Лотфулла Фәттахов

Лотфулла Әбделмән улы Фәттаховтатар рәссамы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; СССРның, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.

Лотфулла Фәттахов
Туган телдә исем Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов
Туган 27 сентябрь 1918(1918-09-27)
Горький өлкәсе, Анды авылы
Үлгән 17 июнь 1981(1981-06-17) (62 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Һөнәре рәссам
Балалар бер кыз һәм ике малай
Ата-ана
  • Әбделмән (әти)
  • Шаһидә (әни)
Бүләк һәм премияләре Сталин премиясе Хезмәт кызыл байрагы ордены Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Лотфулла Фәттахов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Лотфулла Фәттахов 1918 елның 27 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анды авылында туа. Әтисе Гражданнар сугышында, әнисе 1926 елда ачлыктан вафат булгач, 4 бертуган ир-бала ятим калалар. Лотфулла әдәби әсәрләре һәм рәсемнәре “Пионер каләме” газетасында басыла, беренче уңышларыннан канатланган малай, җәяүләп Казанга укырга чыгып китә.

Яңа бистәнең 13 нче мәктәптә укый. Лотфулланы Маһикамал һәм Габдрахман Якуповлар үзләренең 6 баласы һәм тәрбиягә алынган бер кыз-бала өстенә сигезенче итеп уллары Харисның мәктәп дусты Лотфулланы уллыкка ала. Булачак ике рәссам рәсем түгәрәгенә йөри. Лотфулланың әдәбият белән мавыгып, “Әдәбиятчы” дивар газетасына хикәяләр яза, рәсемнәр ясый.

Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Лотфулла Фәттахов 1981 елда Казанда вафат була. Белоруссиядә, Брест шәһәреннән төньяктарак Лотфулла хезмәт иткән 86 нчы укчы дивизия Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә чын мәгънәдә мәхшәр эчендә кала. Лотфулла әсирлеккә эләгә. Бер лагерьдан икенчесенә күчкәндә, пуез вагонының агач идәнен куптарып, шуннан төшеп кача.

1946 елдан Татарстан художество фондында эшли. 1960-1968 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Суфия (рәссам Харис Якуповның сеңлесе) белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Фәридә тарих, этнография турында китаплар белән мавыга, гомерен тарих, этнографиягә багышлый, Касыйм татарлары турында кандидатлык диссертациясе яклый. Лотфулла Фәттаховның бер улы Рәшит әтисе кебек үк рәссам, Татарстан буенча бик күп музей экспозицияләре төзи. Улы Шамил - биолог-галим, тележурналист, документаль фильмнар төшерә, бер үк вакытта сәнгать галереясенең директоры да.

Картиналары үзгәртү

  • «В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Харис Якупов белән бергә)
  • «Ватан турында җыр»
  • «Игеннәр өлгерде»
  • «Яңа бура»
  • «Яшьлек»
  • «Сабантуй» (1957)
  • «Мулланур Вахитов»
  • «Шәһәрдән кайту» һ.б.

Рәсемнәренең кайберәүләре үзгәртү

 
Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов. «В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя», 1950
Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов. «В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя», 1950  
 
Лотфулла Фәттахов. «Сабантуй», 1957
Лотфулла Фәттахов. «Сабантуй», 1957  

Чыганаклар үзгәртү