Маргарет Шведская

Маргарет Дезире Виктория, миссис Амблер (швед. Prinsessan Margaretha Désirée Victoria Ambler, 31 октябрь 1934 ел, Хага сарае, Сольна, Стокгольм) — швед принцессасы, принц Густав, герцог Вестерботтенский һәм принцесса Сибилла Саксен-Кобург-Готскаяның олы кызы. Король Карл XVI Густавның дүрт апасының берсе.

Маргарет Шведская
Туган 31 октябрь 1934(1934-10-31)[1] (89 яшь)
Дворец Хага[d], Сольна[d], Стокһолм ләне[d], Швеция
Ватандашлыгы  Швеция
Әлма-матер Franska Skolan[d]
Һөнәре дипломат
Җефет Джон Амблер[d]
Балалар Sibylla Ambler[d][1], Charles Ambler[d][1] һәм James Ambler[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Карл XVI Густав[d], Дезире Шведская, Кристина (Швеция принцессасы) һәм Биргитта Шведская[d]

 Маргарет Шведская Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Дворец Хага — ял фасад.

Принцесса Маргарет Дезире Виктория Шведская 1934 елның 31 октябрендә туа, принц Густав, герцог Вестерботтенский һәм принцесса Сибилла Саксен-Кобург-Готская гаиләсендә беренче бала була. Гаиләдә биш бала туа: Маргарет ( 1934), Биргитта (1937), Дезире (1938), Кристина ( 1943) һәм озак көтеп алынган варис принц Карл ( 1946) — 1973 елдан Швеция короле. Бөтен принцессалар да Хага Сараенда туа, һәм бала чактан аларны Хага принцессалары дип атыйлар. Маргарет гаиләдә олы бала булуга карамастан, ул беркайчан да швед тәхете варисы дип исәпләнелми, чөнки ул вакыттагы Конституция таҗ варисы булу исемлегенә хатын-кызларны кертми.

Принцесса белемне Хага сараенда шәхси укытучылардан ала, аннары Стокгольм тегү мәктәбендә һәм Марта мәктәбендә укый. Принцессага белем бирү белән Дания королевасы Ингрид шәхсән шөгыльләнә[2].

1947 елда Маргаретның атасы авиация һәлакәтендә һәлак була. Аның вафатыннан соң 1950 елда гаилә Стокгольмдагы Король сараена күченә. Укытучылар Маргаретнең музыкаль сәләткә ия булуы турында әйтәләр.

1958 елның башында ул пианист Роберт Дургас-Хьюмны очрата. Алар арасында мәхәббәт уты кабына, хәтта ярәшүләре турында игълан итәргә дә җыеналар. Әмма король гаиләсе басымы астында туй булмый. Соңрак Робин инглиз принцессасы Елизавета II-нең сеңлесе Маргаретка да гашыйк була. 1968 елда Робин үз-үзенә кул сала.

 
Маргарет в день своей свадьбы.

1963 елда принцесса икенче бер инглизне - Джон Амблерны очрата. 1964 елның февралендә алар никахлаша. Шул ук елның 30 июнендә Эланд утравында алар өйләнешә. Бу туй шәхси чара булып исәпләнә, һәм колачы буенча Стокгольмда[3] кияүгә чыккан сеңеләренең туйларыннан күпкә кайтыш була. Туйдан соң принцесса Маргарет «Аның Гали Җәнәпләре» дигән титулын югалта һәм «Принцесса Маргарет, миссис Амблер» буларак таныла. Швеция короле һәм королевасы туйга элек Маргаретның әбисе - Британия принцессасы Маргарита Коннаутскаяныкы [4] булган бриллиант тиара-таҗ бүләк итә. Гаиләдә өч бала туа, алар швед тәхетенә варислык хокукына ия булмый:

  • Луиза Сибилла Амблер (1965) — әнисе ягыннан әбисе хөрмәтенә шул исемне йөртә, барон Хеннинг фон Динкледка (1971) кияүгә чыга, Мюнхенда яшиләр, ике баласы була. Кызлары Мадлен Кронпринцесса Викториянең туенда кәләш ахирәтләренең берсе була;
  • Эдвард Карл Амблер (1966) — Хелен Росска өйләнә (тууы — 1969), ике бала була;
  • Джеймс Патрик Амблер (1967) — Урсула Мери Шиплига өйләнә (тууы — 1965), бер баласы була.

1994 елдан Маргарет һәм аның ире аерым яши башлый[5], әмма бер вакытта да аерылышмый[6]. Джон Амблер 2008 елның 31 маенда вафат була.

Принцесса Лондоннан ерак булмаган урында —Оксфордширда яши. Ел саен Лондонда Швед Раштуа базарын ачу — принцесса үткәргән бердәнбер чара. Принцесса швед короле гаиләсе чараларында катнаша. Ул 2010 елда Кронпринцесса Викториянең туенда, шулай ук 2013 елда принцесса Мадленның туенда, 2014 елда аның кызы принцесса Леонораны чукындырганда, 2017 елда принц Габриэлне чукындырганда да катнаша.

Шәҗәрәсе үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

 
Герб принцессы Маргарет в 1934-1964.
  • Дама Ордена Серафимов (Швеция)[7];
  • Королевский семейный орден короля Карла XVI Густава (1973);
  • Юбилейная медаль Его Величества короля Карла XVI Густава (30 апреля 1996);
  • Памятная медаль Рубинового юбилея короля Карла XVI Густава (15 сентября 2013)[8];

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү