Лилия Нәҗметдинова

Лилия Нәҗметдинова, Лилия Билал кызы Нәҗметдинова (1936 елның 13 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Свердловск2018 елның 18 сентябре, РФ, Екатеринбург) — спортчы һәм тренер (нәфис гимнастика), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе атказанган спорт остасы (1964), нәфис гимнастика буенча 4 мәртәбә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе абсолют чемпионы, 15 мәртәбә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе чемпионы, 12 мәртәбә РСФСР чемпионы. Нәфис гимнастика буенча дөньяда беренче Атказанган спорт мастеры. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре. РФ атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре.

Лилия Нәҗметдинова
Туган телдә исем Лилия Билал кызы Нәҗметдинова
Туган 13 июнь 1936(1936-06-13)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Свердловск
Үлгән 18 сентябрь 2018(2018-09-18) (82 яшь)
РФ, Екатеринбур
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы, тренер
Кардәшләр Әлфия Нәзметдинова
Бүләк һәм премияләре Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе спорт мастеры
Сайт sc-liliya

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 13 июнендә Свердловскда туган. 11 яшендә Свердловскның «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыятендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлый (тренеры нәфис гимнастика буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеның беренче атказанган тренеры Е. А. Облыгина (1922—1988). 19 яшендә илнең нәфис гимнастика тарихында беренче спорт мастеры була. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нәфис гимнастикасы буенча җыелма командасында чыгыш ясый. Ун елдан артык команданың капитаны булып тора. Беренче булып Штутгартта узган гимнастика конгрессында, 1958 елда Брюссельдә узган бөтендөнья күргәзмәсендә яңа төр спортны таныта. 1960 елда Софиядә узган нәфис гимнастика буенча беренче халыкара ярышларда җиңүче, 1965 елда Праһада узган нәфис гимнастика буенча дөнья беренчелегендә призер була. Дүрт мәртәбә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе абсолют чемпионы. Дөнья чемпионатының бронза медале иясе (әйберләр белән чыгыш).

19551970 елларга сузылган спорт карьерасы тәмамлангач, тренерлыкка күчә, дөнья чемпионы Әлфия Нәҗметдинованы, 1996 елгы Олимпия уеннарының (Атланта, АКШ) бронза медале иясе Ольга Иванованы өйрәтә. 2011 елдан гомеренең cоңгы көненә кадәр «Нәҗметдиновалар династиясенең «Лилия» спорт клубы» белән җитәкчелек итә[1].

2011 елның 4 ноябреннән башлап Лилия Нәҗметдинова призларына 5-14 яшьлек спортчы кызлар арасында Россия шәһәрләренең ачык турниры уздырыла[2].

2018 елның 18 сентябрендә Екатеринбурда 83нче яшендә вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү