Ливлар (үзатамлары livli, līvlizt, XX гасыр башына кадәр randalist; лат. libiesi, бор.-рус. либь) — Латвиядәге аз санлы халык. Фин-угыр халыкларының Фин-Пермь төркеме Балтика буе-фин төркемчәсенә кертеп карала. Халык саны 177 (2000, халык исәбен алу мәгълүматлары буенча). Латыш телендә аралашалар (бик аз сандагы кеше генә лив телендә сөйләшә белә). Дин тотучы ливлар — лютераннар. Көнчыгыш (яки видземе) ливлар (Даугава елгасының уңъяк яры, Гауя елгасы бассейны буйлап, Метсеполе һәм, сирәгрәк, Идумея төбәкләрендә яшәгәннәр; XIX гасырның II яртысына кадәр Салац елгасы бассейнында сакланганнар) һәм көнбатыш (яки курземе) ливлар (XX гасырның II яртысына кадәр Курземе ярымутравының төньягында яшәгәннәр).

Ливлар
Үз аталышы

livli, līvlizt

гомуми сан

400

яшәү җире

Латвия Латвия
Россия байрагы РФ
Эстония Эстония

Теле

лив теле

Дине

лютеранлык

Бүтән халыкка керүе

фин-угыр телләре

Кардәш халыклары:

латышлар, эстоннар

 Ливлар Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Балтика кабиләләре. 1200
 
Курземе (сары төстә) Латвиянең тарихи-мәдәни өлкәләре картасында
 
Ливония Абрахам Ортелий атласында. XVI гасыр

Ливларның борынгы бабалары — Курземе һәм Видземедан төньяктарак балтлар белән күрше булып яшәгән иң борынгы балтика буе-фин халкы. Борынгы лив мәдәнияте өчен таш койма белән уратылган зиратлар хас булган (б. э. 1нче меңьеллыгының 1нче яртысы). X гасырның II яртысында Даугава елгасының түбән агымында, XI гасырның II яртысында Гауя елгасының түбән агымында пәйда булалар. Даугава елгасының түбән агымында ливларның борынгы бабалары Курземедән (Гробиня, Злекас) күченгән скандинавлар белән бәйләнешкә керә. Шунлыктан, ливлар мәдәнияте балт һәм скандинав элементларын эченә алган. Даугава елгасының түбән агымында ныгып алгач, «варяглардан грекларга баручы» юлның бер тармагын контрольдә тоталар. Ливларның борынгы шәһәре ишарәсе булып Даугмале ныгытмасы тора. Аның халкы халыкара сәүдәдә теләп катнаша. Алга таба Рига култыгын Гауя елгасы буйлап Псков һәм Новгород белән бәйләүче төньяк-көнчыгыш сәүдә юнәлеше дә әһәмияткә ия була башлый.

Борынгы киемнәре үзгәртү

 
«Яшь лив сугышчысы».
Артурс Бауманис картинасы

Ир-ат һәм хатын-кызлар киемендәге тимер бизәкләрдә скандинавларның йогынтысы сизелә. Хатын-кыз киеменә хас булган: овал (ташбака) формасындагы фибуллар (иң озак курземе ливларында саклана, соңрак саарема һәм земгале тибындагы булавкалар алыштыра); трапеция формасындагы челтәрләп эшләнгән чылбыр тоткычлар, тимердән пунсонлы бизәкләр белән һәм гәрәбәдән эшләнгән түгәрәк асылмалар, тимер акчалар, амулетлар (ачкычлар, аюның казык тешләре, кашыклар), чүкеп төшерелгән ромб бизәкле куыш эчле беләзекләр. Ир-ат киеменә хас булган: дага формасындагы фибуллар, көнбатыш фин тибындагы үрелгән бизәкле бил каешлары. Ир-ат ливлар күмелгән каберлекләрдә шулай ук кораллар (кылычлар, балталар, сөңге очлыклары, дротиклар) да табыла.

Урта гасырлар үзгәртү

X гасырдан башлап, округ үзәге ныгытылган шәһәрлекләрдә урнашкан кирмән округлары барлыкка килә. XI гасырның II яртысыннан ливлар кыпчак кенәзләренә ясак түләп торганнар. Даугава елгасының түбән агымында рус һәм Көнбатыш Аурупа сәүдәгәрләренең факторияләре төзелә. XIIXIII гасырлар чигендә ливларда эре җир биләүчелек барлыккак илә. Кирмән округлары ике эре административ берәмлеккә — өлкәләргә берләшәләр. Соңрак әлеге ике өлкә хакимнәре арасында Даугавадан төньяктарак урнашкан ливлар өстеннән хакимлек итү өчен көрәш бара. XII гасыр ахырына ливларның гомуми саны 15 000 - 38 000 кеше була.

