Манго — Манго (Mangifera) нәселеннән булган үсемлекләр җимеше, Анакардиев гаиләсеннән (Сумахов)

Манго
Сурәт
Төс сары[1], яшел[1][2][3][…] һәм кызгылт сары[4][5][2][…]
Водный след 1800 cubic metre per ton[6]
Чыганагы M. indica[d]
Изображение в разрезе
 Манго Викиҗыентыкта
Һинд мангосының җимешләре
Манго — исле манго (сулда) һәм хуш исле мангоның(уңда) ашарга яраклы җимешләре

Һинд мангосы (Mangifera indica) авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия. 2009 елда бөтен дөнья буйлап авыл хуҗалыгында 300 дән артык төре үстерелә[7] (1969 елда 200 гә якын төре билгеле була[8].) Мангоның иң эре экспортерларының берсе — Һиндстан[9]. Һинд мангосы җимешләре тукымачыл структурага һәм баллы тәмгә ия. Тышчасы кызыл, яшел яки сары төстә, эче сары яки кызгылт-сары төстә.

Җитештерүчеләр үзгәртү

Мангоның килеп чыгышы турында төгәл мәгълүматлар билгеле түгел. Якынча,һинд мангосы Пакистаннан алып Индонезиягә кадәр.[9] булган территорияләрдә барлыкка килгән.

Манго (һинд мангосы ) Һиндстанда милли үсемлекләрнең[9]берсе булып санала.

Һиндстан якынча 13,5 млн т манго җимеше (2009 ел мәгълүматлары) җыя һәм шулай итеп, төп җитештерүче булып тора (иң танылган сортларның берсе —«Альфонсо»)..Европада- Испаниянең Канар утрауларында манго үстерү белән шөгыльләнәләр

Еллар буенча дөньякүләм манго җитештерү
Ел Мең тонна
1965 11 486
1970 12 030
1975 12 768
1980 14 420
1985 16 545
1990 17 051
1995 22 446
2000 24 888
2005 31 203
2006 33 434
2007 34 456
2008 34 994
2009 35 124
Төп 20 манго җитештерүче — 2009
Ил мең тонна манго
Һиндстан 13 557
Кытай 4 140
Таиланд 2 469
Индонезия 2 150
Пакистан 1 728
Мексика 1 509
Бразилия 1 197
Нигерия 831
Бангладеш 828
Филиппин - Барысы 771
Вьетнам 540
Кения 474
Мисыр 450
Йәмән 404
Куба 354
Танзания 320
Доминикан Җөмһүрияте 257
Гаити 244
Мадагаскар 221
Конго Демократик Республикасы 210
чыганагы:



БМОның азык- төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO)

Куллану үзгәртү

 
Мангоның яшел җимешләре
 
Һинд мангосының өлгергән җимешләре

Манго җимешләре Һиндстан һәм Азия илләрендә өй медицинасында еш кулланыла. Мәсәлән, Һиндстанда мангоны кан туктату, йөрәк- кан тамырларын ныгыту һәм баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен кулланалар.

Өлгермәгән яшел җимешләр составында күп күләмдә крахмал бар. Җитешү барышында ул гади углеводларга :шикәр,глюкоза, мальтозага әйләнә. Моннан тыш, өлгермәгән манго — пектинның кыйммәтле чыганагы, әмма җимештә каты төш барлыкка килүгә , аның саны сизелерлек кими. Составында лимон, кузгалак, алма һәм янтар кислоталары булганга, өлгермәгән җимеш бик ачы. Шулай ук, яшел манго С витаминына да бай(30 мг лаймада С витамины булган кебек ,мангода да 15мг күләмендә С витамины бар), анда һәм башка витаминнар бар.

Өлгергән җимеш тәме буенча бик баллы һәм хуш исле.Аның составында витаминнар һәм шикәр күп, әмма кислоталар аз.

Азык кыйммәте үзгәртү

Мангоның якынча 100 грамында:

Витаминнар һәм микроэлементлар (% да тәкъдим ителгән тәүлек нормасы)

  • Тиамин (1): 0,058 мг (4 %)
  • Рибофлавин (2): 0,057 мг (4 %)
  • Ниацин (3): 0,584 мг (4 %)
  • Пантотен кислотасы (5): 0,160 мг (3 %)
  • Витамин B<sub id="mwARA">6</sub>: 0,134 мг (10 %)
  • Фолий кислотасы (B9): 14 мкг (4 %)
  • Витамин C: 27,7 мг (46 %)
  • Кальций: 10 мг (1 %)
  • Тимер: 0,13 мг (1 %)
  • Магний: 9 мг (2 %)
  • Фосфор: 11 мг (2 %)
  • Калий: 156 мг (3 %)
  • Цинк: 0,04 мг (0 %)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Манго // Ломбард — Мезитол. — М. : Совет энциклопедиясе, 1974. — (Зур совет энциклопедиясе : [30 т.] / гл. ред. А.М. Прохоров ; 1969-1978, т. 15).