Лондон килешүе (1895)

1895 елгы Лондон килешүеҮзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү.

Лондон килешүе
Имзаланган 11 март 1895
Урын Лондон, Бөекбритания
Имзалаучылар Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Россия байрагы Россия империясе
en: Convention of London Викитекада

Тарих үзгәртү

1895 елның 27 февралендә (11 мартында) Лондонда кул куелган.
1895 елгы Лондон килешүе Әфганстанны ике илнең Азиядәге биләмәләре арасындагы буфер дәүләт итеп танучы 1885 елгы Лондон беркетмәсенең дәвамы булып тора.
1893-1895 елларда Әфганстан белән Британия Һиндстаны арасында чикләрне билгеләүче Дюранд сызыгы үткәрелә.

Лондон килешүе ике ил арасында чикләрне Зуркүлнең (Виктория күле) көнчыгыш читеннән башлап, тау сырты буенча барып, Урта Бил сыртына кадәр сузуны, аннан соң Кызыл Рабат (Кызылрабат) торак пунктына һәм Кытай чигенә кадәр җиткерүне күз алдында тота.

Килешүче илләр бүленү сызыгының ике ягына да (Бөекбритания төньякка, Россия империясе көньякка) үзләренең сәяси контролен һәм йогынтысын җәелдермәскә килешәләр.

Россия империясе протектораты булган Бохара ханлыгы 1878 елда Амудәрья елгасыннан көньяктарак басып алган Әфганстан җирләрен, Әфганстан Пәнҗ елгасының уң як ярындагы 1883 елда басып алган җирләрне кайтарып бирергә тиеш була.

Бөекбритания Әфганстанга, хәрби ныгытмалар төземәү шарты белән, Кытай белән тоташтыручы Вахан коридорын кайтарып бирергә тиеш була.

1895 елгы Лондон килешүе Үзәк Азиядә көньякка таба Россия империясенең, төньякка таба Бөекбританиянең йогынты сферасы көчәюен чикли. Ике ил арасында сугыш чыгу ихтималын киметә, Әфганстанның бәйсезлеген ныгыта.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4

Әдәбият үзгәртү

  1. Report on the proceedings of the Pamirs Boundary Comission 1896. Calcutta, 1897.
  2. Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 12. СПб., 1898.
  3. Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
  4. Халфин Н.А. Присоединение Средней Азии к России (60-90-е гг. XIX в.). М., 1965.
  5. Morgan G. Anglo-Russian rivalry in centrl Asia, 1810-1895. L., 1981.
  6. Постников А.В. Схватка на «Крыше Мира»: политика, разведчики, географы в борьбе за Памир в XIX в. М., 2005.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү