Луиза Маунтбеттен

Луиза Маунтбеттен (швед. Louise Mountbatten), туганда Луиза Александра Мария Ирена Баттенберг (алман. Louise Alexandra Marie Irene von Battenberg, 13 июль 1889 ел, Хейлигенберг, Гессенның Бөек герцоглыгы, Алмания — 7 март 1965 ел, Стокгольм, Швеция) — принц Людвиг Александр Баттенбергның һәм Виктория Гессен - Дармштадтскаяның кызы, император хатын Александра Федоровнаның кыз туганы, никахта — Швеция королевасы (1950-1965), король Густав VI Адольфның икенче хатыны.

Илтамга
Имза
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Бөекбритания
 Швеция
Тугандагы исем ингл. Princess Louise Alexandra Marie Irene of Battenberg
Титул королева-консорт[d], крон-принцесса[d], герцогиня[d], леди[d], шаһбикә[d] һәм Queen Consort of Sweden[d]
Тәхәллүс Countess of Gripsholm һәм Mrs Olsson
Туу датасы 13 июль 1889(1889-07-13)[1][2][3][…]
Туу урыны Дармштадт, Алман берлеге[d]
Үлем датасы 7 март 1965(1965-03-07)[1][2][3][…] (75 яшь)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция[1]
Җирләнгән урыны Кунглига бегравнингсплатсен[d]
Кабер сурәте
Ата Людвиг Александр Баттенберг[d][4][1]
Ана Виктория Гессен-Дармштадтская[d][4][1]
Кардәш Алиса Баттенберг[d][4], Джордж Маунтбеттен[d][4] һәм Луис Маунтбеттен[d][4]
Ире яки хатыны Густав VI Адольф[d][4][1]
Балалар мертворождённая дочь Бернадотт[d][2]
Ыруг Маунтбеттены[d]
Һөнәр төре консорт, аксөяк, шәфкать туташы, социальный работник, филантроп
Башкарган вазыйфа Queen Consort of Sweden[d] һәм крон-принцесса[d]
Титул префиксы галиҗәнап[d], Королевское высочество[d] һәм светлость[d]
Иҗтимагый сыйныф член королевской семьи[d], Дворяннар һәм член королевской семьи[d]
Әгъзалык Королевская академия словесности, истории и антиквариата[d]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Луиза Маунтбеттен Викиҗыентыкта

Иртә тормышы үзгәртү

Принцесса Луиза Александра Мария Ирена Баттенберг 1889 елның 13 июлендә Хейлигенберг сараенда (Гессен бөек герцоглыгы) туа. Луизаның атасы немец принцы Людвиг Александр Баттенберг (Гессен йортының морганатик тармак вәкиле), әнисе— гессен принцессасы Виктория, рус император хатыны Александра Федоровнаның сеңлесе. Аның атасы флотның британия адмиралы. 1917 елда бөтен немец титулларыннан баш тартып, Маунтбеттен фамилиясен ала (инглиз вариантында бу фамилия Баттенберг). Бу вакыттан алып Луиза леди Луиза Маунтбеттен кебек билгеле була. Киләсе елда атасы маркиз Милфорд-Хейвен титулын һәм Берләшкән корольлекнең пэр исемен ала. Луизаның өлкән апасы Алиса, инглиз королевасы Елизаветаның II ире принц Филиппның әнисе була.

Бала чагында принцессаның гаиләсе даими сәяхәт итә, чөнки аның атасы адмирал булып хезмәт итә, ләкин Луиза үзен британлы дип санаса да, Гессенны һәрвакыт туган йорты дип исәпли. Еш кына әнисе белән әбисенә, Уайт утравына, патшабикә Викторияга бара. Гомеренең ахырына кадәр үзенең абыйсы Джордж белән хатлашып тора. Луиза һәм аның апасы гувернанткалар тарафыннан тәрбияләнә. Соңрак Дармштадттагы Texter мәктәбендә укып ала.

1914 елда әнисе белән бергә Рәсәйдәге туганнары янында сәфәр кылалар. Сәяхәт вакытында Идел буйлап император көймәсендә йөзеп баралар. Ләкин юл, Беренче дөнья сугышы башлану белән, өзелә. Луизаның атасы кичекмәстән Бөекбританиягә кайтырга дип телеграмма җибәрә. Башта алар Эстонияга, соңрак нейтраль ил Швецияга юнәләләр һәм аннан корабта Бөекбританиягә барып җитәләр.

Беренче дөнья сугышы вакытында Луиза Кызыл тәрегә керә һәм шәфкать туташы булып эшли. Сугыш вакытындагы эшчәнлеге өчен ул Британиянең Кызыл тәре медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Лондонның ятим балалар өчен социаль эшендә катнаша.

1909 елда ул Португалия короле Мануэльдан I I кияүгә чыгу турында тәкъдим ала. Король Эдуард VII бу партияны хуплый. Әммә Луиза баш тарта, чөнки ул кияүгә мәхәббәт буенча гына чыгырга тели. 1913 елда Мануэль Августа Виктория Гогенцоллернга өйләнә. Егерме яшендә Луиза грек принцы Христофор белән ярәшә, әммә финанс проблемалары аркасында никах булмый. Ун елдан соң, эмиграциядә яшәп, ул бай тол хатын Нэнси Стюарт Уортингтон Лидска өйләнә, ә ул үлгәч 1929 елда —принцесса Франсуаза Орлеанскаяга.

 
Луиза һәм принц Густавның туе.

Ул - кияүгә чыга. Аның булачак ире швед принцы Густав Адольф (соңыннан король Густав VI Адольф), тол була. Аның беренче хатыны Маргарита Коннаутская, биш бала табып өлгереп, 1920 елда каны зарарланудан вафат була. Густав һәм Луиза балаларны бик ярата, әммә ир белән хатынның бердәнбер баласы 1925 елның 30 маенда үле туа.

Швед кронпринцессасы үзгәртү

Ир белән хатын арасындагы никах мәхәббәт буенча була, шуңа күрә аны бик бәхетле дип саныйлар. Луиза патшабикә Виктория Баденскаяга бик охшый, тик алар сирәк күрешәләр, чөнки патшабикә күп вакытын Италиядә үткәрә.1930 елда патшабикә үлгәч, Швецияда Луиза беренче леди булып китә. Яңа сыйфатында ул бик күп җәмәгать бурычларын үтәүгә тотына, хәйрия һәм җәмәгать оешмаларының караучысы була.

19261927 елда ир белән хатын швед мәнфәгате файдасына җир шары тирәли сәяхәт кыла. Бу турне бик уңышлы була. Бигрәк тә Америкада, алар Нью-Йорктан алып Сан-Францискога кадәр гизәләр. Америкада аларга карата кызыксыну зур була. Солт-Лейк-Ситидагы интервьюсында Луиза болай дип белдерә: Мин затларның тигез булуына ышанам. Хатын-кыз уңышлы малкуар яки сәясмән була ала. Хатын-кыз интеллектуаль яктан тулысынча ирләр белән тиң, алар да белем ала һәм бизнес яки сәяси өлкәдә хөрмәткә һәм соклануга тиешле.

19341935 елларда ул тагын бер тапкыр ире белән сәяхәт кыла, бу юлы Грециягә һәм якын Көнчыгыш илләренә бара. 1936 елда Луиза үзенең ике туган абыйсы, король Георг V белән берләшүдә катнаша.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кронпринцесса Кызыл тәрегә актив ярдәм итә. Луиза Кышкы яктылык акциясе барышында электр лампалары һәм май шәмнәр җыя. Бөтен швед хатын-кызлары кебек, ул солдатлар өчен оекбашлар, шапкалар һәм башка трикотаж әйбер бәйли. 1939-1940 елларында совет-фин сугышында ул финн балаларына ярдәм күрсәтә, аларны балалар йортына урнаштыра.

Швеция королевасы үзгәртү

 
Луизаның кабере.

1950 елда, ире тәхеттә атасын алмаштырганнан соң, Луиза Швеция королевасы булып китә. Ул швед короле гаиләсенең гадәттән тыш катгый протоколын редакторларга карар итә. 1954 елда яңа протокол чыга, ул король сарае янындагы йолаларны яңарта. Патшабикә буларак, Стокгольмдагы король сараен яңадан тергезә.

1963 елда ул рәсми визит буенча ирен Францияга озата бара. Патшабикә президент де Голльга зур тәэсир ясый. Бер кичтә ул аңа болай дип әйтә: 1914 елда окопта сөйләшкәннәр кебек минем начар француз телем өчен гафу итегез.

Патшабикә Луиза 1965 ел 7 мартында Стокгольмда озак авырудан һәм операциядан соң үлеп кала. Аның соңгы тапкыр халык алдында чыгышы 1964 елда Нобель премиясын тапшырганда була. Ул Стокгольмның төнъягында, король зыяратында җирләнә.

Титуллары үзгәртү

  • Принцесса Баттенберг (1889-1917)
  • Мисс Луиза Маунтбеттен (1917)
  • Леди Луиза Маунтбеттен (1917-1923)
  • Швед Крон-принцессасы (1923-1950)
  • Швеция Королевасы

Шәҗәрәсе үзгәртү

Принцесса Луиза Баттенбергның нәсел-нәсебе

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
16. Людвиг I Гессенский
 
 
 
 
 
 
 
8. Людвиг II (великий герцог Гессенский)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
17. Луиза Гессен-Дармштадтская
 
 
 
 
 
 
 
4. принц Александр Гессен-Дармштадтский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
18. Карл Людвиг Баденский
 
 
 
 
 
 
 
9. Вильгельмина Баденская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
19. Амалия Гессен-Дармштадтская
 
 
 
 
 
 
 
2. принц Людвиг Александр Баттенберг
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
20. Фредерик Карл Гауке
 
 
 
 
 
 
 
10. Гауке, Мауриций
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
21. Соломея Швепенгаузер.
 
 
 
 
 
 
 
5. принцесса Баттенберг Юлия фон Хауке
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
22. Франц Антон Лафонтен
 
 
 
 
 
 
 
11. София Лафонтен
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
23. Мария Терезия Корнели
 
 
 
 
 
 
 
1. Луиза Баттенберг
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
24. Людвиг II (великий герцог Гессенский) (=8)
 
 
 
 
 
 
 
12. принц Карл Гессенский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
25. Вильгельмина Баденская (=9)
 
 
 
 
 
 
 
6. Людвиг IV (великий герцог Гессенский)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
26. Вильгельм Прусский (1783—1851)
 
 
 
 
 
 
 
13. принцесса Елизавета Прусская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
27. Мария Анна Амалия Гессен-Гомбургская
 
 
 
 
 
 
 
3. принцесса Виктория Гессен-Дармштадтская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
28. Эрнст I (герцог Саксен-Кобург-Готский)
 
 
 
 
 
 
 
14. принц-консорт Альберт Саксен-Кобург-Готский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
29. Луиза Саксен-Гота-Альтенбургская (1800—1831)
 
 
 
 
 
 
 
7. принцесса Великобритании Алиса (великая герцогиня Гессенская)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
30. Эдуард Август, герцог Кентский
 
 
 
 
 
 
 
15. королева Виктория (королева Великобритании)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
31. Виктория Саксен-Кобург-Заальфельдская
 
 
 
 
 
 

Әдәбият үзгәртү

  • Fjellman, Margit: Drottning Louise — En biografi (Queen Louise — A Biography), Bonniers, 1965; 232 pages (Sweden)
  • Fjellman, Margit: Louise Mountbatten, Queen of Sweden, London, Allen Unwin, 1968; ISBN 978-0-04-923044-6
  • Fridh, Kjell: Gamle kungen Gustaf VI Adolf. En biografi (Old King Gustaf VI Adolf. A Biography). Wahlström & Widstrand (W&W), Stockholm, 1995; 368 pages (Sweden)
  • Severin, Kid: Vår Drottning (Our Queen), Åhlén & Åkerlunds Förlags AB Stockholm, 1963; 64 pages (Sweden)
  • Ulfsäter-Troell, Agnetha: Drottningar är också människor: Sex kvinnoöden på Stockholms slott, Förlaget Ulfsäter, 1996, 479 pages (kap. Drottning Louise / Chapt. Queen Louise). Also TV-programme: Drottning av Sverige (Queen of Sweden), history programme about the six Bernadotte queens consort, from Queen Desirée to Queen Louise (adapted from the book), produced by Agneta Ulfsäter-Troell and Marianne Söderberg for Swedish Television SVT, 1996-97 (Sweden)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү