Марат Бариев, Марат Мансур улы Бариев (1961 елның 9 июле, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — Россия сәяси эшлеклесе. VI—VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (2011―2016; 2016—х. в.), РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе (2010—2014), Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры (2005—2010), «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Сәясәт фәннәре кандидаты. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре (2006).

Марат Бариев
VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты
Вазыйфага керешкән
2016 елның 18 сентябре
VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты
Вазыйфада
2011 ел – 2016 ел
РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе
Вазыйфада
2010 ел – 2014 ел
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры
Вазыйфада
2005 ел – 2010 ел
Дәвамчысы Рафис Борһанов
Шәхси мәгълүмат
Туган 9 июль 1961(1961-07-09) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Әни Люция
Әти Мансур
Белем Казан авиация институты
Казан дәүләт университеты
Казан дәүләт финанс-икътисад институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 9 июлендә Казанда туган. Әтисе чыгышы белән Кукмара районыннан, әнисе Балтач районы Чутай авылыннан.

Казанның Северный бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1984), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2010) тәмамлый. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәтләре үзгәртү

«Алтын каләм», «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре, «Сәләт» хәрәкәтен оештыруда, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында» ТР программасын кабул итүдә, Универсиада-2013не Казанда үткәрүдә керткән өлеше зур.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • 1990—1995 елларда — Казанның Ленин районы халык депутататлары район шурасы депутаты.
  • Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе вице-президенты.
  • Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе
  • «Спортлы Россия» ВДО Советы әгъзасы
  • Россия студентлар спорты берлеге вице-президенты.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Резеда, Казан дәүләт финанс-иктисад институтын тәмамлаган.

  • кызлары Лилия, Казанның 2нче татар гимназиясендә, Лобачевский исемендәге лицейда укыган, КДУның юридик факультетын тәмамлаган, FISU штаб-фатиры (Лозанна, Швейцария) хезмәткәре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Э. Закирова. Мин тауның башында булырга тиеш. «Сөембикә», 2016 ел, № 6.
Элгәре:
вазифа булдырылган
үзе
1994—2005
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры
20052010
Аннары:
Рафис Борһанов
2010―2014