Леонид Владимирович Ярош (1957 елның 22 июне, Горица, Менск районы, Чернигов өлкәсе, Украин ССР, ССРБ) — совет, Россия шахмат композиторы.

Леонид Ярош

Станислав Галиәкбәров һәм Леонид Ярош
Туган 22 июнь 1957(1957-06-22) (66 яшь)
Горица, Менск районы, Чернигов өлкәсе, Украин Совет Социалистик Республикасы, ССРБ
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре шаһмат кампазитыры, шаһматчы

Тормыш юлы үзгәртү

1957 елның 22 июнендә Украинаның Чернигов өлкәсе Менск районы Горица авылында туа[1].

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Шахмат һәм шашка сараеның беренче директоры.

Валерий Карпов һәм Станислав Галиәкбәровның укучысы.

Шахмат композициясендә казанышлар үзгәртү

Леонид Ярош, «Шахматы в СССР», Август 1983
 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
4 йөрештә мат

Шахмат композициясенең алтын фондына керүче мәсьәлә

1.а7 һәм төп вариантлар:
1…abФ 2.abФ Ф:b2 3.Ф:b3 Ф:а1 4.Л:f4#,
1…abЛ 2.abЛ Л:b2 3.Л:b3 Kр: c4 4.Фa4#,
1…abС 2.abС Сe4 3.С:f4 С:a8 4.Сe3(e5)#,
1…abК 2.abК К:d2 3.Фc1 Кe4 4.Кc6#.

1983 елда дөньяда беренче булып ортодоксаль композиция өчен иң авыр темаларның берсенә легаль мәсьәлә барлыкка китерә — «таск Бабсон», ул 100 ел дәвамында чишелмичә торган[2]. Соңрак бу темага тагын берничә композиция төзи. Шул ук 1983 елда басылып чыккан мәсьәлә дөнья шахмат композициясендә иң яхшыларның берсе дип таныла[3].

Леонид Ярош 60 шахмат композициясен барлыкка китерә, кайбер эшләр ФИДЕ Альбомына кертелә.

Россия җыелма командасы составында дөнья чемпионы (1992, 2004).

Россия җыелма командасы составында V команда дөнья чемпионатының бакыр призёры (V WCCT) (1993—1997).

Россия җыелма командасы составында ССРБ чемпионы (1992) һәм ССРБ команда чемпионатының бакыр призёры (1989), .

РСФСРның 8 нче шәхси чемпионатында 4 нче урынны ала. 17 нче ССРБ шәхси беренчелеге финалында катнаша, анда XX гасыр рекордына 1—2 нче урын бирелә[4]. РСФСР шәхси беренчелегенең 9 нчы вице-чемпионы.

Спорт җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм спорт структуралары карары буенча Татарстан Республикасының иң яхшы ун спортчысы исемлегенә керә.

Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры[5].

«Могҗизалар кыры — 64» китабы авторы (Казан, 2003).

Әдәбият үзгәртү

  • Ярош Л. В. «Поле чудес — 64».— Казань: Татарское кн. изд-во, 2003.— 327 с.— ISBN 5-298-01177-2

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Chess Composers.
  2. The Babson task // ChessBase — Первой ортодоксальной композицией (1980), формально выполняющей условия таска Бабсона, но нелегальной, была задача на мат в 5 ходов П. Дрюмара
  3. История «таска Бабсона» (ингл.)
  4. Шахматы: энциклопедический словарь / гл. ред. А. Е. Карпов. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — С. 467. — 621 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-85270-005-3.
  5. Аксенов Е.. Наследники Наима аль-Хадима. // «Вечерняя Казань», № 115 (2845). әлеге чыганактан 2014-03-06 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү