Марат Мортазин (Марат Фәхрислам улы Мортазин, 26 декабрь 1957(1957-12-26) (66 яшь), Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — ислам белгече, фәлсәфә фәннәре нәмзәде, Мәскәү югары ислам көллияте (1994-1999) һәм Мәскәү ислам университеты ректоры (1999-2012).

Марат Мортазин
Туган 26 декабрь 1957(1957-12-26) (66 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер СПДУ Көнчыгыш факультеты[d]
Һөнәре университет профессоры, илаһиятче, филолог, тәрҗемәче
Эш бирүче РФА дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр инситуты[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

 Марат Мортазин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

"Гарәп филологиясе" белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлый (1981).

Йәмән һәм Ливиядә чит ил вәкиллекләрендә тәрҗемәче булып эшләгән, хәрби университетта укытучы (1984-1990).

1994 елдан башлап Россиядә Ислам мәгарифе системасын төзүдә актив катнашкан: Мәскәү югары рухи ислам көллияте ректоры (1994-1999), Мәскәү ислам университеты ректоры (1999-2012), Ислам белеме советының гамәлгә куючыларның берсе һәм рәисе (2010-2012)[1][2].

2008 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясендә философия фәннәре докторы, профессор А. А. Нуруллаевның фәнни җитәкчелеге астында «Ислам һәм мөселман илләре практикасында дин һәм сәясәт бәйләнеше» (белгечлеге 09.00.13 - дин, фәлсәфи антропология, мәдәният фәлсәфәсе) темасы буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган. Рәсми оппонентлар - фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Ю. Г. Носков һәм фәлсәфә фәннәре кандидаты Н. Х. Ряжапов. Алып баручы оешма - Санкт-Петербург дәүләт университеты[3].

Фәнни карашлар һәм хезмәтләр үзгәртү

Россия мөселман җәмәгатьчелегенең югары белемле элитасын формалаштыру өчен актив чыгыш ясый.

«Исламоведение» (2008), «Корановедение» (2011), «Введение в коранические науки» (2006), «Основы тафсира» (2010), «Основы тафсира». 4-5 сыйныфлар», "Гарәп теленең сөйләм практикасы буенча укыту пособиесе. Лингафон курсы" язмаларының авторы.

Бүләкләре үзгәртү

  • "Дуслык ордены" (2006) Россиянең рухи үсешенә зур өлеш керткән өчен

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ректоры России. — М.: Современный университет, 2000. — 256 с. : ил. — (ИнтеллектуалЬный фонд России).
  2. Кто есть кто в татарской общине Москвы: справочное издание. — М.: ПИА «Арбат», 2001. — С. 39
  3. Муртазин, Марат Фахрисламович. Соотношение религии и политики в учении ислама и практике мусульманских стран : автореф. дис. ... канд. филос. наук : 09.00.13 / Муртазин Марат Фахрисламович; [Место защиты: Рос. акад. гос. службы при Президенте РФ]. — Москва, 2008. — 24 с.