Магомедали Магомедов

Магомедали Магомедович Магомедов (1930 елның 15 июне, Леваши, Дагстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Дагстан АССР Министрлар советы рәисе (1983—1987), Дагстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе (1987—1990), Дагстан АССР / Дагстан ССР / Дагстан Республикасы Югары Советы рәисе, Дагстан Республикасы Дәүләт советы рәисе (1994—2006). Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2019).

Магомедали Магомедов
Туган телдә исем мориори МяхӀяммадла урши МяхӀяммадгӀяли
Туган 15 июнь 1930(1930-06-15)
Леваши[d], Левашинский район[d], Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР
Үлгән 4 декабрь 2022(2022-12-04)[1] (92 яшь)
Махачкала, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Дагстан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе[d] һәм Дагстан дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Йортыбыз – Русия[d]
Балалар Магомедсалам Магомедов

 Магомедали Магомедов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Магомедали Магомедов 1930 елның 15 июнендә Дагстан АССРның Леваши районы Леваши авылында тау хезмәтчәннәре гаиләсендә туа. 1949 елда Леваши урта мәктәбен тәмамлаганнан соң укытучы һөнәрен сайлый. 1950 елда ул Дагстан укытучылар институтына укырга керә. Ике елдан соң институтны уңышлы тәмамлый. , Леваши районының Югары Лабкомахи җидееллык мәктәбе укытучысы аннары директоры булып эшли, соңрак Леваши район халык мәгарифе бүлеген җитәкли.

1957 елда аңа авыл хуҗалыгын күтәрүне йөклиләр һәм Коминтерн исемендәге колхоз рәисе итеп, ә 1966 елда Левашино авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. 1968 елда читтән торып Дагстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1969 елда Леваши районы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1970 елның декабрендә партия эшенә күчә һәм СБКФның Леваши райкомының беренче секретаре була. 1975 елның сентябрендә СБКФның Дагстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1979 елның гыйнварыннан Дагстан Хөкүмәтендә, башта Дагстан АССР Министрлар советы рәисе урынбасары, ә 1983 елның маеннан — республика министрлар советы рәисе булып эшли башлый. 1987 елның августында XI чакырылыш Югары Советының алтынчы сессиясендә закон чыгару хакимияте башлыгы була — Дагстан АССР Югары советы президиумы рәисе итеп сайлана. 11 чакырылыш ССРБ Югары советының (1984—1989) Милләтләр советы депутаты[2].

1990 елда РСФСР халык депутаты һәм Дагстан АССРның халык депутаты итеп сайлана. 1990 елның 24 апрелендә Дагстан АССР халык депутатларының I съездында Дагестан АССР Югары советы рәисе итеп сайлана. 1993 елның декабрендә 5 нче номерлы Дагстан ике мандатлы сайлау округы буенча Федерация Советы әгъзасы итеп сайлана. Федерация эшләре, Федератив килешү һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы.

Дагстан Башлыгы үзгәртү

1994 елның 26 июлендә Дагстан Республикасы Дәүләт советы рәисе итеп сайлана. 1996 елның гыйнварында яңадан Федерация советы составына керә. 1996 елның 22 мартында Дагстан Республикасы Конституция җыелышы Дәүләт советы вәкаләтләрен 1998 елның 26 июленә кадәр озайткан. Шул ук елны республиканың Конституция җыелышы аны Дәүләт советы рәисе итеп яңадан сайлый.

2000 елның 2 сентябреннән 2001 елның 12 мартына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт советы президиумы әгъзасы[3][4].

2002 елның җәендә Дагестан Конституция җыелышы карары белән Дагстан Дәүләт советы рәисе итеп яңадан сайлана.

2006 елның 16 февралендә Президент Владимир Путин белән очрашудан соң үзенең вакытыннан алда отставкасы турында белдергән.

18 февральдә Путин аңа Россия дәүләтчелеген һәм федератив мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча Россия Президенты каршындагы комиссия составына керергә тәкъдим итә.

Дагстан Республикасы Дәүләт советының мактаулы рәисе.

Гаилә үзгәртү

Зөлгиҗәт Магомедовага өйләнгән. Өч улы (Магомед, Гаджимурад, Магомедсалам) һәм ике кызы (Зәйнәп, Тагибат) бар.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены;
  • Октябрь Инкыйлабы ордены;
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
  • «Чечен Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале;
  • Почёт ордены (1995 елның 27 июне) — Россия дәүләтчелеген, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен[5];
  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты (1996 елның 12 августы) — 1996 елда Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен[6];
  • III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2000 елның 24 апреле) — Россия дәүләтчелеген, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[7];
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мактау грамотасы (2000 елның 14 июне) — Дагстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан[8];
  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәт хаты (2001 елның 19 феврале) — Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш керткән өчен[9];
  • I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2000 елның 15 июле) — Россия дәүләтчелеген, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[10];
  • «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2014 елның 29 мае) — республика алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[11];
  • Александр Невский ордены (2015 елның 25 мае) — Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[12];
  • Россия Федерациясе Президенты премиясе (2016 елның 3 ноябре) — Россия милләтенең бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше өчен[13];
  • Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2019 елның 21 октябре) — дәүләт һәм халык алдында аерым хезмәт казанышлары өчен[14];
  • «Дуслык» ордены (2020 елның 13 июне, Азәрбайҗан) — Азәрбайҗан Республикасы һәм Россия Федерациясе, шулай ук Азәрбайҗан һәм Дагстан халыклары арасында дустанә элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне үстерүдә аерым казанышлары өчен[15][16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.stiripesurse.ro/magomedali-magomedov-a-murit-daghestan_2687325.html
  2. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991. Депутаты Верховного Совета СССР XI-го созыва 1984—1989. әлеге чыганактан 2011-09-26 архивланды. 2013-03-08 тикшерелгән.
  3. Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.09.2000 г. № 393-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  4. Распоряжение Президента Российской Федерации от 12.03.2001 г. № 121-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
  5. Указ Президента Российской Федерации от 27.06.1995 г. № 649 «О награждении орденом Почета Магомедова М. М.»
  6. Распоряжение Президента Российской Федерации от 12.08.1996 г. № 418-рп «О поощрении руководителей субъектов Российской Федерации — активных участников организации и проведения выборной кампании Президента Российской Федерации 1996 года»
  7. Указ Президента Российской Федерации от 24.04.2000 г. № 717 «О награждении орденом «За заслуги перед Отечеством» III степени Магомедова М. М.»
  8. Распоряжение Правительства РФ от 14 июня 2000 г. N 824-р «О награждении Почетной грамотой Правительства Российской Федерации Магомедова М. М.»
  9. Распоряжение Президента Российской Федерации от 19.02.2001 г. № 80-рп «О поощрении»
  10. Указ Президента Российской Федерации от 15.06.2005 г. № 700 «О награждении орденом «За заслуги перед Отечеством» I степени Магомедова М. М.»
  11. Указ Главы РД от 29 мая 2014 № 120 «О награждении орденом «За заслуги перед Республикой Дагестан» Магомедова М. М.», archived from the original on 2018-07-14, retrieved 2021-10-27 
  12. Указ Президента Российской Федерации от 25.05.2015 г. № 263 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  13. Указ Президента Российской Федерации от 03.11.2016 г. № 569 «О присуждении премии Президента Российской Федерации за вклад в укрепление единства российской нации 2016 года»
  14. Указ Президента Российской Федерации от 21.10.2019 г. № 506 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  15. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики О награждении М.М Магомедова орденом «Достлуг»
  16. APA.az (2020-06-13). Президент Ильхам Алиев наградил Магомедали Магомедова орденом «Достлуг». 2020-06-13 тикшерелгән.