Лондон конвенциясе (1841)

1841 елгы Лондон конвенциясеАвстрия, Госманлы империясе, Бөекбритания, Россия империясе, Пруссия, Франция тарафыннан Кара диңгез бугазлары Босфор һәм Дарданелларның статусын билгеләүче килешү.

Лондон конвенциясе
Килешү төре халыкара килешү[d]
Имзаланган 13 июль 1841
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Австрия байрагы Австрия

Алмания байрагы Пруссия
Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Франция байрагы Франция
Төркия байрагы Госманлы империясе

Россия байрагы Россия империясе
en: Convention of London Викитекада
Босфор (кызыл), Дарданеллар (яшел), алар арасында Мәрмәр диңгезе

Тарих үзгәртү

1841 елның 1 (13) июлендә Лондонда кул куелган. 1840 елгы Лондон конвенциясен имзалаган илләр әлеге конвенциянең Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче шартларын тагын бер кат раслыйлар.

Франциянең яңа хөкүмәте дә, Мисырны яклавын туктатып, конвенциягә кушыла.

1840 һәм 1841 елгы конвенцияләр Россия империясенең Кара диңгездәге өстенлеген бетерә. 1833 елгы Үнкәр-Искелеси килешүе нигезендә, Россия империясе таләбе буенча Төркия Дарданелларны барлык чит илләрнең хәрби караблары өчен ябарга тиеш булган.

1853-1856 елгы Кырым сугышы вакытында Дарданеллар аркылы чит ил хәрби карабларын үткәрмәү таләбе үтәлми, чөнки Төркия үзе Россия империясенә каршы сугыш игълан итә һәм Бөекбритания белән Франциянең хәрби караблары Кара диңгезгә иркен кереп йөри.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият үзгәртү

  1. Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 12. СПб., 1898; Т. 15. СПб., 1909.
  2. Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
  3. Дранов Б.А. Черноморские проливы (Международно-правовой режим). М., 1948.
  4. Webster Ch. The foreign policy of Palmerston, 1830-1841: Britain, the liberal movement and the Eastern Question. Vol. 1-2. N.Y., 1969.
  5. Восточный вопрос во внешней политике России, конец XVIII и начало XX в.М., 1978.
  6. Daly J. Russian seapower and «The Eastern Question», 1827-41. Basingstoke, 1991.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү