Леонид Данил улы Кучма (укр. Леонід Данилович Кучма) — Украинаның сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, икенче президенты (1994 елның 19 июленнән - 2005 елның 23 гыйнварына чаклы).

Леонид Кучма
Туган телдә исем Леонід Данилович Кучма
Туган 9 август 1938(1938-08-09) (85 яшь)
Чайкине, Чернигов өлкәсе, Украина
Яшәгән урын Днипро
Милләт украин
Ватандашлыгы Украина байрагы Украина
Әлма-матер Олесь Һончар исемендәге Днепропетровск милли университеты[d], Национальный авиационный университет[d] һәм Луганский государственный университет внутренних дел имени Э. А. Дидоренко[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Людмила Николаевна Кучма[d]
Балалар Елена Леонидовна Пинчук[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]
Гыйльми исем: профессор һәм профессор[d]

 Леонид Кучма Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Леонид Кучма 1938 елның 9 августта Украинаның Чернигив өлкәсе Новгород-Северск районы Чайкино авылында туа. Бабасы, югары сержант Даныло Прокип улы Кучма (1901 - 1942) - Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан.

Техника фнәннәре намзәте, профессор. 1960—1975 елларда Днепропетровск шәһәрендәге "Южное" конструкторлык бюросында инженер, баш инженер, баш конструктор, баш конструктор ярдәмчесе, Байкоңгыр космодромында техник җитәкчесе.

1982—1986 елларда "Южное" конструкторлык бюросында баш конструкторның беренче урынбасары. 1986—1992 елларда Днепропетровск шәһәрендәре ракетлар төзү концернының Баш директоры. 1992 елдан Украина премьер-министры, 1993 елның декабреннән Украина сәнәгатькәрләр һәм эшкуарлар берлеге президенты, 1994—2005 елларда Украина президенты.