Марат Коләхмәтов

Марат Мөнир улы Коләхмәтов (1959) — Россия хәрби башлыгы, Көньяк Осетия конфликты вакытында — грузин-осетин конфликты зонасындагы тынычлык саклау катнаш көчләре башлыгы, генерал-майор.

Марат Коләхмәтов
Туган телдә исем Марат Мөнир улы Коләхмәтов
Туган 1959(1959)
ССРБ, РСФСР, Пенза өлкәсе, Пенза шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]

Биография үзгәртү

Марат Коләхмәтов 1959 елда Пенза шәһәрендә хәрби хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Милләте буенча татар. Атасы Мөнир Коләхмәтов (1927) — отставкадагы генерал-лейтенант (1986).

1980 елда С. Киров исеменләге Ленинград гомумгаскәр командирлар училищесын, 1991 елдаМ.В. Фрунзе исемле хәрби академияне, 2001 елда — Генераль штаб академияне тәмамлана.

20012004 елларда — Төньяк Кавказ хәрби округының 19-нче мотоукчылар төмәне командиры.

2004 елның сентябрьдән 2008 елның октябренә кадәр — грузин-осетин конфликты зонасындагы тынычлык саклау катнаш көчләре башлыгы.

2011 елдан — Россия Федерациясе чит илләр министрның кинәшчесе.[1]

Хәрби дәрәҗә үзгәртү

Бүләкләр үзгәртү

  • Хөрмәт ордены (2008)
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» оборона министрлыгының медале. (2006)
  • «Халыкара хезмәттәшлегенә кертем өчен» чит илләр министрлыгының күкрәккә тага торган билгесе (2007)
  • «Көньяк Осетиядә тынычлык сагында хезмәт итү өчен» медале (2008)
  • Россия Федерациясе Президентының хөрмәт грамотасы (2011),

һ. б. бүләкләр.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү