Лидия Логинова (1954)

Лидия Логинова (коми Логинова Петыр Лидьö, рус. Лидия Петровна Логинова; 13 ноябрь 1954 ел) — коми җырчысы. Коми Республикасы Милләтләр министрлыгының фин-угыр мәдәни үзәге халык җырлары бүлеге хезмәткәре[1], «Зильган турун» (баш. Зыңлау үлән) ансамбле җитәкчесе. Коми Республикасының халык артисты (1994), 2-нче дәрәҗәле «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2005) иясе.

Лидия Логинова
Туган телдә исем Логинова Лидия Петровна
Туган 13 ноябрь 1954(1954-11-13) (69 яшь)
Коми Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Коми Республикасы
Һөнәре җырчы
Эш бирүче Коми Республикасы Филармониясе
Бүләк һәм премияләре Коми Республикасының халык артисты

Биографиясе үзгәртү

Лидия Петровна Логинова 1954 елның 13 ноябрендә Коми Республикасының Корткерос районындагы Богородск бистәсендә туган. Атасы — урманчы, әнисе — колхозчы.

Лидия Логинова бала чагында ук җырлый башлады. Ул катнашкан иң беренче конкурс — «Сыктывкарская осень».

1982 елдан 1988 елга кадәр Лидия Логинова Эжваса дзоридзьяс (баш. Эжва сәскәләре) ансамбле солисткасы була. 1992 елдан 1995 елга кадәр Коми фольклор театрында хезмәт куя.

1995 елдан 1999 елгага кадәр Коми Республикасы Филармониясенең «Зарни ёль» ансамблендә солист булып эшли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү