Майоттада ислам (фр. Islam à Mayotte) ― Франциянең диңгез аръягы департаменты булган утрауда (2001 елгы Конституциясе буенча, Комор Утраулары Берлеге хөкүмәте, Маоре утравын (Майоттаны) Коморларның аерылгысыз өлеше һәм дүрт автоном утрауның берсе санап, аңа дәгъва белдерә[1]) яшәүчеләрнең күпчелегенең дине, аларның 97% ы – мөселманнар һәм 3% ы – христианнар, аз санда Һинд дине тарафдарлары бар[2]. Майотта гербы һәм флагының өске (зәңгәр төстәге) өлешендә ислам символы булган ярымай сурәтләнгән.

Майоттада ислам
Дәүләт  Франция
 Комор утраулары
Административ-территориаль берәмлек Майотта
 Майоттада ислам Викиҗыентыкта
Шингони мәчете – Франциядә иң борынгы мәчетләрнең берсе

Тарих үзгәртү

Утрау халкының 90 000 булган гомуми саныннан 85 000 е ― коморлы. Коморлылар ― күп төбәкләрдән күчеп килүчеләр катнашмасы: Иран сәүдәгәрләре, материк Африкадан күчеп килүчеләр, гарәпләр һәм мальгашлар (сибуши).

Көнкүреш үзенчәлекләре үзгәртү

Яшьләре Көнбатыш Европа стилендә киенә, традицион кием-салым элеккечә өлкәннәр арасында таралган. Шәһәрдәге ир-атның киеме, гадәттә, ак төстәге киҗе-мамыктан һәм ул тезенә кадәр җиткән озын күлмәк кия, кайчагында ак куртка һәм ак баш киеменнән була. Шәһәр читендә озын тукылган саронг (чуар итәк) киеп йөри. Күпчелек хатын-кызлар озын, матур киҗе-мамык күлмәк белән битләрен каплау өчен чуар шәл кия. Азчылыгы башыннан ук кара мантия бөркәнеп йөри.

Полигамия (күпхатынлылык) Коморлар халкы арасында киң тарлган күренеш булган. Әмма 1974 елның декабрендә Майоттаның 63% халкы Франциядән бәйсезлек алуга каршы һәм 2009 елның 29 мартында Майотта гражданнарының 95% ы Франциянең 101-нче департаменты булу өчен тавыш бирә. Тавыш бирү нәтиҗәләре 2011 елның мартында үз көченә кергәнгә күрә, утрауда «француз мәдәниятенә каршы килә торган» полигам никахларның барлык төрләре, шулай ук балалар никахлары да тыела[3]. Хәзерге вакытта полигам никахлар хөкүмәт карары белән туктатылган.

Гадәттә, коморлылар теләсә нинди дини үзгәрешләргә тотрыклы булган[4]. Майоттада ислам түзәрлек дип тасвирланган[5].

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Комор Утраулары Берлеге Конституциясе (2001 елның 23 декабрендә референдумда кабул ителгән)
  2. Archived copy. әлеге чыганактан 2012-09-21 архивланды. 2011-05-15 тикшерелгән.
  3. French island of Mayotte votes to change in status
  4. The Unreached Peoples Prayer Profiles
  5. Mayotte voit l’avenir en tricolore (French), France Soir (31 March 2011). 2012 елның 4 апрель көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-04, retrieved 2021-06-21