1180 елларда ливлар яшәгән төбәккә католик дине миссионерлары һәм тәре йөртүчеләр килеп чыга. 1206-1212 елларда алман телендә беренче тапкыр ливларның хокуклары языла. Видземе ливлары 1210 еллар ахырына тәре йөртүчеләргә тулысынча буйсындырыла. Тәре йөртүчеләр басып алган барлык төбәкләр (хәзерге Эстония һәм Латвия территориясе) Ливония (Ливон ордены) дип аталып йөртелә башлый. XIII гасыр башында, басып алу куркынычы астында, Төньяк Курземедә, ике милләт (ливлар-куршлар) берләшүе нигезендә, ливларның беренче дәүләт яралгысы барлыкка килә. Курземе ливларын буйсындыру 1230 елларда тәмамлана. XIII гасыр ахырына барлык ливлар диярлек Ливон ордены һәм Рига архиепископлыгы биләгән җирләрдәге феодал бәйлелектәге халыкка әйләнә.

1629 елгы Альтмарк солыхы буенча, видземе ливларының яшәгән җирләре Швеция Лифляндиясенә, курземе ливларының җирләре Речь Посполитаяга (Пилтен округы, Курляндия) бирелә. XVII гасырның I яртысында крепостной керәстиян дәрәҗәсендә булалар. XVIII гасырда ливларның җирләре Россия империясе составына керә: видземе – 1700-1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә 1710 елда; курземе – Речь Посполитаяны өченче тапкыр бүлгәләү нәтиҗәсендә 1795 елда.

Ливлар һәм аларның мәдәнияте белән XVIII гасырның II яртысында фәнни яктан кызыксыну башлана (А. В. Хупель һ. б. тарафыннан). XIX гасырның уртасыннан ахырына кадәр ливларның яңарыш чоры бара. Я. Принцис (1796-1868) һәм аның улы Я. Кече-Принцис (1821-1904) ливларның фольклорын җыялар, мәктәп ачалар. Лив зыялылар катламы барлыкка килә.

1920-1930 елларда Латвиядә ливларның фольклоры язып алына, лив теле өйрәнелә. Шул ук вакытта ливларның мәдәнияте көчле ассимиляциягә дә дучар була.

Хуҗалык итү үзгәртү

 
Lõja, ливларның балык тоту көймәсе

Видземе ливлары, нигездә, игенчелек белән, курземе ливлары балык тоту, урман хуҗалыгы, төбәкара диңгез сәүдәсе белән шөгыльләнә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ливларның балык тоту флоты юкка чыгарыла.

Яр буе ливлары берничә гаилә яши торган зур таш йортлардан торган бистәләрдә көн күрә.

Ливларның саны үзгәрү үзгәртү

Еллар 1732 1852 1897 1935 1939 1959 1970 1979 1989 2001 2011
Халык саны
...
2324
...
944
...
166
70
...
226
179
180

Хәзерге заман үзгәртү

1991 елның 19 мартында кабул ителгән канун буенча ливлар Латвиянең төп (автохтон) халкы дип танылган[1]. Латвия фәннәр академиясе 2008 елда хөкүмәт раслаган «Латвия ливлары» программасы нигезендә ливларны комплекслы өйрәнү оештырган. 1992 елдан латыш телендә «Livli» газетасы чыгарыла. 1994 елдан Ригада лив мәдәнияте үзәге эшли, «Ташу» мәгълүмат бюллетене чыга. Ливларның милли һимны бар (композитор Ф. Пациус). 1991-2003 елларда Курземе ярымутравының төньягында «Лив яры» исемле тыюлык яшәп килә. Стайцеледә (Видземе) җирле ливларга багышланган музей ачылган. Мазирбе авылында (Курземе) һәр елны ливлар бәйрәме уздырыла.

Танылган ливлар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Әдәбият үзгәртү

  1. Рыжакова С. И. Ливы: опыт возрождения почти исчезнувшего народа. М., 2001. ISBN 5-201-13749-0
  2. Alenius K. Viron, Latvian ja Liettuan historia. — Jyväskylä 2000, Gummerus Kirjapaino Oy, ISBN 951-796-216-9

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү