Мансур Солтанов (Мансур Ислам улы Солтанов, 25 апрель 1875(1875-04-25), Мәчти, Байсар вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе19 декабрь 1919(1919-12-19) (44 яшь), Сарытау, Сарытау губернасы, РСФСР[d]) — флейтачы, музыка фольклорчысы, Сарытау консерваториясе укытучысы.

Мансур Солтанов
Туган 25 апрель 1875(1875-04-25)
Мәчти, Байсар вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 декабрь 1919(1919-12-19) (44 яшь)
Сарытау, Сарытау губернасы, РСФСР[d]
Үлем сәбәбе чабыртмалы тиф
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкачы

Биографиясе үзгәртү

Солтанов Мансур Ислам улы 1875 елның 25 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Мәчти авылында туа. Дворяннар Солтановлар нәселеннән була.

1897 елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә. 1903 елда В.В. Кречман классы буенча Мәскәү консерваториясен көмеш медаль белән тәмамлый. Шул ук елны Ф.А. Фувакинага өйләнә һәм аның белән бергә Кырымга китә.

1906 елдан башлап Зур театр оркестры музыканты, Кырым симфоник оркестрлары флейтисты булып эшли. А.А. Эйхенвальд җитәкчелегендәге оркестр концертларында катнаша.

1912 елдан Сарату консерваториясенең флейта, сольфеджио һәм музыка теориясе класслары буенча укытучысы була. Симфоник оркестрлар составында концертларда, шул исәптән А.К. Глазунов җитәкчелегендәге концертларда катнаша.

1919 елның 19 декабрендә корсак тифы белән кинәт авырып үлә. Саратуда татар зиратына күмелә.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Мансур Солтанов татар-башкорт халкы арасында беренче профессиональ музыканты булып тора. Мансур Исламовичның флейтада уйнавы виртуоз башкару техникасы һәм матур тулы тавыш белән аерылып торган.

Мансур Солтанов фольклорчы буларак та билгеле. Аларның унысы 1916 елда чыккан «Башкорт һәм татар мотивлары. Саратов консерваториясе укытучысы М.Солтанов язган" җыентыгына кертелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү