
Ире Сергей Эфрон
 
Кызы Ариадна. 1926

1892 елның 26 сентябрендә (8 октябрендә) Мәскәүдә туган. Әтисе — Иван Владимирович Цветаев (1847-1913) Владимир губернасы Талица авылыннан, үз тырышлыгы һәм таланты нәтиҗәсендә, күренекле филолог һәм сәнгать белгеченә әверелә, Мәскәү университеты профессоры, Румянцев музее директоры дәрәҗәләренә ирешә, Пушкин музеен нигезләүче була. Әнисе — Мария Александровна Мейн (1868-1906) руслашкан алман-поляк гаиләсеннән чыккан, А.Г. Рубинштейн шәкерте булган музыкант.

Балачагы һәм үсмерчагы Мәскәүдә һәм Калуга губернасы Таруса шәһәрендә, шулай ук чит илләрдә (Италия, Швейцария, Алмания, Франция) уза. Кечкенәдән музыка мәктәбендә белем ала, Лозанна һәм Фрейбургта католик пансионнарында, Ялтада кызлар гимназиясендә, Мәскәүдә шәхси пансионнарда (Брюхоненко гимназиясенең 7 сыйныфын бетерә) укый. 16 яшендә Парижга китеп, Сорбонна университетында иске француз әдәбияты тарихы курсын тыңлый.

6 яшеннән шигырьләр (русча, алманча, французча) яза.
16 яшеннән шигырьләре басыла башлый. 1910 елда 500 данә тираж белән «Кичке альбом» (рус. Вечерний альбом) җыентыгы нәшер ителә. Валерий Брюсов, Николай Гумилев, Михаил Волошин М. Цветаеваның әлеге шигырьләренә югары бәя бирә.

1911 елның язында Кырымда, Күктүбәдә (кырымтат. Köktöbel, Коктёбель) шагыйрь Михаил Волошин йортында яши. 1912 елның гыйнварында Кырымда үзеннән бер яшькә яшьрәк булган Сергей Эфронга (1893-1941) кияүгә чыга. 1912 елның сентябрендә кызы Ариадна (1912-1975), 1917 елның апрелендә икенче кызы Ирина (1917-1920) туа.

1912 елда икенче шигырьләр җыентыгы — «Тылсымылы фонарь» (рус. Волшебный фонарь) чыга.
1917 елның языннан тормышында авыр көннәр башлана. Иреннән 4 ел бернинди хәбәр булмый. 1919 елда кызларын Мәскәү өлкәсендәге приютка бирергә мәҗбүр була, кечесе шунда ачтан үлә. Санитар поездында хезмәт иткән ире Ватандашлар сугышында аклар ягында катнаша, соңыннан мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була.
1921 елның 14 июлендә, иреннән хәбәр килгәч тә, М. Цветаева Россиядән мөһаҗирлеккә китәргә була.

Мөһаҗирлектә үзгәртү

Берлин үзгәртү

1922 елның 15 маенда Берлинга килеп җитә. Берлинда ул вакытта әдәби мохиттә җанлылык хөкем сөрә, күп кенә рус нәшриятлары эшли. Мөһаҗир язучылар гына түгел, Алмания белән Совет Россиясе арасында дустанә мөнәсәбәт булудан файдаланып, күп кенә совет язучылары да Берлинга килә: А. Ремизов, М. Горький, А. Толстой, Н. Крандиевская, В. Ходасевич, Н. Берберова. Берлинда М. Цветаева Сергей Есенин, Андрей Белый белән очраша. Илья Эренбург М. Цветаевага рус пансионына урнашырга ярдәм итә. Ире Сергей Эфрон да Праһадан Берлинга килә. Берлинда ике ай ярым яшәгән вакытта шагыйрә 20 шигырь яза.

Праһа үзгәртү

1922 елның 1 августында Праһага киләләр. Ире Сергей Эфрон Чехиянең Томаш Масарик хөкүмәте биргән стипендиягә Праһа университетында укый. Очсызрак торак эзләп, гаиләгә Праһа, Горние Мокропсы, Иловищи, Дольние Мокропсы, Вшеноры шәһәр һәм авылларында күченеп йөрергә туры килә. 1925 елның 1 февралендә улы Георгий (гаиләдәге кушаматы Мур) (1925-1944) туа. Чехиядә 3 ел яшәү чорында Марина Цветаева өлгергән шагыйрьгә әверелә. Ул чор иҗатының төп темасы — мәхәббәт фәлсәфәсе, мәхәббәт психологисе. Чехиядә мөһаҗирлектә вакытта Мәскәүдә яза башлаган «Молодец» әкият-поэмасын, шулай ук урта гасырлар легендасына нигезләнгән «Крысолов» поэмасын төгәлли. Шигырьләре Праһада нәшер ителүче «Воля России» журналында басыла.

Франция үзгәртү

1925 елның 1 ноябрендә, Чехиядәге авыр тормыштан гаҗиз булып, балалары белән Парижга күченеп килә. Франциядә Марина Цветаева 13 елдан артык яши: беренче айларда Парижда, 1926 елда Вандея һәм Бельвюда, 1926-1932 елларда Медонада, 1932-1934 елларда Кламарда, 1934-1938 елларда Ванвта, 1938-1939 елларда Парижда («Иннова» кунакханәсендә). Һәр җәйдә балалары белән диңгезгә бара. Әдәби уку кичәләре үткәрү өчен Париждан 1926 елда Лондонга, 1929, 1932, 1936 елларда Брюссельгә барып килә.
Франциядә Марина Цветаева, шагыйрә буларак, тиз танылу ала. 1926 елның 6 февралендә Парижда беренче әдәби кичәсе уза. Әлеге кичә шагыйрәгә дан-шөһрәт, шул ук вакытта көчле көндәшлекне сизгән мөһаҗир язучылар тарафыннан көнчелек тә алып килә. Марина Цветаева Парижда мөһаҗир язучыларның бернинди берлекләренә дә кушылмый. Чагыштырмача мөстәкыйль, ирекле булып кала. Хәтта тәнкыйть мәкаләләре язып, аңлы рәвештә, үзенә ошамаган мөһаҗир язучылар белән туры конфликтка да керә. Советлар Россиясендә калган язучы-шагыйрьләр белән элемтәсен өзми (мәсәлән, «кызыл шагыйрь» Маяковский шигырьләрен французчага тәрҗемә итә, аның үлеменә багышлап реквием яза, шулай ук Брюсовка реквием, Сергей Есенинга поэма багышлый, Пастернак белән хат алыша). Парижда шигырьләрен «Современные записки» журналы һәм «Последние новости» газетасы бастырып чыгара, гаилә шуларның гонорарына яшәргә мәҗбүр була. С.Н. Андроникова-Гальперн җитәкчелегендә «М. Цветаевага ярдәм фонды» да (әдәби кичәләр үткәрү, билетлар сату юлы белән) оештырыла.
Ире Сергей Эфрон Праһада университет тәмамлагач, төрле хезмәтләргә (кинода статист-актер, журналист һ.б.) алынып карый, 1931 елдан башлап, ССРБ гражданлыгы алу артыннан йөри башлый. «Ватанга кайту берлеге» дигән оешманың актив әгъзасына әверелә.
Марина Цветаева һәртөрле сәясәттән ерак тора. «Перекоп» (1929) поэмасын, «Патша гаиләсе турында поэма» яза.
1930 еллардан башлап, проза жанрында иҗат итүгә күчә. Проза әсәрләрен бастырып чыгару, акча эшләү җиңелрәк, дип аңлата: «Стихи не кормят, кормит проза». Автобиографик әсәрләрдән, «Отец и его музей», «Мать и музыка», «Жених», «Дом у Старого Пимена» языла. Үзе яраткан һәм хөрмәт иткән шәхесләр үлеменә багышлап, очерк-реквиемнар да яза: «Живое о живом» (Михаил Волошин), «Пленный дух» (Андрей Белый), «Нездешний вечер» (Мих. Кузмин), «Повесть о Сонечке» (С. Я. Һоллидэй) һ.б. А.С. Пушкинга багышлап язылган очерклары: «Мой Пушкин» (1936), «Пушкин и Пугачев» (1937).

1937 елның мартында башта кызы Ариадна ССРБга, Мәскәүгә китә. Бераздан яшерен генә ире Сергей Эфрон да ССРБга китә. Аларның китүе мөһаҗирләр арасында зур шау-шу куптара, М. Цветаевага кырын караучылар күбәя. М. Цветаева, гаиләсе янына Ватанга кайтырга кирәк булачагын уйлап, архивын тәртипкә китерә. Ярты еллап иҗаты тукталып тора, бары тик 1938 елда алман фашистлары Чехословакиягә бәреп кергәч, антифашистик «Чехиягә шигырьләр» (рус. Стихи к Чехии) языла.
1939 елның 12 июнендә М. Цветаева улы Георгий белән ССРБга китә.

ССРБ үзгәртү

Мәскәү үзгәртү

18 июньдә Мәскәүдә Марина Цветаеваның гаиләсе кушыла. Мәскәү өлкәсендәге Большево бистәсендә (хәзерге Королёв) бергә яши башлыйлар. Бәхетле тормыш озакка бармый: август аенда кызы Ариадна, октябрь аенда ире Сергей кулга алына. М. Цветаевага Мәскәүдә 3, Голицынода 1 фатир алыштырырга туры килә. Франциядән килгән багажны ел буена бирми интектерәләр. Бу чорда күп санлы тәрҗемә (французчадан, алманчадан, грузинчадан, болгарчадан, полякчадан һ.б.) исәбенә яшиләр. 1940 елның көзендә «Гослитиздат» нәшрияты шигырьләр җыентыгын бастыруга әзерли, ләкин тискәре рецензия язылып, китап басылмыйча кала.

Алабуга үзгәртү

 
Алабугада куелган бюст
 
Алабугада М. Цветаева тукталган фатир

Бөек Ватан сугышы башланганда шагыйрә Федерико Гарсиа Лорканы тәрҗемә иткән була. Сугыш башлану кайгысы, улы өчен борчылу шагыйрәне паникага бирелергә мәҗбүр итә. 8 августта улы белән Мәскәүдән пароходта эвакуациягә китә. 18 августта су юлы белән Алабугага килеп җитәләр. 26 августта рус язучыларының күбесе тукталган Чистайга барып, Литфондның ачылачак ашханәсенә савыт-саба юучы итеп эшкә алуларын сорап, гариза яза. 28 августта кире Алабугага кайта. 31 августта, тукталган фатир хуҗалары Бродельщиковлар һәм улы Георгий аэропорт юлында эштә вакытта, 3 хат язып калдырып, асылынып үлә.

Хәтер үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү