Магмалы тау токымнары

Магмалы тау токымнары, магматитлар (рус. Магматические горные породы, магматиты) — Җир өстенә агып чыккан магма суынып кату нәтиҗәсендә барлыкка килгән тау токымнары. Магмалы тау токымнары, гадәттә, силикат составлы була. Магмалы тау токымнарына гранит, базальт, кыр шпаты, кварц, амфибол, пироксен, слюда, оливин, нефелин, лейцит, магнетит, апатит һәм башка минераллар керә.

Магмалы тау токымнары (Греция)
Габбро үрнәге (Рок-Крик каньоны, көнчыгыш Сьерра-Невада, Калифорния)

Төрләре үзгәртү

Магмалы тау токымнары магма суыну сәбәпле барлыкка килә. Тирәндәрәк магма әкренрәк суына, чәчелгән һәм кристаллик тау токымнары барлыкка килә. Һәр тирәнлек өчен химик составы буенча аерылган тау токымнары барлыкка килә.

Җир кабыгында барлыкка килгән интрузив магмалы тау токымнары:

  • Гранит сиенит
  • Дунит һ. б.

Җир өстенә агып чыкканда барлыкка килгән эффузив магмалы тау токымнары:

  • Базальт
  • Андезит

Кремнезём микъдары буенча магмалы тау токымнары түбәндәге төрләргә бүленә:

  • Ультранигез (40 % тан ким)
  • Нигез (40-56 %)
  • Урта (56-65 %)
  • Әче (65 % тан артык)

Селте микъдары буенча, магмалы тау токымнары түбәндәге төрләргә бүленә:

  • Нормаль тау токымнары
  • Селтеле тау токымнары
  • Нефелин сиенитлары
  • Фониолитлар һ. б.

Магмалы тау токымнарының һәр төре белән нинди дә булса файдалы казылма бәйле:

Әдәбият үзгәртү

  1. Кузнецов О. Б., Ситдикова Л. М. МАГМАТОГЕННАЯ (ЭНДОГЕННАЯ) СЕРИЯ МЕСТОРОЖДЕНИЙ ПОЛЕЗНЫХ ИСКОПАЕМЫХ (методическое пособие). Часть 3.Карбонатитовая, пегматитовая, альбитит-грейзеновая группы. 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Казань, 2008, 17 стр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү