Мариан утраулары

Мариан утраулары (Калып:Lang-ch, ингл. Mariana Islands), элек Ладрон утраулары (исп. Islas de los Ladrones — Караклар утраулары) — Тын океанның көнбатыш өлешендәге утраулар төркеме, Микронезиядә.

Мариан утраулары
Калып:Lang-ch, ингл. Mariana Islands
16°37′00″ т. к. 145°37'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Иң эре утрауГуам
Гомуми мәйдан1018 км²
Иң биек ноктасы965 м
ИлләрТөньяк Мариан утраулары Төньяк Мариан утраулары
Гуам Гуам
Мариан утраулары (Океанлык)
Халык саны (2010 ел)213 241 кеше
Халык тыгызлыгы209,471 кеше/км²
 Мариан утраулары Викиҗыентыкта

Мәйдан 1,1 мең км². 15 эре һәм берничә вак утрау һәм рифлардан гыйбарәт. Килеп чыгышы ягыннан мәрҗән һәм вулканик утраулар. Җир тетрәүләр еш була. Иң биек ноктасы — 965 м. Фосфорит, күкерт, тимер һәм марганис рудасы чыганаклары бар.

Тропик пассатлы климат. Елга 1800–2100 мм явым төшә. Тайфуннар була. Көньяк һәм көнчыгыш тау битләүләре даим яшил тропик урманнар белән капланган, төньякта ксерофит үсемлекләре үсә. Һинд чикләвеге пальмасы, банан, цитрус үсемлекләр үстерелә. Пахта, шикәркамыш игелә, каһвә җитештерелә. Балык тотыла.

Мариан утрауларына аурупалылардан иң беренче булып 1521 елда Фернан Магеллан килеп җиткән һәм утрауларны Испания кыйралы Филипп IVнең тол хатыны исеме белән атаган.

Моны да карагыз үзгәртү