Ләбәжә
Ләбәжә, шулай ук Алтар (рус. Алтары) — Мордовиянең Ромодан районына керүче татар авылы.
Ләбәжә | |
---|---|
Ил | Россия |
Өлкә | Мордовия |
Район | Ромодан районы |
Координатлар | 54°22'25.4366"тн, 45°20'7.5347"кнч |
Халык саны | 1049 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 431241 |
Русча топонимы | Алтары |
1869 елгы Атемар дисәтинәсе буенча авылда 190 йорт булган.
Авыл атамасы ал тары сүзтезмәсенең кыскаруыннан килеп чыккан.
Элек Ләмбрә районында торган, 1962 елны милли район бетерелә, авыл Ромоданга күчерелгән. Ләмбрә районы торгызылганда (1967), кире катарылмый.
Ләбәжә авылында танылган галим Мирза Мәхмүтов (1926-2008) туган.