Лидия Алексей кызы Әхмәтова - татар җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (1996), Татарстан Республикасының халык артисты (2004),Россия Федерациясенең атказанган артисты (2013), Педагогик фәннәр кандидаты(2004), Идел буе халыкларының сәнгате кафедрасы профессоры. 2013 елдан Татарстанның филармония джаз-оркестры сәнгать җитәкчесе[1].

Лидия Әхмәтова
Туган телдә исем Лидия Алексей кызы Әхмәтова
Туган 17 октябрь 1962(1962-10-17) (61 яшь)
Кайбыч районы Соравыл авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре җырчы, артист

 Лидия Әхмәтова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Лидия Әхмәтова 1962 елның 17 октябрендә Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Соравыл авылында туа. Әтисе Алексей Макарович (1921нче елда туган) –укытучы, төрле уен коралларында уйный белгән; әнисе Александра Тимофеевна (1923нче елда туган) – башлангыч сыйныф укытучысы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

1970-1980 нче елларда М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала.

1980-1981 нче елларда Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый.

1981 нче елда И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына укырга керә, 1985 нче елда аны уңышлы тәмамлый.

1885 -1992 нче елларда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Биредә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классында укый.

1994 нче елда Казан дәүләт консерваториясендә аспирантура тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1990 нчы елдан Виктор Деринг җитәкләгән Татарстан кинемотографчылары берлеге каршында эшләп килүче эстрада-джаз оркестрында солист– вокалист. Оркестрда 20 елдан артык эшләү дәверендә Лидия Алексеевна киң танылу алган җырчы булып өлгерә. Ул сәхнәдә татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен һәм татар халык җырларын башкара. Татарстанның күренекле композиторлары Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Ганс Сәйфуллин, Марс Макаров, Илһам Байтирәк, Ренат Еникеевлар белән ул иҗади дуслыкта яши.

1992 елдан КДПУда (аннары Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты була, аннары Казан (Идел буе) федераль университеты) сәнгать бүлегендә укыта. Бу өлкәдә егерме елдан артык эшләү дәверендә, ул йөзгә якын укучының иңнәренә канат куеп, укытып чыгара. Аларның күбесе Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика күләмендә үткәрелгән җыр конкурсларның дипломантлары, лауреатлары һәм араларында бүгенге көндә Татарстанның атказанган артистлары да бар.

2004 нче елда кандидатлык диссертациясен яклый, ул педагогика фәннәре кандидаты.

2006 нчы елда “Сәлам” керәшен фольклор ансамблен оештыра һәм җитәкли.

2008 нче елда доцент гыйльми исемен ала.

2011-2013 нче елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе бүлеген җитәкли.

2013-2017 нче елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе.

2017 нче елдан ТР Филармония джаз оркестрының директоры булып эшли башлый.

2016 нчы елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Музыка сәнгате» белгечлеге буенча профессор гыйльми исеменә лаек була.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

1996 нчы елда “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

2004 нче елда “Татартан Республикасының Халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек була.

2013 нче елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин указы белән "Россия Федерациясенең атказанган артисты" исеме бирелә.

2017 нче елда Татарстан Республикасы Президенты указы белән “«Фидакарь хезмәт өчен» медале бирелә.

Җыр сөючеләр Лидия Әхмәтованы композитор буларак та яхшы белә булыр. Ул кырыкка якын җыр иҗат иткән. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим, Гөлшат Зәйнашева, Флера Тарханова, Мидхәт Миншин, Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Асия Юнысова, Кыязым Баязитов һәм башка танылган әдипләрнең шигырьләренә язылганнары да бар. Лидия Әхмәтова - "Кайбыч" якташлар җәмгыятенең дә иң актив Президиум әгъзасы. Лидия Әхмәтова Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршында эшләп килүче Ринат Халитов җитәкчелегендәге "TATARICA” халык уен кораллары оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Р. Ибраһимов иҗат төркеме белән чыгышлар ясый. Татарстан һәм Россиянең дистәләгән концерт мәйданнарында һәм Австрия, Финляндия, Төркия, Франция һәм башка ерак чит ил сәхнәләрендә дә аның тавышы яңгырый.

“Галиябану” кинофильмында баш каһарман ролен, “Болгарның җылы җилләре” кинофильмында Ак бүре кабиләсенең Шаман кыз рольләрен башкарып, үзен сәләтле актриса итеп тә танытты.Аның күпкырлы эшчәнлегендә укытучылык һөнәре дә аерым урын алып тора.

Гаилә хәле үзгәртү

Лидия Әхмәтованың тормыш иптәше Рөстәм Әхмәтов - музыкант, тромбонист, сценарист, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган; Казан хәрби Суворов училищесы оркестры, Виктор Деринг җитәкләгән Татарстан кинемотографчылары берлеге каршында эшләп килүче дәүләт оркестры артисты.

Балалары: улы - Әхмәтов Илдар Рөстәм улы (1985) – музыкант, юрист, видео монтажлаучы; кызы - Әхмәтова (Яруллина) Әдилә Рөстәм кызы (1987) – тәрҗемәче, музыкант.

Оныклары: Яруллин Алияр Ленар улы (2010), Яруллина Самира Ленар кызы (2013), Әхмәтов Мөслим Илдар улы (2020)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар филармониясе сайты, archived from the original on 2015-05-25, retrieved 2015-08-06 

Чыганаклар үзгәртү