Лилия Гыйбадуллина

Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина (1987 елның 22 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әҗмәт) ― язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021).

Лилия Гыйбадуллина
Туган телдә исем Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина
Туган 22 март 1987(1987-03-22) (36 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әҗмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы
Ата-ана
  • Фаис Гыйбадуллин (әти)
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе

 Лилия Гыйбадуллина Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина Әҗмәт авылында урманчы гаиләсенда дөньяга килә, әнисе ― хастаханәнен шәфкать туташы. Лилиягә шигъри сәләт ерак әбисе Нәсимә Исмәгыйль кызының Иске Жияштәге нәсел тамырларыннан килә. Кызның сәләте Гамил Афзалга багышлап мөхәррият оештырган бәйге барышында кинәттән ачылып китеп, гаҗәеп аһәңле иҗат җимешләре бер-бер артлы туа, газетада дөнья күрә башлады.

Районда уза торган Нур Баян исемендәге фестивальда 2002, 2003 елларда урын, "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә 2003 елда Гран-при, икенче елны бүләк алды. Татар әдәбияты буенча республика фән олимпиадасында (2003, 2004), нәфис сүз осталары конкурсында (2003) жиңде. Күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ "Таң кызы" дип атаган Лилия 2004 елда Такталачык урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына имтихансыз кабул ителә, 5 елдан аны кызыл дипломга тәмамлый.

Анда укыганда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

Чаллы мәгариф идарәсендә, «Мәйдан» журналында эшли, хәзер "Халкым минем" газетасы мөхәррире хезмәтен башкара. Читтән торып ҚДУ аспирантурасында укый. Мәктәптә белем алганда уҡ, 2004 елны "Мин бәхетне күрәм" дигән шигъри җыентыгы Казанның "Мәгариф" нәшриятында басылып чыкты. 2010 елның 30 июлендә фамилиясен Гыйбадуллинадан Сираевага үзгәртте: әнисе ягыннан тамыры Актаныш районының Калмаш авылына тоташкан, Тукай районынын Күзкәй авылы егете, КамПИ төгәлләгән Илһамның яры булды.

Әсәрләре үзгәртү

Берничә жыентык авторы.

  • "Мин бәхетне күрәм" шигъри җыентыгы (2004)
  • «Кайту» шигырьләр җыентыгы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Бәя үзгәртү

 

— Марсель абый, бүгенге әдәбиятта сез өметле дип санаган яшьләр бармы?

— Бар. Гөлүсә Батталова белән Лилия Гыйбадуллинага зур өметләр баглыйм. Татар теле бетә-бетә дигәндә дә, шул сүзләргә үч иткәндәй ярсып-ярсып иҗат итүче, камил тел, сурәтләүләр белән тел байлыгын ачучы шушы кызларга өметем зур [2]
 

Чыганаклар үзгәртү

  • Йосыф Хуҗин. Җирлегебез көзгесе (Мәгълүмат чаралары тарихы). Сарапул, 2015, 175-176 битләр.

Искәрмәләр үзгәртү