Леонардо Ди Каприо

Леонардо Ди Каприо, Леонардо Вилһелм Ди Каприо (ингл. Leonardo Vilhelm DiCaprio, 1974 елның 11 ноябре, АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес) — Америка кино актеры, продюсер.

Леонардо Ди Каприо
Туган телдә исем ингл. Leonardo Vilhelm DiCaprio
Туган 11 ноябрь 1974(1974-11-11) (49 яшь)
АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес
Яшәгән урын Лос-Анджелес
Бәттери-Парк-сити[d]
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Җон Маршалл югары мәктәбе[d], Лос-Анҗелсенең киңәйтелгән белем алу үзәге[d], UCLA Lab School[d] һәм Young Actors Space[d]
Һөнәре актер, фильм мөдире, хәйрияче
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Өйдәш Хелена Кристенсен[d], Жизел Бүндхен[1], Бар Рафаели[d][2][3][4], Блейк Лайвли[d][5][6], Эрин Хитертон[d][7][8], Тони Гаррн[d][9][10], Нина Агдал[d][11], Келли Рорбах[d][12], Камила Морроне[d] һәм Джиджи Хадид[13]
Ата-ана
  • Җорҗ (әти)
  • Ирмалин (әни)
Бүләк һәм премияләре Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены
«Алтын глобус» премиясе
BAFTA премиясе
Оскар премиясе
Сайт leonardodicaprio.com

 Леонардо Ди Каприо Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 11 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәренең ярлы бистәсендә туган. Әтисе — тамырлары Капри утравыннан булган итальян милләтле Җорҗ. Әнисе — Икенче бөтендөнья сугышы ахырында бомбадан саклану урынында туып, 11 яшендә генә Америкага күчеп килгән алман милләтле Ирмалин. Улына исемне әнисе Леонардо да Винчи исеменнән алып куйган. Әти-әнисе һиппи тормышы белән яшәгән. Әтисе төрле журналлар өчен хиппилар тормышыннан комикслар һәм карикатуралар ясый. Әнисе юридик конторада сәркатип була. Уллары туып, бер ел үткәч, алар ир белән хатын булып яшәми башлыйлар. Алай да Леонардоның актерлык карьерасы үсә башлагач, аңа булышалар: әнисе улының финанс эшләрен алып бара, әтисе атна саен почта тартмасына килеп торган сценарийлар белән танышып бара.
Леонардо Лос-Анджелестагы «Киңәйтелгән белем алу үзәге»н һәм Җон Маршалл мәктәбен тәмамлап, урта белем ала. Университетларга керергә хыялланмый, актерлык карьерасын сайлый.

Актерлык карьерасы үзгәртү

 
Леонардо Ди Каприо. 2000
 
Леонардо Ди Каприо. 2016
 
«Титаник» фильмы постеры

3 яшендә нәниләр өчен төшерелгән «Шаяннар өчен бүлмә» проектында катнаша. Шул вакыйгадан соң, камералар каршына бары тик 9 елдан соң гына әйләнеп кайта. Ундүрт яшендә артистларны яллый торган агентның клиентына әйләнә. Телевидениедә 30дан артык реклама ролигында төшә, «Микки (тычкан) исемендәге имин тәртип клубы», «Әгәр ата-анаңның берсе наркоман булса, ни эшләргә?» кебек белем бирү программаларында катнаша. Унбиш яшендә «Ата-аналар» сериалында кечкенә рольдә уйнарга кабул итәләр. «Санта-Бабара» сериалында Мейсон Кепвэлл исемле малайны уйный. «Розанна» комедиясендә, «Читләр» телефильмында кыска эпизодларда төшә. Уналты яшендә «Growing Pains» (тат. Үсеш авырулары) сериалында өйсез-йортсыз малайны уйный. 1991 елда «Critters III» (тат. Мәхлүкләр - 3) фильмында (режиссер Кристин Петерсон) Җош ролендә төшә. 1992 елда яшүсмерләр өчен төшерелгән «Poison Ivy» (тат. Агулы үрмәгөл) триллерында (режиссер Katt Shea Ruben) баш каһарман Силвиянең сыйныфташын уйный. 1993 елның 23 апрелендә АКШта премьерасы булган «This Boys Life» (тат. Бу егетнең тормышы) фильмында (режиссер Michael Caton Jones) баш каһарман Кэролайн Вульфның өлкән улы Тоби роленә Роберт де Ниро Леонардоны 400 яшь актер арасыннан сайлап ала. Үзе Тобиның явыз үги әтисен уйный. Роберт де Ниро белән Леонардо 1996 елда «Marvins Room» (тат. Марвин бүлмәсе) фильмында (режиссер Jerry Zaks) очрашалар. 1993 елда «What's Eating Gilbert Grape» (тат. Гилберт Грейпны нәрсә борчый) фильмында (режиссер Лассе Һальстрөм) актер Җонни Депп белән ике бертуганны (Гилберт белән Арни) уйныйлар. Арни роле өчен («икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе) «Алтын глобус» премиясенә тәкъдим ителә, бүләк алмаса да, беренче мәртәбә зур күләмле бүләкләү тантанасында катнаша. «The Quick and The Dead» (тат. Җитезләр һәм үлеләр) фильмында (режиссер Сэм Рэйми) Kid (Малай) роленә Леонардоны Шарон Стоун үзе сайлап ала. 1996 елда «Williams Shakespeares Romeo + Juliet» (тат. Уильям Шекспирның Ромео + Джульеттасы) (режиссер Баз Лурманн) фильмында баш каһарманны уйный. 1997 елда «Titanic» (Титаник) фильмында (режиссер James Cameron) Кейт Уинслет белән гашыйк парны уйныйлар. 1998 елда «Man in the Iron Mask» (тат. Тимер битлекле кеше) фильмында (режиссер Randall Wallace) Людовик XIVне һәм яшерен тоткынны уйный.

Фильмографиясе үзгәртү

Атамасы Төп нөсхәсендәге атамасы Төшкән елы Роле
Мәхлүкләр - 3 Critters 3 1991 Җош
Агулы үрмәгөл Poison Ivy 1992 Егет
Бу егетнең тормышы This Boy's Life 1993 Тобиас Вульф
Гилберт Грэйпны нәрсә борчый What's eating Gilbert Grape 1993 Арни Грэйп
Аякка ату белән узган кичә The Foot Shooting Party 1994 Бад
Тулы тотылу Total Eclipse 1995 Артюр Рембо
Җитезләр һәм үлеләр The Quick and The Dead 1995 Бала
Баскетболчы көндәлеге The Basketball Diaries 1995 Җим Кэролл
Ромео + Джульетта Romeo + Juliet 1996 Ромео
Марвинның бүлмәсе Marvin's Room 1996 Хэнк
Титаник Titanic 1997 Җек Доусон
Тимер битлекле кеше The Man in The Iron Mask 1998 король Людовик XIV, яшерен тоткын
Йолдыз Celebrity 1998 Брендон Дэрроу
Комлык The Beach 2000 Ричард
"Донс Плам" кафесы Don's Plum 2001 Дерек
Нью-Йорк бандалары Gangs of New-York 2002 Амстердам Валлон
Мине тота алсаң, тот Catch Me If You Can 2002 Фрэнк Уильям Абигнэйл
Авиатор The Aviator 2004 Һовард Һьюз
Юлдан язганнар The Departed 2006 Билли Костиган
Канлы алмаз Bloody Diamond 2006 Дэнни Арчер
Унберенче сәгать 11th Hour, The 2007 Сөйләүче
Ялган белән тоташ Body of Lies 2008 Роҗер Феррис
Үзгәрешләр юлы Revolutionary Road 2008 Фрэнк Уиллер
Каргыш утравы Shutter Island 2010 Тедди Дэниелс
Башлау Inception 2010 Доминик Кобб
Җ. Эдгар J. Edgar 2011 Эдгар Гувер
Азат ителгән Җанго Django Unchained 2012 Кэлвин Кэнди
Олы Гэтсби The Great Gatsby 2013 Җей Гэтсби
Уолл-стрит бүресе The Wolf of Wall Street 2013 Җордан Белфорт
Ревенант The Revenant 2015 Һью Гласс

Бүләкләре үзгәртү

Оскар премиясе үзгәртү

Елы Төшкән киносы Категориясе
2015 Исән калган «Иң яхшы ир-ат роле»

«Алтын глобус» премиясе үзгәртү

Елы Төшкән киносы Категориясе
2016 Исән калган «Иң яхшы ир-ат роле (драма)»
2014 Уолл-Стрит бүресе «Иң яхшы ир-ат роле (мюзикл яки комедия)»
2005 Авиатор «Иң яхшы ир-ат роле (драма)»

MTV каналы премиясе үзгәртү

Елы Төшкән киносы Категориясе
1998 Титаник «Иң яхшы ир-ат роле (драма)»
2005 Авиатор «Иң яхшы ир-ат роле (драма)»

Әдәбият үзгәртү

  1. И. В. Захаров. Леонардо Ди Каприо: биография актера и человека. М.: Захаров.Аст, 1998. ISBN 5-8159-0007-9

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү